Гади пенсионер кайчан «бай»га әйләнә?

Гади пенсионер кайчан «бай»га әйләнә?

Без сугыш чоры балалары. Безнең балачак булмады. 1947нче елда 12 яшьтән эшли башладым – авыл башындагы иген басуын сакларга куйдылар. Иртән кояш чыгу белән, кояш баеганчы шунда. Кайбер чакта басуга бозаулар керә. Куалап чыгарасың. Билдән юеш чык төшә торган иде. Аннары кояшта кибенеп утырам. «Сталинец 6» дигән комбайнда салам ташлатучы да булдым. Печән өстендә кашевар, су, азык-төлек йөрттем. Үгез җигеп ашлык ташыдым. Олы юлга таш ташыдым. Көнгә 1 стакан он бирәләр иде. Аннары складта он бетте, 1 стакан киндер орлыгы бирә башладылар. Шуны казанда бәрәңге белән пешереп ашадык. Ике сеңлем дә бар иде бит әле.

Сугыш башланганда миңа 6 яшь тулган иде. Июнь азагымы, июнь башымы, мине ат белән районга военкоматка алып барганнарын беләм. Яңгыр яуган иде, кояшсыз, салкынча көн иде. Анда халык сабан туй мәйданындагы кебек. Ыгы-зыгы киләләр, кемнедер рупордан чакыралар. Мин атта утырам. Кайтканны хәтерләмим, төнлә әтиләрне алып киткәннәр иде.

Сугыш башланганда без (без генә дә түгел) нык җитеш яши идек. 1942 елны безгә Белоруссиядән килүчеләрне керттеләр. Әни аз-маз русча сукалый иде. Хәзер дә күз алдында ул гаилә: бер хатын, 5-6 яшьләрендәге бер кыз бала, зур шакмаклы шәлгә төренгән 6-7 яшьләр тирәсендәге бер малай, офицер-лейтенант. Анысының өстендә бүрек, шинель, каеш-портупея, планшет, аягында киез итек иде. Шул офицер тирә-як авыллардагы рекрутларны стройда йөрергә, «Ура» кычкырып атакага ташланырга, винтовкадан атарга өйрәтте.

1941-1943нче елларда, әйткәнемчә, без начар яшәмәдек. Һәр елны центнерга якын дуңгыз суя идек, өйалдына 8-9 каз элеп куела иде.

Квартирантларның төенчекләре булгандырмы-юкмы, истә калмаган. Безнең кар базы, өй базы тулы бәрәңге. Казан, учак бер генә. Ит бар. Менә шулар белән бер казанда ашарга пешереп, бер гаилә кебек тукландык. Әтиләре зур начальник булгангадыр дим, военкоматтан военком килеп карап киткән иде. Яз көне җирләр кипкәч, мин мәктәптән кайтканда аларны алып киткәннәр иде инде.

Авыр чор 1944-1945нче елларда башланды. Бигрәк тә сугыш беткәч авыр булды. Салымга ел да ит-сөт-май, бәрәңге бирәбез. Пешеп җитмәгән бәрәңгене токмач ясап киптереп бирә идек. Кыш көне фронтка бияләй, носки бәйлисе. Үзебезгә бик калмый иде.

Сугыш беткәч тә әле транспорт-техника юк. Язгы чәчү вакытында без, балалар, кем күпме күтәрә ала – 10 киломы, 8 киломы – симәнә илтәбез. Ике карт бабай муеннарына тубал асып, кул белән ашлык чәчә.

Уку тәмамлану белән колхозда эшләдем. Иртәгә мәктәпкә дигәч, бер көн ял итә идек. Өч айга 100-110 хезмәт көне (көнгә бер таяк) язалар. Аның бер көн дә ялы юк иде. Өскә кияргә юк, ашарга алабута ипие, яз-җәй төрле үлән белән тукланабыз. Кәҗә сакалы ашап, иреннәр ярылып бетә, сөйләшеп тә булмый иде.

9нчы сыйныфны тәмамлагач, хәерчелеккә түзәрлегем калмады. Әти-әни ризалыгы белән Әлмәткә киттем. Анда бер елдан артык эшләгәч, армиягә алдылар.

Язарга онытканмын, халык өчен иң авыры – займга яздыру иде. Язылмас өчен, күп кеше кача иде. Барыбер тоталар, көчләп, елатып яздыралар. Әле минем үземне дә 1956нче елда 50 сумлык займга яздырдылар. Шуннан соң бетте бугай ул. Хрущев идарә иткән чор иде инде.

Безгә туган тиешле бер түтәй сөйләп утырган иде. Сугыш вакытында, аннан соң да МТСтан керосин ташыган ул. Буш кайтмас өчен, атнага бер-ике тапкыр бәрәңге алып бара икән. Шуңа 12 сум пенсия биргәннәр.

Аннан 1964-1965нче елларда дүрт сутый җир бирделәр. Ул җирләрне чистарта-чистарта хәлләр бетте. 40-42 ел эчендә ул җиргә 7-8 машина тирес керттек. Бакча утырттык. Соңыннан бу бакчаны бездән алдылар. Ярый, аз булса да акча бирделәр инде. Хәзер безнең бакчалар урынында тулы бер шәһәр үсеп чыкты.

2020нче елны гараж ишегенә белдерү ябыштырып киттеләр. Кемгәдер күл буена йортлар салырга кирәктер инде. Безнең гаражлар чишмә өстендә утыра. Зур күл бар иде, аны күмеп, гаражлар төзедек.

 2020нче елның сентябрь аенда горсобестан хат килде. Хатынга 80 яшь тулу сәбәпле, сезнең керем күп, дип, минем пенсиянең 2 меңгә якынын кистеләр. 1992нче елларда керемегез күп дип, безнең субсидияне кискәннәр иде инде. Зур урындагы түрәләрнең, депутатларның кереме аннан да күбрәк тә бит, аларныкын да кисәләрме икән? Әллә гади халыкныкын гына кисәләрме? 1990нчы елда пенсиягә чыкканда пенсия таныклыгына «среднемесячный зароботок 394 рублей» дип, горсобес үзе язып биргән иде. Эшләдем, балаларның үсеп җиткәнен сизмәдем дә. Гомеремнең биштән дүрт өлеше эштә узды. Биш еллап әле баласызлык салымы да түләдем. 53 ел стажым бар. Эшләгәндә берсе дә, нигә шулкадәр күп эшлисең, дип әйтмәде. Хәзер күпсенәләр. Пенсиягә чыккач та 12 ел эшләдем бит әле.

Без хатыным белән икебез дә хезмәт ветераны. Миңа – 1990нчы елда, хатынга 1992нче елда бирделәр.

Үзем турында бер-ике җөмлә языйм әле. Ныгып җитмәгән яшүсмер вакытым. Печән өсте. Эскерткә агач сәнәк белән печән ыргытам. Урып-җыю чоры. Мин молотилкада «Г» хәрефе сыман бөгелеп (басып та, утырып та түгел), көлтәләрне тигез итеп барабанга биреп торам. 30 тонна бодай сугылды. Бу әле чиста бөртек. Аның әле саламы күпме. Димәк, кулдан, 60-70 тонна көлтә узган. Дөрес, без икәү эшләдек. Без менә шулай эшләп үстек. Мин мактанып язмыйм, гарьләнеп язам. Без илне торгыздык, үзебез ач-ялангач булсак та, барысын да бирдек. Без бизнесмен да, фермер да спекулянт та түгел. Пенсионерның кереме буламы икән ни? Кайда бар икән ул андый закон? Русиядәме, Татарстанда чыкканмы? Нинди номерлы, кайсы числода кабул ителгән?

Без булдырабыз, дип мактаналар. Булдыра алгач, иң беренче сугыш чоры балаларын хөрмәт итәргә иде. Егермедән артык төбәктә андый закон бар.

Соңгы сүзем шул: рәнҗетмәгез безне. Без болай да рәнҗетелгән сугыш чоры балалары. Кеше рәнҗетү үзегезгә дә төшәчәк. Онытмагыз шуны.

Иван БУТЯЕВ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии