Җиңдекмени?

Җиңдекмени?

Ошбу сорау билгесен алып атасы иде дә, «җиңдек», дип күкрәк киереп йөрисе иде дә, «ахмак» дип әйтүләре дә бар икән. Моңа кем ышанмый, икеләнүчеләр, «булмас», дип әйтүчеләр бар икән, А.Н.Севастьянов әфәнденең «Программный документ русских националистов» (З.П. 7.12.2013 ел) дигәнен укыгыз. Бу программа «без җиңдек» дип йөрүчеләр аңларлык итеп, 14 пункттан бирелә. Менә шуларның бер-икесе белән таныш булыгыз. «В России нет никаких «ста народов». В России четыре категории населения: 1) русские, 2) желающие быть русскими, 3) дружески относящиеся к русским, 4) враги». Күңелегез котмы? Кот булмаса, менә монысын да укыгыз: «Российская конкретика такова, что нам, русским, надо ни в коем случае не объединять, а разъединять российские народы». Менә шул ул аларның «Создание русского национального государства» дигәннәре.

Әлбәттә, бу бәндәнең бәбәгенә карап «син фашист», дип әйтәсе килә. Әмма үз фикерен, кылачак гамәлен ачыктан-ачык алдан ук әйтеп куюы безгә, җирле халыкка, шул хисаптан татарларга да һич кенә дә зыянлы түгел.

Әлбәттә: «Без сугышта арысландай көчлебез, ә тынычта аттан артык эшлибез». Әмма шушы илне арысландай яклаган, шушы илгә аттан артык хезмәт иткән татар «враг» икән, мәгәр татар икәнсең.

Гомер бакый күрше халыклар: мари, чуаш, удмурт, башкорт һәм башкалар белән дустанә яшисең икән, син – «враг». Татарстан, Чуашстан, Мари Иле, Мордовия булсын, югарыда әйтелгән халыклар борынгыдан, бабаларыбыздан мирас булып калган илләребездән баш тартмыйбыз икән, без барыбыз да «враг»лар икән.

Нигә ыгы-зыгы куптарырга, дәүләт иминлеге сагында торучы махсус оешмалар бар, «самый справедливый» ук булмаса да, милләтара иминлеккә төкерүе ярылып яткан бәндәләрне хөкемгә тартырлык судлар бар, дип әйтерсез. Бик риза, авызыгызга бал да май, дип әйтер идем дә, «Программа»ның басылган датасына игътибар итегез – 7нче декабрь 2013нче ел. Биш ел ярым вакыт үткән! Барысы да бер вакытта бер әмер илә авызларына су капканнар диярсең, ләм-мим. Димәк, күңелләренә ошбу «Программа» хуш килә, дип әйтмәс җиреңнән әйтергә туры килә.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии