- 06.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №18 (7 май)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Соңгы вакытта Русиянең торып басуы, аны башка тезләндерә алмассыз, дип көнбатышка төртеп күрсәтүләр ешайды. Элек тә шулай дошман эзләдек, ялган патриотизм белән шөгыльләндек. Юкса, безнең дошманыбыз читтә түгел, үзебездә. Ул чәчәк аткан коррупция, ришвәтчелек, законнарның үтәлмәве, хокуксызлык…
ИНДЕ ТОРЫП БАСУЫБЫЗ ТУРЫНДА…
Икътисадый вәзгыятьтә казына башласаң, сукыр күзгә дә күренә: без торып баса алмыйбыз әле. Һаман да тезләнгән хәлдә, мактанырлыгыбыз юк. Ил икътисады нефть-газ чималына бәйләп куелган. Ил белән икътисад белгечләре идарә итми, дилбегә юристлар, филологлар, демагогияне өлге итеп алган сәясәтчеләр кулында. Күп кенә гамәлләр башта кылына, аннан хисаплана, һәм хата, белеп алынгач, өстәмә чыгымнар исраф итеп, төзәтелә. Нефть-газ энәсендә утырып шул кадәр рәхәткә чыктык. Дөнья бәяләренең безнең өчен кулай кыйммәт булуына куанып, акчаны резерв фондына урнаштыра барабыз. Йә булмаса, универсиада, Олимпиада кебек купшы бәйрәмнәр белән шашабыз, яисә мәгънәсез, якын киләчәктә әле аңа ихтыяҗ да булмаган, һәм үз хакын кайтару ихтималы шикле булган проектларга алынабыз. Казан-Мәскәү тиз йөрешле тимер юлы корылышы шундыйлардан. Юкса, авиация, машина-трактор төзелешен ныгытсак, яңа, перспективалы завод-фабрикалар корсак, резерв фондындагы акча файда китереп, Русияне чын-чынлап аягына бастыра алыр, һәм илебез табигый чимал энәсеннән котылыр иде. Юк, болай иплерәк. Тик, СССР да, болай ипле, дип яшәп, беркөн көрчеккә килеп терәлде һәм хуҗасызлык, коррупция, планлы икътисадның идарә ителми торган формада катып калуы аркасында таркалды. Патриотизм да ярдәм итә алмады, баксаң, ул патриотизм ялган булган икән. Бәхет илендә яшәмәгәнлегенә төшенгән совет халкы ватанын саклап калырга тырышмады. Совет режимы үстергән коррупция мәктәбендә чыныккан оста куллылар халык байлыгын, булган завод-фабрикаларны кайсын сүтеп, кайсын сатып үзләштерде һәм безнең илебезнең дә үз миллиардер-олигархлары пәйдә булды. Бүгенгедәй вәзгыять дәвам итсә, минем уемча, Русине дә СССР язмышы көтә. Әмма халкыбызның тагын бер тапкыр мескен хәерчелек чорын кичерүен, СССР саклык банкында янган акчалары төсле, тагын бер кат талануын теләмәс идем. Ил җитәкчелеге бу хакта уйламый, икътисадый халәтне яхшыртасы урында, ул ялган патриотизм – пропаганда машинасын булдырды.
Бүген мин Совет чорындагы телевизорны карыйм. Бүген мин ул тапшыруларда КПСС Үзәк комитеты директивалары шәүләсен күрәм. Әмма бу патриотизм, көннәрдән беркөнне шартлап юкка чыгарга мөмкин. Ул бик нәзек нигезле. Ярый ла бүген, шул пропаганда машинасы, безнең баш миләребезне кирәгенчә юып, бездә моңарчы күрелмәгән рух уята ала. Бүген урамда иске генә пәлтәсен элеп базарга барып ит киштәләре тирәсендә, ничә грамм ит алсам, коммуналь түләүләргә акчам җитәр микән, дип тиеннәрен санап торган, яшелчә-җиләк-җимеш турында хыяллана да алмаган пенсионердан сораш, ул бик бәхетле – чөнки аның бүген Кырымы бар. Ул ипи бәясен онытты, безгә бит Кырымны кире кайтардылар!!! НИНДИ БӘХЕТ?! Үз гомерендә чит илләрдәге ялны гына түгел, Кырымны бер тапкыр да күрү бәхетенә ирешмәгән өлкәннәрнең шушы шатлыгына шаклар катам мин. Кырым, Сочи курортлары бик сирәкләр, зур блатлары булганнар өчен генә иде. Әмма ул бик бәхетле. Чөнки телевизор шулай сөйли.
Шушы пропаганда машинасын булдырган журналистлар ниһаять әҗерен алды. Әле генә Путин 300 журналистка югары дәүләт бүләкләре бирү турында указга кул куйган дигән хәбәр таралды. Дөрес әлегә рәсми Кремль бу хакта дәшми. Исемлек тә күрсәтелми. Әмма инде бүләкләнүчеләр бар. Кемгә исем, кемгә орден-медальләр тәтегән. Бүләкләре ни өчен икәнлеге тәгаен анык: «Кырымдагы хәлләрне объектив яктырту өчен» диелгән. Әлбәттә бүләккә иң-иңнәр генә лаек. Димәк, Кырымдагы хәлләрне объектив яктыртканнар 300 генә түгел, күп меңнәр…
Журналистларны бүләкләү яхшы бит инде, диярсез. Яхшы, әмма журналист бәйсез булырга тиеш. Бүләк алгансың икән, син инде бәйле буласың… Мәсәлән, бу бүләккә «Безнең гәҗит» журналистлары лаек түгел. Гомумән, бәйсез мәгълүмат чыганакларында хезмәт куючы журналистлар юк исемлектә. Чөнки алар бәйсез эшли, төрле тарафларны тыңлый һәм халыкка дөрес мәгълүмат табарга булыша. Ә бу хакимият тарафыннан объектив хәбәр итеп кабул ителми. Хакимият позициясеннән үзгә хәбәр җиткерүче объектив була алмый булып чыга.
Мәскәү Кремле фактта бу гамәле белән журналистның КАЛӘМЕН КОРАЛ БЕЛӘН ТИҢЛӘДЕ. Журналистны армия солдаты белән янәшә куйды. Соңгы вакытта журналистика үзе дә дәүләт бүләкләрен акларга тырыша. Украинадагы хәлләр буенча да мәгълүмати сугышта җиңү яуланды дияргә була. Халык Украинада вәхши фашистлар яшәгәнен, безгә НАТОдан, Америкадан сакланырга кирәклеген аңлады, хөкүмәт бүләкләренә ия журналистлар аны аңлата алды. Украина Русия халкына бер куркыныч букига әйләнде. Әнә, мәйдан нишләтте Украинаны?! Мәйданга юньле кеше чыкмый, фашистлар гына чыга… Мәскәүнең сазлык мәйданына протест акциясенә чыкканнарны дөрес хөкем итәләр. Фашизм Русиядә үтмәс!!! Элек протест акцияләренә чыгучылар канунсызлык корбаны булырга мөмкиннәр иде, хәзер исә пропаганда машинасы да аларны таптап китәргә мөмкин. Әнә бит Татар иҗтимагый үзәгенең юбилей корылтаена җыелган халыкны «техник сәбәпләр» табып бинага кертмәгәннән соң, аларны урамда канунсыз митинг оештыруда гаепләп, юридик эзәрлекләү башланды. Халык бинага үтеп керә алмый, запаска сөйләшкән берничә бина, берьюлы техник сәбәпләр табып ишекләренә йозак элеп куя, аның ишеге төбендәге халык, җыелганы өчен, хөкем ителә, канун бозганнар ич. Моннан да маразматик вәзгыять бармы? Журналистика да урамга җыелучыларны фашизмда гаепли. Әнә Украинада шушындый фашистлар нишли, кешеләрне тереләй яндыра… Ә чын хаклыкны бер Аллаһы гына белә. Информацион сугышта фактлар түгел, күрсәтмә буенча иҗат ителгән пропаганда эшли.
Русиядә журналистика күптән 4нче хакимият булудан туктады. Ул хакимият кулындагы манипуляция ясау коралы гына. Бездә Президент 2нче, 3нче хакимият саналган депутатларны да, судьяларны да бүләкли, өлеш журналистларга да тия. Чөнки бар да бәйле, хакимият бездә бер кулда. Журналистлар бүгенге халыкара җәнҗалларны мәгълүмати сугыш яссылыгына күчерә. Ә монда дөрес манипуляция мөһим. Заман технологияләре ярдәмендә бүгенге сугыш куркынычрак һәм җиңелүченең кем, җиңүченең кем икәнен аңлап булмый торганга әйләнде ул.
Сәйдулла КУТУШЕВ.
Журналист фронтовикмы?,

Комментарии