- 05.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №26 (6 июль)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Русиядә тормыш итү кыенлаша бара. Әмма җитәкчелек икътисадый үсеш, матур тормыш турында сөйли. Телеэкраннарда сәясәтчеләр, икътисадчылар шатланып рапорт бирә: аларча, бәяләр 8–9%тан күтәрелми. Салымнар да арттырылмый…
АКЧА МЕСКЕНЛӘНӘ БАРА
Чынлыкта да шулаймы? Юк, реаль тормыш күпкә кырысрак, ул инде бүгенге безгә күрсәтелә торган телевизордагы тормыштан шактый аерыла. Әйтик, мин 1 ел элек кенә әле фатир өчен 1 мең сумга кимрәк түли идем. Тормышыбызның артык «яхшыруын» АЗСлардагы таблога карап та чамалап була. Соңгы айларда гына да бәяләр ничек сикерде?! Хәзер нәрсәнең күпмегә кыйммәтләнгәнен әйтә дә алмыйбыз. Тәмам буталып беттек. Ә салымнарга килгәндә, хезмәт хакының яртысы китә аңа. Әйтик 10 мең сум хезмәт хакы аласың икән, сиңа эш бирүче шуның яртысы кадәрле диярлек сумманы салым рәвешендә казнага озата.
Росстат мәгълүматларына караганда май аенда русиялеләрнең уртача кереме 18183 сум булган. Бу 2010нчы елның май ае белән чагыштырганда 3,2%ка югарырак. Ә менә бәяләр үсеше башкачарак тизлектә. Сәясәт белгече Георгий Бовт сүзләренчә, бәяләр үсеше белән керемнәрнең чагышмавы сәбәпле, халыкның реаль кереме 7%ка кимегән. Димәк, бүген күбебез узган ел сатып ала алган товарны быел инде кибет киштәсеннән генә карап тора.
УҢГА КАРАСАҢ ДА ЮК, СУЛГА ДА…
Русия энергоресурсларга бәйле ил. Бүген нефтькә халыкара бәяләр югары. Тик шунысы, нефть бәясе күтәрелсә дә безгә кыен, төшсә дә. Күтәрелсә, эчке базарны да тиңләштерәләр шул халыкара бәяләргә. Чөнки, янәсе, нефтьне читкә чыгару отышлырак… Ә инде нефть очсызланса, бөтенләй ач калабыз. Рубль кендеге белән шул халыкара бәяләргә береккән. Аның долларга карата ныгуы, кыйммәтләнүе дә, арзанаюы да безгә файдага түгел.
Бүгенге вәзгыять куркыта. Чиле-пешле, антидемократик һәм халык өчен файдалы булмаган реформалар алга сөрелә, коррупциянең тагын да ныграк чәчәк атуы һәрдаим сизелә. Бүген илдә иң төп сорау, элитаны борчый торган мәсьәлә, киләсе Президент Путинмы, Медведевмы? Бу кланнарга оттырмаска, үз байлыкларын саклап калу, рәхәт тормышларын югалтмау өчен кирәк.
«Левада-үзәк» иҗтимагый фикер белешү институты оештырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, ил башлыкларына халык ышанычы кими бара. Соңгы бер ел эчендә Путинга ышаныч 48–50%тан 41%ка гына калган. Ә Медведевның абруе тагын да ныграк мәтәлә. Хәзер аңа халыкның 33%ы гына ышаныч белдерә. Сораштырылучыларның 52%ы хөкүмәт эшчәнлегеннән бөтенләй канәгать түгел. Димәк, илдә барган вәзгыять белән күпчелек ризалашмый. Бу бик куркыныч күрсәткеч. Реформаларның аерым кланнар, аерым төркемнәр тарафыннан гына тәкъдим ителүе, шул төркемгә генә файда китерүе илне тәмам эштән чыгарырга мөмкин. Путин-Медведев тандемының инде кайчаннан бирле Русиянең яңа президенты кем буласын хәл итмәүләре, вакыты җиткәч әйтербез, дип интрига оештырулары мине сөендерми. Чөнки бу бездәге демократиянең дәрәҗәсен күрсәтә торган фактор. Бездә сайлаулар хәл итми, без хәл итәбез, мин ничек әйтәм, шулай булыр… кебек килеп чыга. Шулай булачак та. Әнә «Халык форнты» оешты. Аны, телевизорлардан күреп торам, халык дәррәү кул чабып каршы алды. Совет чорындагы комсомол чаклар искә төшә. «Одобрямс»… Тик фронт сүзеннән куркам мин. Путин ачкан соңгы фронт кемгә каршылык күрсәтер икән?!
УРАМ КУРКЫТА
Иләмсез дәү ил, дөньяда башкалар ничек сулый, аларның хәлләре ничек, дип өркеп яши. Кайчан аякка басарбыз икән?! Ә хәзергә безне тынычландырырга телевизор бар. Анда уен-көлке, тамаша һәм ил башлыкларының бәхетле йөзләре. Шулай тынычландырмасак, шул рәвешле генә булса да бәхетле тормыш тудырмасак, эш кыенга калырга мөмкин. Әнә Греция дефолт алдында, шау килә. Халык тынычлана алмый. Бүген Мәскәү ыгы-зыгылардан, башкача уйлаучылардан бик өрки. Шуңа да, митинглар, пикет оештырырга теләүчеләрне урамнарга чыгармас өчен бары да эшләнә. Казан да калышмый. Әнә татар милли хәрәкәте активистлары да Татарстанга Русия Президенты киләсе көндә пикет уздырмакчы булды. Әмма аңа рөхсәт бирелмәде. Ә оештыручыларның кайберләре тоткарланып, сак астына алынды. Алар полиция белән каршылыкка керүдә, тәртип бозуда гаепләнә.
«Азатлык» татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин пикетка барып та җитә алмаган. Аны өеннән чыгуга иртәнге сигездә үк кулга алалар. «Пикетка әзерләнеп плакатлар һәм өч байрак тоткан килеш өйдән чыгып бара идем. Миңа өч егет килеп бәйләнде һәм күкрәгемдәге Милли мәҗлес түштамгасын, аннары телефонымны тартып алырга маташтылар. Шулар белән әзрәк тарткалаш китте. Шунда кинәт бер полиция хезмәткәре барлыкка килде. Ул бер татар егете иде. Миңа: «Ник сүгенәсең», ди. «Сүгенмим бит», дим. Шул вакытта теге егетләр юкка чыкты. Ә мине полициягә алып китте, шунда ук паспортымны, телефонымны алды һәм бирмәде. Мине вак хулиганлыкта, ягъни сөйләшкәндә сүгенү сүзләре кулланганлыкта гаепләделәр», – ди ул.
Әлеге хәлдән соң Наил Нәбиуллинны суд 3 тәүлеккә сак астына алырга дип карар чыгара. Төрмәдә 3 көн бик авыр шартларда тотылдым, дигән Наил «Азатлык» радиосына. Ул югары температурада, каты-токы ашап яшәгән.
Хәзер бу гамәлне законсыз, дип исбатларга ниятлим. Судка бирәм, һәм килгән әхлаки зыянны каплатачакмын, диде безгә Наил үзе.
Аны кулга алганда, пикетка барышы булган. Кулында журналист Эльмира Исрафилованы яклап язылган шигарьләр. Алар пикетны «Тынычлык яратылышы» фестиваленә каршы, татар телен һәм Исрафилованы яклап уздырырга карар иткәннәр.
«Байракларны һәм плакатларны әле дә бирмәделәр», – ди Нәбиуллин.
Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии