Тагын кәттә малайлар турында…

Тагын кәттә малайлар турында…

Феодаль җәмгыятьтә халык кемнең кем икәнлеген белеп яшәргә тиеш. Узган атнада Мәскәүдә булган ике хәл нәкъ менә шуңа ишарәли.

  1. «ШАКМАК ДЖИПЛАР» УЗЫШЫ

Федераль куркынычсызлык хезмәте академиясе курсантлары үзләренең чыгарылыш кичәсен бөтен ил шаккатарлык итеп уздырырга булганнар. Алар кап-кара «Гелендваген» машиналарында («Мерседес»ның шакмак формадагы джип моделе) Русия башкаласы урамнары буйлап озын кортежда уздылар. Һәм моны профессиональ операторлар яллап, видеога төшерткәннәр, аны Интернетка урнаштырганнар. Анда яшерен хезмәт вәкилләренең йөзләре дә күренә. Дөрес, юл йөрү кагыйдәләрен бозмадылар, тизлекне арттырмадылар, Аллага шөкер, беркемне дә таптатмадылар.

Бу хәлгә хәйран калган халык «Ничек итеп без шул кешеләргә дәүләт иминлеген тапшырыйк? Аларны бит чит ил разведчиклары шунда ук таныячак!» – дип лаф ора. Хәтта куркынычсызлык хезмәтенең абруйлы ветераннары да яшь офицерларның шулай кылануын ахмаклыкка, профессиональсезлекнең соңгы чигенә тиңләде. Егетләр мондый тәнкыйтьтән соң видеоны бетерсәләр дә, аның копияләре Интернетта таралырга өлгергән инде.

ФСБ милек, хакимлек өчен көрәштә төп инструментка әйләнгән заманда «шакмак джиплар кортежы» – табигый күренеш. Үз кәнәфиләре, нефть скважиналары, завод-фабрикалар, дистәләгән мең гектар җирләре өчен дер селкенгән түрәләр балаларын шул уку йортына кертергә тырыша, күрәсең. (Бу хакта фаразлар гына кора алабыз: билгеле ки, әлеге вузда укучыларның исемнәре дәүләт сере итеп саклана һәм аңа БДИ нәтиҗәләре буенча гына алмыйлар – махсус иләк аша узарга кирәк). Үз нарасыең, көндәшләреңнең милеген тартып алырга булмаса да, булганын сакларга ярдәм итми калмас, дип фикер йөртә җәмгыять «элитасы». Гади халыктан берәрсе ФСБга эләксә, компромат табып, ыштансыз калырбыз, дип тә курка алар.

Ә «алтын малайлар»ның тормыш фәлсәфәсе кайда да бер инде – бу хакта «Безнең гәҗит» битләрендә Илфат Фәйзрахманов та («Алтыннан коелган балалар», №22, 1 июнь, 2016), аңа җавап итеп Рифат Җамал да («Кәттә малайлар», №26, 29 июнь, 2016) тәфсилләп яздылар. Тик менә дәүләт куркынычсызлыгының да тулысынча шулар кулына күчүе, чынлап та, шүрләтә. Юкса, полиция, прокуратура, хәрбиләр, хәтта хөкемдарлар өстендә ФСБ күзәтчелек итә, артык башбаштаклыкларга юл куймаслар, дип уйлый идем. Хәзер ул ышаныч чаткылары да сүнде.

Әйтергә кирәк, моңарчы кыйммәтле машиналарга бәйле җәнҗаллар чиновник һәм олигарх балалары, Тикшерү комитеты вәкилләре, судьялар белән генә күзәтелә иде. Инде чират ФСБга да җитте.

  1. ДЗЮДО ТУРЫНДА ДӘРЕСЛЕК

Русия башкаласында «Дзюдо көрәше – уеннан осталыкка кадәр» дип исемләнгән укыту әсбабын тәкъдим иттеләр. Аның авторлары арасында әлеге көрәш төре буенча спорт мастеры, ил башлыгы Владимир Путин һәм аның якын дусты, эшкуар, Русиянең атказанган тренеры Аркадий Ротенберг та бар. Дәреслек 7 миллионлы тираж белән чыгып, илнең барлык мәктәпләренә дә таратылачак, дип хәбәр итә ТАСС. Аны башлангыч сыйныф укучыларына бирәчәкләр икән. (Белешмә өчен: Русиядә барлыгы 14,5 миллион мәктәп укучысы исәпләнә). Укыту-методика комплексын Мәскәүдәге «Мәгърифәт» нәшрияты чыгарачак. Сүз уңаеннан, Аркадий Ротенберг – аның төп акционерларының берсе.

7 млн тираж белән дәреслек чыгару миллиардтан артык сум акча таләп итә. Басма «русиялеләрнең сәламәт буынын тәрбияләү» максатын куя, дип әйтелсә, асылда нәрсә күз алдында тотылганын чамалау кыен түгел: халык кечкенә чактан ук кемнең кем икәнлеген белеп үссен. Әгәр дә каршы чыксаң – бәреп, аркага салуларын көт тә тор.

1999нчы елда, хәзерге Илбашы әле хөкүмәт башлыгы булган заманда, «Владимир Путин белән дзюдоны өйрәнәбез» дип аталган дәреслек чыккан иде инде. Үзе шулай ук авторларның берсе итеп аталды. Китап берничә тапкыр бастырылды. Ә 2008нче елда аның нигезендә укыту фильмын да төшерделәр: анда Путин көрәшү алымнарын күрсәтә. Президент кәнәфиен Дмитрий Медведевка тапшырып торган елы булды ул аның.

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии