Сугышка – бар, юлларга – юк

Сугышка – бар, юлларга – юк

Сәясәтчеләр, түрәләргә галәмәт сәләт биргән Ходай: теләсә нинди начар күренешне яхшы итеп күрә белә алар. Дөресрәге – халыкка күрсәтә алалар.

Букөннәрдә генә «Росавтодор» оешмасы үзенең статистик мәгълүматлары белән гаҗәпләндерде. Идарәнең еллык конференциясенә әзерләнгән мәгълүматта: «Федераль юлларның транспорт-эксплуатация халәтен яхшырту еш кына аларда һәлакәтләрнең күбәюенә китерә. Яхшы юлда машина йөртүчеләр тизлек режимын ешрак боза, каршы як полосага ешрак чыгалар», –дигән сүзләр бар. Ягъни илдә юллар начаррак булган саен аларда йөрү безнең өчен иминрәк, булып чыга. (Шуңа охшаш фикерне Татарстанның баш ЮХИДИ инспекторы Рифкать Миңнеханов авызыннан да ишетергә туры килде миңа).

Әлеге бәйләнешне дәлилләгән кебек «Росавтодор» башка саннарны да китерә. Оешма карамагында башкарылган юл төзелеше һәм ремонтлау эшләре узган ел, 2014нче ел белән чагыштырганда, кимеде. Моның белән беррәттән федераль трассаларда юл-транспорт һәлакәтләре 11 процент, ә аларда үлүчеләр саны 15 процентка азайды.

Бу мантыйкка нигезләнеп, Интернет кулланучылар түрәләргә башка «файдалы рецептлар» тәкъдим итә башлады: «Росавтодор: начар юллар аварияләр санын киметә. Минсельхоз: азык-төлекнең кыйммәтләнүе – симерүдән дәва»; «Хәерче пенсиягә макароннар гына ашап, ачтан үлгән өлкәннәр Пенсия фондының акчасын янга калдыра»; «Коммуналь хезмәтләргә бәя арту электр, су, җылылык куллануны киметә, шулай итеп болай да таушалган коммуникацияләргә җиңелрәк була һәм аларда аварияләр килеп чыгу куркынычы азая» һ.б. Ә берсе «Юллар гына түгел, машиналар да калмаса, безнең илдә автомобиль һәлакәтләре бөтенләй булмаячак», – дип тә өсти.

«Росавтодор»га бирелми калган акчаларның кая китүе дә мәгълүм булды. Баксаң, Русия үзенең хәрби чыгымнарын узган ел 7,5 процентка арттырган. Сумнарда түгел – долларларда! Стокгольмдагы Тынычлык проблемаларын өйрәнү халыкара институты безнең илнең 2015нче елгы хәрби бюджетын 66 миллиард долларга бәяләде. Кытай (215 миллиард доллар) һәм Согуд Гарәбстаны да (87 миллиард доллар) әлеге чыгымнарны 6-7 процентка үстергән. Ә менә Америка Кушма Штатлары, киресенчә, 2 генә процентка булса да, киметкән – 596 миллиард доллар. Дөнья күләмендә исәпләнгән сумма исә 1,7 триллион доллар тәшкил иткән. Бу хәрби чыгымнарның соңгы 5 елда беренче тапкыр артулары. Хәерлегә булырмы?

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии