ЛЕНИННЫ МАВЗОЛЕЙДАН АЛЫРЛАРМЫ?

ЛЕНИННЫ МАВЗОЛЕЙДАН АЛЫРЛАРМЫ?

Бу – сәясәт. Шулай ук алу-алмауның сәбәпләре дә бар. Алырга мөмкиннәр: өлкән буын кешеләре Ленинның кем икәнен дә, ни өчен һәм ничек итеп мавзолейга куйганнарын да яхшы белә. Ә яшьләр – юк. Алар да кызыксынырга мөмкиннәр бит, ягъни мавзолей тикле мавзолейга куелган икән, аның ниндидер бөек эшләре булырга тиеш. Монда дөресен әйтмичә ышандырып булмый.

Ленин – социалистик революциянең җитәкчесе. Социалистик революциядән соң төзелгән дәүләт нинди буламы? Анда бөтен кеше дә социаль яктан тигез, ягъни ярлы икән, барысы да ярлы, бай икән, барысы да бай. Әгәр кемдер авыр хәлгә тарыса, авырып китте ди, аны дәваларга кирәк булган барлык чыгымнар хөкүмәт өстендә. Ләкин ул гына җитми, бу – җәмгыятьтән. Ә хезмәтләре? Ленин: «Укырга, укырга, укырга», – дигән девиз куйган һәм бу тормышка ашырылды. Шуның нәтиҗәсендә илдә грамотасызлык бетерелде. Балалардан башлап зурларга кадәр белем алу өчен бөтен шартлар тудырылды. Нинди уку йорты булуга карамастан анда керү дә, уку да, имтиханнар бирү дә, диплом яклау да бушлай булды. Өстәвенә, диплом алып чыгуга, эш көтеп торды. Уку кирәк-яраклары, укучыларга транспортта йөрү дә бушка иде. Ленинның тагын «Бөтен яхшы һәм арзан әйбер балаларга!» күрсәтмәсе тормышка ашырылды. Мәсәлән, 46нчы размердагы балалар пәлтәсенең шул ук размердагы зурлар пәлтәсеннән нәкъ өч тапкырга арзанрак булуын төгәл хәтерлим.

Әнә шуларны белгән яшьләр, Дәүләт Думасы депутатларыннан шундый законнар чыгаруны һәм Президентның бу законны раславын сорарга мөмкиннәр ич. Шуңа күрә, бу күзлектән караганда, Ленинны мавзолейдан алу хәерлерәк. Һәм «Ленинны мавзолейдан алырга» дигән тавыш-гауганы Жириновский башлап җибәрәчәк тә. Алмаска да сәбәп бар. Менә, соңгы 20 елда бәяләр яки социаль түләүләр берьюлы берничә дистә процентка күтәрелгән вакытта ниндидер бер гадәттән тыш хәл булмый калмый: йә самолет егылып төшә, яисә шахта җимерелә, яки террорчылар тарафыннан гомерләр өзелә. Шуңа ил күләмендә өч көнлек матәм игълан ителә. Халык шушы кайгыда булган арада, бәяләр күтәрелеп эшли дә башлыйлар. Халык моны сизми дә кала. Әгәр гадәттән тыш хәлләр булмаса, һич югында, Ленинны мавзолейдан чыгарырга дигән тавыш-гауга куптаралар. Шахталар җимерелмәгән очракта, ул әнә шундый, запастагы вариант булып тора.

Ә бүгенге мавзолейдагы Ленин берәүгә дә янамый, берәүне дә революциягә өндәми. Нәрсә буласын вакыт күрсәтер.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.

Тукай районы, Иске Абдул авылы.

Комментарии