Куркырга да, сабак алырга да кирәк

Куркырга да, сабак алырга да кирәк

Чаллы шәһәрендәге шәхси мәктәптә Сталинга һәйкәл ачуны мин киләчәккә һөҗүм оештыру дип карыйм. Үз вакытында КПСС Сталин шәхесенә карата үз мөнәсәбәтен белдерде инде. Шуңа карамастан, Сталинны идеальләштерү елдан-ел көчәя бара. Бүгенге буын Сталин кылган вәхшилекләрне күз алдына да китерми. Кем нәрсә такылдаса, шуңа ышана. Имеш, Сталин шәхесен Хрущев кына харап иткән. Хафиз Миргалимовның хәтере саеккан икән, кайбер вакытларны исенә төшерәсем килә.

Сталин кылган гамәлләрне тикшерү өчен, КПСС Үзәк комитеты махсус комиссия төзи. Аны Үзәк комитет секретарьләре Поспелов белән Аристов җитәкли. Тикшерү эше 1953нче елда башланып, ике ел дәвам итә. Күп материал туплана. Миллион ярым кешенең гаепсезгә хөкем ителгәне һәм атып үтерелгәне ачыклана. Бу җинаятьләрне кылуда Ворошилов, Молотов, Каганович, Маленков, хәтта Хрущев үзе дә катнаша. Шуңа күрә ул вакытта властьта утыручыларның үзләрен фаш иттерәселәре килми, тикшерү материалларын халыктан яшерү юлларын эзлиләр. Әмма без капчыкта ятмый бит. Әзерләнгән докладны съезд делегатларына яшерен рәвештә генә җиткерергә дигән нәтиҗә ясала. Ә доклад ясауны беркемнең дә үз өстенә аласы килми. Таякның авыр башы Хрущевка кала. Сталин заманыннан бирле эшләп килгән политбюро членнары Хрущевка карата үч тоталар. Әле фамилияләре аталган иптәшләргә карата да эш кузгатырга туры килә.

Сталин заманында бәяләр төште дию – хакыйкатьне белмәүчеләр фикере. Ул вакыттагы акчага бернәрсә дә алып булмый иде. Шуңа күрә халык нәрсә үстерә алды – шуны ашады. Нәрсә булдыра алды – шуны киеп йөрде. Мин үзем дә өченче класста укыганда чабата үрергә өйрәнеп, мәктәпне тәмамлаганчы чабата киеп йөрдем. Товар бәяләре төшә дип әйтелсә дә, алырга акчасы да, товары да юк иде. Тоз белән шырпыга бәя төшереп кенә алга барып булмый.

Завод, фабрикалар корылды диләр. Әйе, халыкны ач килеш эшләтеп, тоткын итеп тоткач, нәрсәдер эшләнде инде.

1950нче еллар тирәсендә Кемерово шахталарында эшләп кайткан олы кешеләр ачтан һәм чирләп үлгәннәрне чокырга гына атулары турында сөйләде.

Русия күләмендә төзелешләр патша заманында да, Сталин банк басып төрмәдә утырган елларда да булды. Идел аша тимер юл төзелү, Казанда трамвай йөри башлау революциягә кадәр үк булган вакыйгалар.

Фашизмны, имеш, Сталинның зирәк акылы нәтиҗәсендә җиңә алдык, дип аңлатучылар күбәйде. Дәүләт башлыгы акыллы булгач, немецлар ничек итеп өч ай эчендә Мәскәүгә кадәр барып җитә алгандыр? Дөрес, 1942нче елның кышында Сталинград янында фашистларны тар-мар иттеләр. Ләкин илнең Воронеж юнәлешендә саксыз калуын тарихчылар бүгенгә кадәр искә алмыйлар. Ә Гитлер бу бушлыктан бик оста файдалана. Шул ук елның язында немецлар яңадан Мәскәүгә якынлаша. Мәскәүнең көньягы массачыл төстә бомбага тотылганын Жуков үзе дә язып чыкты. Минем әтием соңгы хатын апрель азагында гына Кратово станциясеннән җибәрә. Подольскидагы архив хезмәткәрләре бу тирәдә нинди частьләр булганын да әйтә алмадылар.

Соңгы елларда без фашизмга каршы Европа халыкларының да көрәшкәнен истән чыгара башладык. Италиядә, Франциядә партизаннар хәрәкәте барганын тарихтан сызып ташлап булмый. Тарихи материалларны сак астында тоту сәбәпле, без теләсә нинди ялганга фанатикларча ышанабыз.

1919нчы елда Царицын тирәсендә Ворошилов белән Сталин җитәкләгән армия аклар тарафыннан тар-мар ителә. Бу турыда Ленин җитәкчелек иткән политбюрода бик җитди мәсьәлә карала. Троцкий Сталинны партиядән чыгарырга тәкъдим итә. Менә нәрсәгә кирәк була ул Ленин үлгәч Троцкига каршы көрәш оештыру!

Мин үзем дә мәктәп директоры булып эшләгән кеше. Балалар күңеленә явызлыкны мактап сеңдерүнең никадәр куркыныч икәнен яхшы беләм. Х. Миргалимов әйткәнгә карап, үткәндәге явызлыкларны кабатлап киләбез икән, бу җәмгыятьнең акылсызлана баруын күрсәтә. Моны раслау өчен ерак барасы да юк. Тарихи вәхшилектән куркырга, аннан сабак алырга кирәк. Ә Чаллыдагы шәхси мәктәптә яшь буынга куркыныч идеяләр сеңдерелә икән, Мәгариф министрлыгы моңа чик куярга тиеш.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии