«Бокс грушасын» кайчан алып атабыз?

«Бокс грушасын» кайчан алып атабыз?

Бу вакытны ата-аналар йөрәген тотып көтә. Көн дә үзгәреп торучы яңадан-яңа законнар аларны тагын да ныграк борчылырга мәҗбүр итә. Сүзем хәрби хезмәткә чакырылыш турында. Җитмәсә, язгысы да килеп җитте инде. Русиянең элеккеге Оборона министры бик күп «гөнаһлар» калдырып китте шул армиядә, хәзер исә ведомствоның яңа башлыгы Сергей ул керткән кагыйдәләрне бетереп маташа. Әйтик, офицерларның погоннары кайда урнашырга тиешлеге хакында икесе арасында төрле фикер. Шулай ук солдатларны кем ашатачак, үз-үзләренме яки «гражданский»лармы – болар да зур сораулар тудыра. Шулай ук , ыштырларны бетереп, алар урынына махсус оекбаш кертмәкче булып йөри. Модельер Валентин Юдашкинның хәрби киемнәреннән дә баш тарталар, чөнки ул солдатлар өчен бик уңайсыз булган, өстәвенә, яшьләрнең аны киеп йөргәннән соң салкын тидереп, пневмония эләктерүе дә билгеле. Дөрес булса, Русия Генштабына да акыллы, чын хәрби генераллар килгән икән. Эштән Сердюков алганнары да кире вазыйфаларына кайтарылган.

Анатолий Сердюков канаты астында, Саклану министрлыгы матриархат үрнәгенә әйләнеп беткән булган. Ведомство башлыгының таныш хатын-кызлары, бар гомерен илне саклауга биргән генерал һәм офицерларның битенә төкермәсә дә, бик каты түбәнсеткәннәр. Шулай булмый ни, кулларына хакимият алганнар бит. Шундый ир-атлар өстеннән җитәкчелек итү мөмкинлеге бирелгәндә, аны ничек кулланмыйсың? Хатын-кыз акчаны да яхшы саный белә бит ул, шуңа күрә дә Сердюков «амазонкалары» миллиардлар белән бик җиңел идарә иткән, чит илләрдә виллалар да тиз пәйда булган.

Сергей Шойгуны халык бик ярата, диләр. Ул Русиядәге кодрәтле түрәләр исемлегенә керә, кешеләр белән дә аралаша белә, югарыдагылар белән дә уртак тел таба. Илебезнең хәрби куәтен ул күтәрә алыр, дип саный белгечләр. Әнә бит, аның рейтингы да көн саен өскә генә үрмәли. Хәер, Русия Президенты Владимир Путин гына Саклану министрлыгындагы элеккеге карарларда артык казынмаска чакырды, алга таба атларга кирәк бит. Шулай да, казынып алсаң яхшы булыр иде, анда әллә нәрсәләр килеп чыгарга мөмкин. Ә менә Шойгуның карарлары солдатларның хезмәтен сыйфатлырак итәргә мөмкин. Яңалык буларак «швед өстәле» ясарга уйлыйлар, хәзер инде армиядәгеләр күпме кирәк шуның кадәр ашый алыр дип ышанасы килә. Хезмәт итү вакытын да 1 ел итеп калдырдылар, Путин бу вакыт үзгәрмәячәк, дип тынычландырды.

Хәрби сәнәгать комплексында да үзгәрешләр булырга охшаган. Илебезнең тагын бер патриоты – вице-премьер Дмитрий Рогозин армиягә яңадан-яңа техникалар бирергә вәгъдә итә, шәхси оешмаларны шуның өстендә эшләргә чакыра. Корал ясауда да эшкуарлар ярдәмгә килергә мөмкин. Ә инде алар эшкә тотынса, ахырына кадәр бармый калмас, чөнки шәхси эшмәкәрләр сыйфатлы товар җитештерә һәм үз табышы хакында уйлый. Космонавтика һәм иярченнәр җибәрүне дә рәтләргә телиләр, Роскосмоска яңа җитәкчеләр килеп тә җитте инде. Әле Дмитрий Рогозин, сүзләре буш куык булып күренмәсен өчен, эштән бирелгән «БМВ»сыннан баш тартып, Русиядә җитештерелгән хәрби «ТИГР» машинасына утырмакчы икән. Болай булса, тиздән Мәскәү буйлап вице-премьер моңарчы полигонда гына күреп була торган автомобильдә җилдерәчәк.

Тик менә армияне төрле проблемалар да сагалап тора шул. Русиядәге демографик халәтнең начарлана баруы һәм яшь егетләрнең хәрби хезмәткә барасы килмәве аркасында безгә солдатлар җитешми. Дәүләт Думасы депутатлары моны хәл итү юлын да тапкан кебек. Әйтик, моңардан соң чит илдә хезмәт итеп кайткан ир-атлар илебездә дә бу бурычын үтәргә тиеш булачак. Чөнки кайбер чит илләрдә җиңелләштерелгән, ә аларны Русия военкоматлары исәпкә алмаска тиеш, дип саный депутатлар. Андыйлар исемлегенә Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Швейцария керә. Шулай ук студентларның укуын өзеп, хәрби хезмәткә озату буенча да фикерләр бар. Әмма бу очракта яшь егет үзе сайларга тиеш була, югары уку йортын тәмамлыймы, яисә 1 елга туктатып торып, армиягә китәме. Ә инде Саклану министрлыгы вәкилләре андыйларга кайбер ташламалар да бирергә әзер. Әйтик, аның конкрет хәрби бүлекчәдә конкрет белгечлек буенча хезмәт итү мөмкинлеге булачак. Хәзер исә берничә югары уку йортын һәм хәрби бүлекчәне алып, эксперимент уздырмакчылар. Элегрәк исә берничә уку йорты ректоры хәрби югары уку йортларындагы егетләрне җәйге каникулда армиягә хезмәткә җибәрергә иде дигән тәкъдим белән чыктылар. Саклану министрлыгы моны гына көткән сыман – хупладылар, чөнки солдатлар җитешми бит.

Тик миңа бу яхшымы, начармы яңалыклар арасында бер генә нәрсә аңлашылып бетми: армиядәге «бабайлыкны» ничек бетерергә соң дигән сорауга җавап ишетү генә түгел, аның турында сүз дә әйтмиләр, әйтерсең, ул проблема бездә беткән. Бар да егетләрне мәҗбүри итү кайгысы белән яна. Хәзер хәрби бүлекчәләрдә озаграк хезмәт иткән солдатлар гына түгел, шунда эшләүче офицерлар да яшь егетләрдән мыскыллау, кимсетү инструменты ясаган бит. Солдатлар арасындагы үлем-китем, үз-үзләренә кул салу очраклары чаң сугарлык дәрәҗәгә җитте. Әле җәмәгатьчелеккә аларның барысы да билгеле түгел, күпмесе яшерелеп каладыр. Бүгенге армия тулы бер «бокс грушасын» хәтерләтә. Әле грушаның да сәламәтлегеңне ныгыта торганы түгел, янына якын килергә куркыта торганы. Чөнки пружинасы ычкынып, көтмәгәндә китереп сыларга мөмкин.

Гафил КӘРИМОВ.

Комментарии