Кәгазь боткасы

Кәгазь боткасы

Бүген әһәмиятле ширкәт­ләрдә директорлар Советы белән хөкүмәт кешеләре идарә итә. Президенты инвестицион климатны яхшыртмакчы, аерым тармакларга хакимият йогынтысын киметү өчен, Советлардан министрларын чыгармакчы. Медведев фикеренчә, бу чит ил инвесторларын кызыктырырга тиеш. Русия ачык һәм анда бизнес өчен куркыныч юк, янәсе. Әмма белгечләр бу гамәлнең файдасына шикләнеп карый, аны косметик дип кенә бәяли.

Югары икътисад мәктәбенең фәнни җитәкчесе Евгений Ясин белдергәнчә, директорлар Советындагы ведомство җитәкчеләре ширкәтләрен үзенеке итеп санамаса, үзгәреш булырга мөмкин. Безнең илдә дәүләттән башка чебен дә оча алмый, ди икътисадчылар. Юкса, министр үзе китсә дә, үз урынына ярдәмчесен калдырачак бит…

Мин белгечләр белән бәхәскә кермим, һәм сүзне һәркайсыбыз аңлый торган көндәлек тормышка юнәлтәм. Чит ил байларын кызыктыру турында гына уйлыйсы түгел иде бездә, үз халкыбыз өчен дә җиңеллек булдырасы иде. Юкса, Русия кәгазь макулатурасына күмелеп калды. Моннан берничә ел элек үк кайдадыр укыдым. Бүгенге Русиядә түрәләр, элеккеге 15 союздаш республиканы үз эченә алган алагаем зур СССРдагы чиновникларга караганда, 2-3 тапкырга күбрәк, дип язылган иде анда. Бу бит әле компьютер, электрон элемтә заманында. Ә СССРда, өлкәнрәкләр хәтерлидер – бухгалтерлар счет төймәләрен санап чутлый иде. Кәгазь өермәсе астында калган илгә, иң беренче чиратта, гади халыкка кыен. Шул кәгазь боткасын тоту өчен генә дә миллиард сумнар исраф ителә.

– Машинаны сатмакчы идем. Шуны ЮХИДИда хисаптан төшердем. Беренче машинам түгел инде, юкса, 3-4 елга бер тапкыр мөрәҗәгать итәргә туры килә, әмма һәр килүем беренче тапкыр кебек: аңгыраеп йөрим. Үзем җүләр дә кебек түгел инде. Бер тәрәзәдән икенчесенә мөрәҗәгать итеп, бинадан километр ераклыктагы экспертиза үткәрүчеләр янына чабып йөрисең. Экспертиза үткәрүче капитанга: “Йөгереп йөри-йөри, спортчы булдым инде”, – дип шаярттым. Елмайды теге. Әмма ул көнне эшемне бетерә алмадым әле. Икенче көнне генә тапшыра алдым номерларымны. Әле юлда инспекторы туктатып, минем белән бәхәсләшеп номерларымны алып калмакчы иде. Аннан правама дәгъва итте. Республика идарәсенә 200 метр калганын, сәфәргә чыкмаганымны, кичә кәгазь боткасына күмелеп, өлгермәвемне аңлатып карыйм, татарчалатып. Сержант, вата-җимерә булса да, урысчалатып үзенекен сукалый. Мин үземнең җинаятьче түгеллегемне көчкә аңлата алдым… – дип, бер дустыма зарланган идем, теге гаҗәпләнмәде.

– Аптырагансың икән, син бигрәк беркатлы инде, – дип ул үзенең кыйссасын сөйләп китте. – Син бит беләсең, мин эш таба алмый интегеп йөри торгач, үз эшемне башладым. Менә анда икән ул хикмәт?! Быел 3 ай хисап биреп кенә үтә гомерем, әле бер оешмадан хат килеп төшә, әле икенчесеннән. Бер үк саннарны, бер үк күрсәткечләрне яза-яза алҗып беттем. Ул салымнарны кая түләп бетерәсен аңлар өчен финанс институтын тәмамларга кирәк. Ай саен банкка 6-7 түләү кәгазе илтәм. Менә бу хисап җыеп утыручы, төрле түләүләрне чутлаучы оешмаларның исәбен безнең илебездә беләләр микән, аларны берләштереп булмый микәнни?! Ул оешмаларда зур-зур бүлекләр, анда никадәр халык, барысының да ашыйсы килә, гына җитми. Минем кебек интегеп йөрүчеләр алҗудан гарык булып, күчтәнәчен дә кертә инде. Мин дә шулай итәм. Әле менә борчылып йөрим, кайда нинди отчет тапшырмаганмын икән дә, кайда күпме штраф түләтерләр?..

Эшмәкәр дустымның тормышы күпләргә таныш. Чынлап та, безнең илдә оптимизация дип бер оешманы кыскарта башласалар, аның урынына икенчесе, тагын да зуррак корсаклысы пәйда була. Әйтик, элеккеге Президент Владимир оештырган федераль округларның максатын мин әлегәчә аңламыйм. Хакимият вертикале урнашып бетте бугай инде. Төбәк чиновниклары турыдан-туры Мәскәүгә йөри. Һәрхәлдә җитәкчелегенең Идел буе федераль бүлегенә йөргәнен ишеткәнем юк. Үз вакытында Татарстанның беренче Президенты та бу структураның кирәклегенә шик белән каравын белдергән иде.

Безнең илдә коррупцияне җиңү өчен, иң беренче чиратта, бюрократияне бетерергә кирәк, ә бүген илгә бюрократлар хуҗа. Совет чорының популяр артисты Аркадий Райкинның бер юморескасы хәтеремдә. “Справка на справке” дип исемләнгән иде бугай, хәтерем ялгышмаса. Бер белешмә алу өчен, икенче белешмә кирәк. Икенчесенә өченчесе таләп ителә. Инде ахырына чыгып җиткәндә, беренчесенең очы югалган була. Я вакыты чыга, я үзгәреп куя: яңа имза, яңа мөһер кирәк аннан. Моның ни икәнен фатирыбызны хосусыйлаштырганда күрдек. Артыннан йөрү өчен отпуск кына җитмәде. Әле ярый хатыным миңа караганда мәшәкатьсезрәк эштә. Алайса, 1 елда гына очына чыга алмас идек. Шул белешмәләр өстенә белешмәләр алыр өчен генә дә күпме акча түктек…

Бүген син кәгазьсез беркем түгел. Кәгазьгә яз фикереңне. Бәлкем, укырлар, бәлкем, җавап бирерләр. Кәгазь боткасын туплаучы, имзаларның, даталарның агымын күзәтеп торучы канцелярия һәр оешмада эшли бүген.

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Кәгазь боткасы, 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии