Хокукларыбызны саклап яшик

Хокукларыбызны саклап яшик

Армиягә киткәндә сәясәтнең нәрсә икәнен дә белмәгәнмен. Әти әсирлектә булып, сугыштан инвалид булып кайтып, 46 яшьтә – 1952нче елда вафат булганда, миңа 16 яшь иде. Авыл картлары безгә килеп, әтинең сугышта һәм әсирлектә булгандагы вакыйгаларын сөйләгәндә кызыксынып тыңлап утыра белмәгәнем өчен әле дә үкенеп йөрим. Әйтәсе килгән фикерем – Конституциядә язылган хокукларыбызны һәм илдә барган мәкерле милли сәясәтне аңламыйча, ничек булса – шулай ярый, дип яшәргә түгел, милләтебез сакланып калсын өчен, халыкның көрәшүе, аңлы, белемле һәм милли җанлы булуы да бик кирәк, әлбәттә. Хәзерге вакытта безнең халкыбызда шушы сыйфатлар көннән-көн кимеп бара кебек.

Армиядә хезмәт иткәндә уку бүлмәсендә булган төрле гәҗит-журналларны һәм күп китаплар укый башлаган идем. Чит ил журналистларының үз иле җитәкчесен тәнкыйтьләп язган язмаларын укыганда аптырап калып, ничек бу журналистны төрмәгә утыртмыйлар икән, дигән уй барлыкка килә иде. Ни өчен дигәндә, бездәге гадәт буенча, хәерчелектә яшәп, балаларың ачка үлсә дә, хөкүмәтне, җитәкчеләрне, тәнкыйтьләп түгел, аларны һәм компартияне яклап язарга мәҗбүр ителгән язмалар гына бастырыла иде. Илдә барган явызлыклар белән килешә алмыйча язылган яки әйтелгән сүзләр булганда, андый кешеләрне төрлечә эзәрлекләүләр һәм даһи Сталин лагерьлары көтеп тора иде.

Шул вакытлардан башлап, гәҗит-журналлар укып та, үзебезнең илдә барган хәлләрнең дөреслеген белә алмыйча, шатыр-шотыр итеп кенә булса да (радиодулкыннар бастырыла) сөйли торган чит ил радиоларын тыңлап, илдә барган явызлыкларны белергә тырыша идек.

10 ел буе ил җитәкчесе булып торган Н. Хрущевның үлүе турындагы хәбәрне дә чит ил радиосыннан ишетеп белгән идем. Ни өчендер ул бик тыелган тема булды. Аны үзенең кулы астында эшләгән иптәшләре эшеннән азат иткәннән соң, политбюро үзе таркалып юкка чыгарылганчы, аның турында бер сүз дә язылмады да, сөйләнмәде дә.

М.С. Горбачев ил җитәкчесе булгач, илдә сүз иреге барлыкка килеп, үзебезнең дөрес тарихны һәм илдә үз халкына карата булган явызлыкларны тулырак белә башлаган идек. Ул җитәкчелек иткәндә мин үземне чын ирекле, тулы хокуклы кеше итеп сизә башлаган идем. Бу илгә андый кеше дә ошамады.

1990нчы еллардан башлап, азатлык таләп итеп оештырылган барлык митингларда катнашып, илдә барган мәкерле милли сәясәтнең нәрсә икәнен аңлап, бәйсез гәҗитләр укып, «Эхо-Москвы» радиосы тапшыруларын тыңлап алган белемнәремне кулланып, үзем дә гәҗитләргә милләтебезгә багышланган сәяси темалы мәкаләләр яза башладым. Гәҗитләргә мәкаләләрне укымышлы, институтларда укып белем алган кешеләр генә яза торгандыр, дигән фикер бар иде элек.

Мәйданнар тулы халыкның таләбе буенча, Татарстан Дәүләт Советында бәйсезлек турында Декларация кабул ителсә дә, кызганыч, 2000нче еллардан башлап яулап алган һәм Конституциядә язылган хокукларыбызны санга сукмыйча, урыс булмаган милләтләргә каршы сугыш башлаган кебек булды.

20-30 ел буе алышынмый утырган хакимият, тагын да чикләнмәгән срокка җылы урыннарында утырып калыр өчен, Төп Законны үз файдаларына үзгәртеп яза башладылар. Ил халкын урыслаштыру сәясәте алып барылу нәтиҗәсе буларак, Төп Законда язылганнар санга сугылмыйча, урыс милләтеннән булмаган балаларга мәктәпләрдә үз ана телләрендә укуларны тыюларга кадәр барып җиттеләр. БДИны рус телендә генә тапшыру катгый итеп куелгач, балалар үз ана телләрендә укудан мәхрүм ителделәр.

Русиядә барган моның ише явыз ниятле гамәлләр зур фаҗигаләр китереп чыгарды. Удмурт халкының милли каһарманы, зур галим Альберт Разин удмурт телендә укуларны тыю белән килешә алмыйча, Удмуртия парламенты каршындагы мәйданда үзенә-үзе ут төртеп, янып һәлак булды. Русиянең мәгълүмат чараларында бу турыда бер сүз дә әйтелмәде, гафу үтенү дә булмады.

Русиядә алып барылган явыз ниятле милли сәясәтнең дәвамы булып, армиядә хезмәт итүче татар егете Рамил Шәмсетдинов, андагы җәберләүләргә түзә алмыйча, үзен җәберләүчеләрне атып үтерергә мәҗбүр ителде һәм аңа бу илдә яшәүнең кызыгы калмыйча, кабат җәберләнә башлады. Без газиз балаларыбызны илне сакларга җибәрәбез, төрле җәберләүләр күреп, төрмәдә утырыр өчен түгел.

Русиядә бер генә милләт калдыру нияте белән хыялланып, милләтләрне үз исемнәре белән атамыйча, ясалма исем уйлап чыгарып, бар милләт тә «россиянин» булачак икән, янәсе. Бу кадәр зур әһәмиятле ачыш ясаучының авторына дөньяда иң дәрәҗәле саналган Нобель премиясе бирсәләр дә була торгандыр, дигән уйга килдем әле.

Рус халкына дәүләт төзүче статусы да биреләчәк икән. Бу очракта «дәүләтләрне җимерүче» исеме килешлерәк була түгелме соң? Конституциядә дин дәүләттән аерылган дип язылган булуга карамастан, православ дине дә дәүләтнеке буласы икән. Бу кадәр явыз ниятле гамәлләр урыс булмаган милләтләрнең Конституциядә бирелгән хокукларын санга сукмыйча, илдәге тынычлыкны бетереп, сугышлар чыгару яки Русияне тагын бер кат таркату өчен, махсус шулай кылына микән әллә, дигән уйлар килә башлый. Кызганыч, бу явызлыкларның Конституция гаранты булган ил җитәкчесенең күрсәтмәләре буенча башкарылуын аек акыл белән аңлап булмый. Монда акыллылыкның заты да юк.

Исәбе-хисабы булмаган сугышлар чыгарып торган бу илдә, аның үз халкы да тынычлыкта яши алмыйча, кадерсезлектә яшәгән булса, әле хәзер дә шулай дәвам итә. Конституциядә язылган хокуклар үтәлмичә, бәйсез суд, прокуратура һәм сайлаулар булмаганда, чит җирләрдә сугышлар чыгарып йөрүләр, хөкүмәт җитәкчеләре арасындагы урлашулар һәм коррупция туктатылмаса, алдагы көннәрдә дә имин тормышка өметләнеп булмас кебек күренсә дә, моның да бер чиге булмыйча калмас, дигән өметтә калыйк әле.

Русиянең яулап алынган милләтләре арасында татардан башкасының үз дәүләтчелеге булмаган. Шулай булгач, Татарстанның аерым статусы булырга тиеш. Советлар вакытындагы Союздаш Республикалар дәрәҗәсендәге хокукларыбыз булса, без аның белән дә килешер идек.

Русия үз вакытында Францияне яулап алып, Германия белән Японияне җиңеп, ярты Европаны үз карамагында тотты. Польша, Финляндия һәм 15 союздаш республика яулап алынган илләр булсалар да, хәзерге вакытта алар һәркайсы бәйсез дәүләтләр булып, үзләренчә, үз гореф-гадәтләре белән яши. Бу илләрне яулап алыр өчен барган сугышларда йөзәрләгән миллион кешенең һәлак булуы турында уйланганда, нәрсәгә кирәк булган бу сугышлар, үз вакыты җиткәч, бу илләр барысы да үзләренең бәйсез дәүләтләрен торгыза алганнар, дигән нәтиҗәгә киләсең. Шулай булгач, ни өчен безнең Татарстаныбыз гына үзенең дәүләтчелеген кире кайтара алмый икән дип уйлау урынлы була түгелме соң?

Безнең халкыбыз гасырлар буе коллыкка каршы көрәш алып барган. Без беркемнең дә коллары түгел, булырга җыенмыйбыз да. Безнең максатыбыз – дәүләтчелегебезне торгызу.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии