Татар горурмы?

«Ыштан төбе ертык булса да, «Яшәсен Сталин!» дип кычкыра торган идек», – дип сөйли күрше Шәмсулла карт. Сугышка кадәр була бу хәл. Октябрь революциясенең 20 еллыгын уздыра совет халкы. 300 урынлы авыл клубы халык белән шыгрым тулы. Энә төртерлек тә урын калмаган. Докладчы үзенең нотыгын яңгыравыклы сүзләр белән төгәлли: «Яшәсен иптәш Сталин!» Бар да утырган урыннарыннан дәррәү торып баса. Шулвакыт клубның арткы ишегеннән һич көтмәгәндә бераз салмыш бер авыл мужигы килеп кермәсенме?! «Яшәмәсен, яшен суксын!» Шушы сүзне кычкыруы була, ике милиционер ике ягыннан тоталар да, кызыл машинага утыртып алып та китәләр. Шуннан соң авылда бүтән күренми бу кеше.

Яшәсен, тик халык ышанычын акласын ул. Әмма халык ышанычын аклыйлармы соң алар?

1950нче ел хәтеремдә әле. Гыйнвар ае иде булса кирәк. РСФСР Югары Советы депутатына кандидат булган оборона министры Анастас Иванович Микоян килде. Әлеге дә баягы 300 урынлы авыл клубы шыгрым тулы. Безне әле ул вакытта әчерәк теллеләре «шалкан тәкәләре» дип кенә йөртә. Без, 7-10 яшьлек малайлар, зурлар арасына кысылып кереп утырдык. Кандидат республикага түгел, районга түгел, авылга килде бит! Ул башта үзе белән таныштырды, аннан соң алда торган бурычлар хакында сөйләде.

Без әле дә булачак депутатларны хөрмәт итәбез. Ничек кенә хөрмәтлибез әле! Үзләрен күрмәсәк тә, бер атна эчендә аларның елмаеп төшкән фотолары белән бөтен шәһәрне бизәп чыгабыз. Әле мөмкин кадәр югарырак урыннарга эләргә тырышалар ул рәсемнәрне. Кемнәрдер аларны һава шарларына да, күгәрчен тәпиләренә дә тагып очыртты. Белсеннәр, күрсеннәр безнең кемнәрне сайлаганны. Без булдырабыз!

Әле алардан алда гына уникеләп кешене илнең уйлап эш йөртә торган үзәгенә (мозговой центр) озаттык. Озак көттермәде, кайберәүләренең хикмәтле фикерләре ишетелә дә башлады. Шуларның берсе – Казан уртасында чүп эшкәртү заводы төзү икән. Сүзләрен аргументлап, Германия, Бельгия, Швейцария, Япониядә эшли торган чүп заводларын мисалга китерә. Оныттыңмыни, иптәш депутат, үзеңнең Русиядә икәнеңне? Безгә әле ул илләр культурасына ирешергә тагын бер гасыр кирәк булыр, мөгаен.

Ярый, сезнеңчә булсын, ул чүпне еракка ташыйсы түгел. Без инде инфекциядән дә курыкмыйбыз (хәерче илдә чирләшкәләр болай да күп), аннан соң Казанга юлны да ис буенча бик тиз табарлар.

Әле менә узган атнада гына телевизор карап утырганда татар министры халыкка нотык сөйли. Аның сөйләгәнен татар журналисты татарчага тәрҗемә итә. Көләсең килсә – көл, елыйсың килсә – ела! Тукай сүзләре искә төшә: оят, хурлык, түбәнлек!

Онытма, мондый гамәл бары тик бездә генә!

Камил НӘБИЕВ,

Бөгелмә районы, Вязовка авылы

Комментарии