«91,4 – СЕРГАЧ TATAR RADIOSI» берләштерә!

«91,4 – СЕРГАЧ TATAR RADIOSI» берләштерә!

«Аерылганны – аю ашар, бүленгәнне – бүре ашар!» дигән халык мәкален татар телендә аз гына «сукалаучылар» арасында да белмәгән кеше юктыр. Мәгънәсе бик гади һәм тирән, ягъни бердәм булганда гына авырлыкларны җиңеп яшәргә була. Тормышта туган төрле очракка карата әйтергә мөмкин ул мәкальне: туганлык, дуслык мөнәсәбәтләренә карата да; ватанпәрвәрлек, гражданлык позициясен күздә тотып та; миллилек асылы турында уйланганда да…

Миллилек турында уйлану, сөйләшү, үз милләтеңнең бүгенгесе, киләчәге турында кайгырту, әлбәттә, ул һич кенә дә милләтчелек түгел. Көчле рухлылар, үзаңы югары булганнар гына миллилек турында уйлана, милләт язмышын кайгыртып яши. Ә шундый гражданнары күп булган дәүләт тә фәкать ныгый, көчлеләнә генә. Чөнки нәкъ шундый гражданнарда ватанпәрвәрлек, патриотизм хисләре нык була. Ил җитәкчелеге тарафыннан кайгыртучанлыкны тоеп яшәгәндә һәр милләт вәкиленең күңелендә «Русия – уртак дәүләтебез, уртак йортыбыз!» дигән уй-фикерләр көчәя генә…

Бу урында «кызганыч ки» дип өстәп куясым килә. Ни өченме? Күпмилләтле Русиядә бергәләшеп дус-тату яшәгәндә, дәүләтебезнең дә фәкать көчлеләнүе турында фикерлим. Ә шул ук вакытта, кызганычка каршы, үзебезнең татар милләттәшләребез арасында төрле вак этник төркемнәргә бүленергә, хәтта рәсми танылу алырга омтылучылар да юк түгел. Аеруча хәзер – ил күләмендә җанисәп алу вакыты якынлашканда, андый күренешләр миллилекнең йөрәгенә кадалган ук кебек.

Узган атнада Казанда «IХ Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены» үткән көннәрдә чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребез белән аралашкан вакытта шул турыда да сораштырдым. Кызганычка каршы, кайбер төбәкләрдә үзләрен татар дип түгел, ә аерым этник төркем вәкиле итеп күрсәтергә тырышучылар бар икән шул… Андыйлар игътибарына кабаттан мәгълүм халык мәкален искәртәсем килә: «Аерылганны – аю ашар, бүленгәнне – бүре ашар!»

Ә менә Түбән Новгород өлкәсеннән килгән Фәрит Аймалетдинов чыгышы күңелләргә күтәренкелек өстәде. Баксаң, әлеге өлкәдә тәүлек буе эшли торган татар радиосы эшләтеп җибәргәннәр. Игътибар итегез, җирле сөйләмнәре үзенчәлекле булган милләттәшләребез – Түбән Новгород өлкәсендәге мишәр-татарлары татар радиосы оештырганнар! Сергач мишәрләре дию генә дә ни тора бит. Аларны илдә белмәүчеләр юктыр. Ә радио исемен мишәрнеке димәгәннәр, «91,4 – СЕРГАЧ TATAR RADIOSI» дип атаганнар. «Әдәби татар телендә сөйләшмәсәк тә, иң элек без – татарлар!» – ди радионың җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов. Радио 91,4 FM ешлыгында тәүлек буе атнага җиде көн дәвамында эшли икән.

– Тәүге эфирга чыгу 2016нчы елда булды, – дип сөйләде Фәрит Аймалетдинов радио эшчәнлеге белән таныштырып. – Бездә Камалетдинов Харис исемле бик милләтпәрвәр егет бар. Ул торды радионың башлангычында. Мәскәү аша бөтен рөхсәт кәгазьләрен алды, FM дулкынында рөхсәт алу җиңел түгел бит. Радионы оештырды да, алга таба эшләү өчен миңа тапшырды. Менә бүгенгәчә яхшы гына эшләп киләбез, шөкер!

«91,4 – СЕРГАЧ TATAR RADIOSI» 80 чакрымлы радиуста, Түбән Новгород өлкәсенең Сергач, Кызыл Октябрь, Пилнә, Сеченово, Княгинино районнарында – татарлар иң күп яшәгән төбәкләрдә сөйли икән. Радионың тотрыклы дулкыннары 34 авылга барып җитә. Аларда яшәүчеләрне генә исәпләгәндә дә, радионы 40 меңнән артык кеше тыңлый дигән сүз.

– Радио эше хәзер Түбән Новгород төбәгенең «Татар милли үзәге» иҗтимаги оешмасы ярдәме белән алып барыла, – ди «91,4 – СЕРГАЧ TATAR RADIOSI» директоры Фәрит Аймалетдинов. – Без саф татарча итеп, әдәби телдә сөйләргә омтылабыз. Тик ул дәрәҗәдә барып чыкмый шул әле, ниндидер үзенчәлекле сөйләм килеп чыга. Хәер, иң мөһиме – татарча! Үзебезнең тапшыруларыбыз бар: яңалыклар турында сөйлибез, җирле газеталарга күзәтүләр ясап барабыз. Җирлектәге танылган шәхесләр белән таныштырабыз, җыр-моңга, әдәбиятка хирыс кешеләрнең иҗатларын яңгыратабыз радиоэфирыбызда. Ул юнәлештә эшләүче «Якташлар» дип аталган популяр тапшыруыбыз бар. Татарның танылган эстрада җырларын да әйләндерәбез инде.

Гореф-гадәтләребезне, динебезне популярлаштыруга зур игътибар бирәбез. Атна саен «Иман нуры» дигән тапшыру чыга. Ураза вакытында ул көн саен эфирда. Әлбәттә, өйлә намазы вакытында изге азаныбыз яңгырый.

Шуны да әйтәсем килә, ел саен татарча диктант язу проектында катнашабыз. Диктант текстын радиоэфир аша укыйбыз. Нәтиҗәдә һәр теләгән кеше диктант язуда катнаша ала.

Инде алга таба максатларга килгәндә, иң элек башланган эшне дәвам итәргә кирәк. Илкүләм җанисәп компаниясендә мәгълумат чарасы буларак максималь катнашырга омтылабыз. Без иң элек татар икәнебезне бөтен якташларыбызга, милләттәшләребезгә аңлатырга тырышабыз. Тора-бара радиоканалны интернет киңлекләрендә дә җәелдерергә дигән уй-ниятләр белән йөрибез.

Түбән Новгород өлкәсендәге милләттәшләребезнең әлеге күркәм эшләре, аларның уй-ниятләре, омтылышлары күңелдә фәкать соклану хисе уята. Чит төбәктә яшәп, үзенчәлекле җирле сөйләмгә ия булсалар да, алар татар радиосы тыңлыйлар. «91,4 – СЕРГАЧ TATAR RADIOSI» милләттәшләребезне берләштерүче радио дип әйтергә тулы нигез бар.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии