Козгыннар

Мәскәүдә дүшәмбедә яңгыраган шартлаулар Русиядә яшәүче халыкның ике төркемгә бүленүен күрсәтте. Беренчесе – хәлгә керә белә торган, киң күңелле кешеләр булса, икенче төркем – башкаларның кайгысында кесә калынайтучылар. Метро йөрүдән туктаганнан соң, таксистлар бәяне ун тапкырга диярлек арттырып куйды. Моңарчы 300 сумга булган маршрутларның бәясе 3000 сумга кадәр җиткән. Әлеге җансызлыкны ишеткән Мәскәү һәм Патриархы Кирилл да битараф калмады, үз вәгазендә таксистларга мөрәҗәгать итеп, кеше кан-күз яшендә кергән акча бәхет китерми, кире кайтарыгыз дип өндәде. Кайтардылар, ди, көтеп тор…

Әлеге вакыйгага гаҗәпләнәсе юк. Хәзер безнең илдә яшәүгә караганда, үлү күпкә кыйммәтрәк. Әйтик, шул ук Мәскәүдә кешене җирләү, ким дигәндә, 100 мең сумга төшә. Башкалада яшәүче бер туганым әтисен соңгы юлга озатуның 60 мең сумга төшүен сөйләде. Җәһәннәмдә, Мәскәү өлкәсендә кеше барып җитә алмаслык урында каберлек тапканнар. 60 мең сум бик очсыз бәя инде дип әйтә, тормышлары бик үк бөтен булмагач, шуңа да шатланырга туры килә… Инде Русия башкаласының үзенә килгәндә, затлы зиратларда бер урын бәясе 250 мең долларга җитә. Рәсми документларда исә бер урынның хакы – 5500 сум, ләкин ул акчага беркая да барып бәрелә алмыйсың. Кабер казу өчен генә дә 30 мең сум чыгарып саласы…

Күңел ачу өлкәсендәге бизнеста эшләүче бер танышымның кызык кына сүзләре бар. “Кешеләр бәйрәм итү белән соңгы юлга озатуда беркайчан да экономияләми”, – дип әйтергә ярата ул. Үзе дә төрле туйлар, корпоративлар, юбилей-банкетлар оештыру белән шөгыльләнә, еш кына руслар “поминка” үткәрү теләге белән мөрәҗәгать итә. Моның бар эше – ресторан-кафе, алып баручы, кирәк икән, шоу-программа ясаучы җырчы-биючеләр табуга кайтып кала. Үзе турыдан-туры катнашмый, кешеләрен генә белешә. Шулай арадашчы хәлендә шактый гына акча кереп бара үзенә. Уйлап карасаң, аның сүзләре безнең психологиягә барып тоташа. Берәр бәйрәм үткәрәсе, кунаклар чакырасы булса, нишлибез? Мулдан табын корабыз, анда күгәрчен сөте генә куелмый кала. Әле, фәләннәрдә кунакта чакта табынны күрдек, аларны уздырасы инде бу юлы дип, тигәнәк буе сикерәбез. Әлбәттә, мәҗлестә бөтен нәрсә дә ашалып бетми, яртысын ташларга туры килә, ләкин кызганыч түгел бит. Аның каравы, кунаклар алдында йөз кызармый, кесә такыр калса да…

Сүз башым кеше кайгысында череп баю турында иде. Мондый сәясәт дәүләт дәрәҗәсенә куелган, шуңа күрә Мәскәүдәге теге таксистларны гаепләүдән мәгънә юк. Качаклар өчен “төзелгән” йортлар, компенсацияләргә юнәлтелгән миллионнар – болардан түрәләр үзләре үк туклана шул. Чечня мисалын гына алыйк. Анда хәзер сугыштан соңгы җимерекне төзекләндерәбез дип, миллиардларча сум акча тыгалар. Республика җитәкчеләре берсеннән-берсе затлы машинада йөри. Сугыш булмаса, Чечня бу кадәр акчаны күрә алмас иде. Әнә, янәшәдәге Ингушетия, Дагстанда хәерчелек.

Метрода шартлаулар булгач, Русиянең эре операторлары үз абонентларына махсус смс-хәбәрләр тараткан. Анда ярдәм сорап язылган шикле смсларга ышанмаска киңәш ителә, моның мошенниклар тарафыннан җибәрелергә мөмкин икәнлеге әйтелә. Әнә бит, “Әни, (яисә әти), минем проблемалар туды, кичекмәстән шушы номерга шалтырат әле”, дип язылган смсларны һәр икенче кеше алгандыр. Ялганчылар белә: кайгыда кеше алдын-артын уйламый ярдәмгә килергә әзер, шуның белән кесә калынайталар. Интернетта да андый очраклар күп, балага операция ясарга кан кирәк, зинһар, ярдәм итегез дип, телефон номерын калдырган язмага үзем дә тап булдым. Ул чакта самимирак булганмындыр инде, шалтыратып карадым. Нәтиҗәдә, бала да, чыбыкның теге очында кеше дә, балансымда 300 сум акча да юк иде.

Патриархка хөрмәт белән карасам да, аның христианлаштыру сәясәте ошап бетми миңа. Шулай да, дүшәмбедә таксистларга әйткән мөрәҗәгатен тулысынча килешеп тыңладым. Бәхет китермәс ул акча. Ләкин таксистлар моны аңламас шул. Һәрхәлдә, бу тормышта. Таксистлар гына түгел, илебездә кеше кайгысында баеп ятучы миллионнарча кеше аңламый моны. Без бит ике капма-каршы якка ярылган җәмгыять. Берләре малны – хәләл, икенчеләре хәрам юл белән таба. Алла сакласын, козгыннар безнең баш очында гына йөрмәсен…

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии