Миллиардерлар бөлә, ярдәм итик!

Миллиардерлар бөлә, ярдәм итик!

«Пандемия сәбәпле, дөньяда тагын да кискенләшкән хәерчелек проблемасы Русиядә әллә кайчан хәл ителгән!» Русия Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин фикере бу. Иң беренче шундый сорау бирәсе килә: сез бу фикер белән килешәсезме? Юк?.. Мин дә гаҗәпләндем.

Әгәр кешенең көнгә нибары 1 доллар тирәсе күләмендә генә акча сарыф итү мөмкинлеге бар икән, бу – соңгы чиктәге хәерчелек, дип санала. Дөньякүләм стандарт буенча шулай кабул ителгән. Пандемия башланганчы дөнья халыкларының 8,2 проценты «көнлек чыгым – 1 доллар» белән яшәгән булса, хәзер бу күрсәткеч 8,8 процентка җиткән.

– Без бу проблеманы күптән хәл иттек, хәерчелекнең соңгы чиген әллә кайчан үттек, – дип ассызыклый түрә Алексей Кудрин «ХIХ стратеглар форумы» барышында (РИА «Новости» китергән цитата).

Ничек саныйсың бит, дип өстисе килә баш хисапчының бу нәтиҗәсенә. Әлбәттә, көнгә бер доллардан исәпләгәндә, айлык бюджет нибары 2500 сум тирәсе генә була. Ләкин бу акчага безнең илдә кем, ничек яши ала икән соң? Үз фатирың түгел, хәтта тулай торактагы бүлмәдә бер ятагың булса да, бу акча коммуналь түләүләргә җитмәскә мөмкин. Өстәвенә, ул түләүләр туктаусыз арта бара бит. Ә нинди хисапка тукланырга, киенергә? Балаларны бераз булса да кешечә шартларда тәрбияләп үстерергә?.. Баш хисапчының бу фикере тулысынча сафсата дияр идем. «Тузга язмаганны сөйләмә!» – дигән әйтем шушындый очраклар өчен инде ул.

Ә бит төптәнрәк уйлап караганда, Алексей Кудрин киң җәмәгатьчелек колагына бик акыллы фикер җиткергән. Безнең илдә соңгы чиктәге хәерчелек юк, имеш! Ә нинди чикләрдән билгеләнә бу очракта хәерчелек дәрәҗәсе – анысы хисапчы өчен бөтенләй мөһим түгел. Һиндстан, Пакистан кебек җылы яктагы, халык гаять тыгыз урнашып яши торган илләрдәге хәрәбәләрдә җан асраучылар белән тиңләү инде бу. Безгә мәктәп елларында андый илләрне иң хәерче, үсеп килүче дәүләтләр дип, өченче төркем илләр дип өйрәттеләр. Ә хәзер, күрәмсең, шулар белән хәерчелек буенча ярышабыз!

Чынлыкта исә, хәерчеләр бездә дә шактый шул. Росстат мәгълүматларына караганда, агымдагы елның икенче кварталында яшәү минимумыннан да кимрәк керемле русиялеләр саны 20 миллион кешегә якынлашкан! Ә яшәү минимумы дигән могҗизалы төшенчәнең күләме 2020нче елның икенче кварталында Татарстанда 9668 сум булган. Дөрес, өченче кварталда ул 84 сумга (!) үсеп, хәзер 9752 сум тәшкил итә. Ләкин бу суммага да ай саен очны-очка ялгап яшәү мөмкин түгел бит. Ә ничаклы халыкның айлык кереме (Русия буенча 20 миллион) яшәү минимумыннан да азрак! Шулай булгач, ничек безнең илдә хәерчелек булмасын ди?

Әйтәм бит, ничек исәплисең инде?.. Әнә, дәүләтнең үз карарлары да мантыйкка сыя торган түгел кайчакта, бер-берсенә каршы килә. Билгеләнгән яшәү минимумы күләме 10 мең сумга да тулмый, ә минималь куллану бюджеты – 16791 сум күләмендә расланган Татарстанда. Минималь куллану бюджетына кешенең төп физиологик, социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек товар һәм хезмәтләр суммасы керә. Чынлыкта, аны минималь куллану кәрҗине күләме дияргә мөмкин. Ничаклы русияленең айлык кереме шул кәрҗин күләменә дә җитмәвен чамаларга кыен түгел инде.

Тормыш исә, бер урында туктап тормый, һаман кыйммәтләнә бара. Аның ышанычлы билгеләрен теләсә-кайсы кибеткә керүгә, күреп була. Шулай ук, доллар һәм евроның туктаусыз «симерүе» дә ачык дәлил. Шаккаткыч бит инде! АКШның 1 доллары 80 сумга, ә Европа валютасы – 93 сумга җитте. Дөнья күләмендә караганда, доллар, евро кыйммәтләнде дип түгел, безнең сум бәясен югалтты дию дөресрәк. Бу хәл янәдән ил халкы кесәсенә сугачак инде.

Дөрес, Русия Президенты Владимир Путин әлеге хәлгә аңлатма биреп, халыкны тынычландырырга тырышты анысы. Матбугат сәркатибы Дмитрий Песков Президентның фикерен җиткереп, болай диде:

– Монда, әлбәттә, Президент сүзеннән чыгып фикерләргә кирәк. Безнең илдә барыбер дә абсолют күпчелек халык керемнәрен сумнарда ала. Без импортка бәйлелекне киметә барган дәвердә, бу хәл бәяләр артуга азрак йогынты ясый (РБК).

Ничә дистә еллар дәвамында Русия халкы бик яхшы аңлады кебек инде бәяләр артуга ничаклы азрак йогынты ясалганлыгын! РИА «Новости» үтенече буенча, аналитиклар махсус тикшерү-исәпләү үткәргәннәр. Нәтиҗә искиткеч: соңгы утыз ел эчендә Русия рубле АКШ долларына чагыштырмача 40 мең тапкырга арзанайган!

– Бу әле 1997-1998нче еллардагы деноминацияне санамыйча! – дип искәртә НКР агентлыгы аналитигы Дмитрий Рышков.

Менә бит, исәпләүләр мондый нәтиҗәгә дә китерә икән. Бу инде Хисап палатасы исәпләүләреннән шактый үзгә! Әйтәм бит, ничек исәплисең инде…

Агымдагы елда гына да рубль 30 процентка кыйммәтен югалткан, дигән фикерне белдерәләр бит аналитиклар. Шушындый юнәлеш белән дәвам иткәндә, хәерчеләр саны буенча үсеп килүче илләрдән дә артта калуыбыз бар, җәмәгать!

Гади халык арасында хәерчеләр артуы бер хәл аның. Аеруча шунысы борчу тудыра: Русиянең иң бай адәмнәре дә ярлылана башлаган бит! Мисал өчен, «Лукойл» хуҗаларының берсе Вагит Алекберов ел башыннан 8,5 миллиард долларлык байлыгын югалткан. «Норникель» хуҗаларының берсе Владимир Потанин исә, 3,25 миллиард доллардан колак каккан. Җыйнап әйткәндә, Русиянең эре миллиардерлары быел 27,6 миллиард долларга ярлыланганнар. Ә аларның күбесе байлык күләме буенча дөнья киңлегендә илебез данын яклаучылар бит! Болай барса, сынатабыз, җәмәгать! Хәерчеләр күләме буенча артка тәгәрибез. Әйдәгез, бергәләшеп тотыныйк. Һичьюгы шул миллиардерларыбызның дөнья күләмендә алдынгы урыннарын сакларга булышыйк. Берәр сумнан булса да, җыелышыйкмы соң инде… Бердәм булсак, шәт, җиңәрбез ул!

P.S: Теманы дәвам итеп, игътибарыгызга өч кенә куплет такмак тәкъдим итәм. Мәкаләдә язып бетерә алмаганнар шунда язылгандыр бәлки.

Хәерче белән ярлы

Очрашкан ди бер мәлне.

Ә илбашы шаккаткан,

– Булмас, – ди андый хәлне.

– Бездә нефть, бездә газ,

Бездә ярлылар бик аз!

Статистика яза,

Статистика көйли.

– Хәерчеләр кимеде, – дип

Хисапчы безгә сөйли.

Ул бит бары китапта,

Кимеми шул, никак та!

Билбауны кысып бәйләп,

Шикәрсез утыра чәйләп –

Май ашамый, бал ашамый,

Ит тә юк – ипи чәйнәп.

Төкереген йота-йота,

Күпләр ураза тота.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии