30нчы августта халык нәрсә бәйрәм итте?

30нчы августта халык нәрсә бәйрәм итте?

Шәһәр көне дип бутасалар да, татарчасы хаталы булган элмәтакталары белән шаккаттырсалар да, 30нчы август – Татарстанның суверенлыгы турында декларация кабул ителгән көн безнең өчен зур бәйрәм. Татар телен якларга кирәк булганда шым гына өендә утырганнар да бәйрәм карау өчен бу көнне урамга чыга, түрәләр суверенлык, мөстәкыйльлек турында ләм-мим бер сүз сөйләшмәсәләр дә, олырак яшьтәгеләр һәм милләт өчен янып яшәүчеләр авызыннан бу сүз яңгырап-яңгырап куя әле.

Быел да 30нчы августны эчке бер дулкынлану белән көттем. Барлык чараларда да булып өлгерү мөмкин түгел, шулай да берничәсенә үзем дә барып килдем.

СПИД, МУЗЫКА ҺӘМ МИТИНГ

Суверенлык турында декларация кабул ителгән көнне Казанда кызыклы чаралар күп үтте. Шуларның иң үзенчәлеклесе – «Казан» гаилә үзәге янында булгандыр, мөгаен. «Җиңү өчен тест» («Тест для победы») дип язылган микроавтобус янына килеп, теләге булган һәркем ВИЧ йоктырганмы-юкмы икәнен ачыклау өчен бушлай анализ тапшыра ала иде. Бик җентекләп, алдан уйлап эшләгәннәр – каннан, уколдан куркучылар бу тестны селәгәйләре ярдәмендә генә дә уза ала иде. Шунысы кызык (әллә куркынычмы?) тест узарга теләүчеләр буа буарлык иде. Мондый анализ алу өчен өстәмә тагын бер пункт оештырылган булуга да карамастан, табибларның эшләре кичке сигездә дә бетмәгән, диделәр. Сәламәтлек – зур байлык, сәламәт халкы булган республика гына суверенлык тәмен тулы куәтенә тоя алачак, дип оештырганнар булса кирәк бу чараны. Начар идея түгел, ләкин икенче яктан бераз сәеррәк тә.

«Казан кирмәне» музей-тыюлыгында Tat Cult Fest исемле чара оештырдылар. «Бу – заманча һәм альтернатив татар музыкасы фестивале» дип аңлаттылар. «Монда чикләр юк, без ирекле, бу – музыка, бу – Tat Cult Fest», – дип гомер буе татарча сөйләшкән Батулланың улы Нурбәк урысча шәрран ярып җибәргәч бигрәк күңелле булды. Дөрес, Нурбәк гел русча гына сөйләмәде, ике телне чиратлаштырырга тырышты.

Фестиваль әле беренче мәртәбә генә уздырыла. Һәм аны бер дә яманлыйсы килми. Кимчелек эзләсәң – ул һәр җирдә дә бар. Үзебезнекеләр оештырган бит. Яшьләр оештырган. Татар җырлары җырландымы? Җырланды! Билгеле, чигүле сөлге тотып сәхнәдә «Ак калфак»ны җырлый-җырлый халыкны суверенитет көне белән котлаучы булмады, ләкин фестиваль бит бормалап-сырмалап халык җырларын башкаруны да күз уңында тотмый. Заманча яки альтернатив музыка дип әйткәннәр икән, килгәндә үк аңлап киләсең: «даң доң», тыңларга әзерсең икән – рәхим ит. Юк икән – әнә сиңа Иске Татар бистәсе, Камал театры яны – шунда барып рәхәтләнеп йөреп кайт. Сүз уңаеннан, монда чыгыш ясау өчен Австралиядән милләттәшебез Зөлфия Камалова да кайткан иде. Аннан кала тагын кемнәр чыгыш ясаганын язып тормыйм, ул башкаручыларны дөресен әйткәндә, үзем дә беренче мәртәбә күрдем.

Инде акрынлап милли чараларга күчик. Казанның Тинчурин паркында Татар иҗтимагый үзәге, һәр елдагыча митинг уздырды. Анда сиксәннән артык кеше җыелган иде. «30нчы август 1990нчы ел! Без дәүләтебезне төзи башладык! Җиңәрбез, иншаллаһ», «Максатыбыз – Татарстан дәүләтен торгызу», «1990нчы елгы декларация нигезендә кабул ителгән 1992нче елгы Конституцияне кире кайтарырга», «Татарлар колониаль изүдән котылырга тиеш» дигән һәм башка шигарьләр күтәрелде.

Язучы, шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе, мәйданнарда ачлык игълан итеп, бу бәйсезлекне алу өчен үзеннән зур өлеш керткән Фәүзия Бәйрәмова да килгән иде митингка. «Без татар дәүләтчелегенең нигезен салдык, әмма түбәсен яба алмадык. Без хәзер киләчәк нәселләргә түбәсез дәүләт биреп калдырырга мәҗбүрбез», – диде ул. Ике сәгатькә сузылган митинг җыелган халыкның бергәләп «Туган тел» җырын башкаруы белән тәмамланды.

СУВЕРЕНИТЕТ КӨНЕ ХӨРМӘТЕНӘ – КОРБАН АШЫ

«Азатлык» татар яшьләр берлеге дә 30нчы августта үз чараларын оештырды. 6 шәһәрдә: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән һәм Биектауда Татарстан байрагы рәвешендәге тасмалар таратуны оештырганнар.

– 20 мең татар тасмасы һәм 5 мең данә байрак тараттык, – дип сөйли берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин. Аның белән Казанның Иске таш мәчетендә күрештек. Биредә Татарстан мөстәкыйльлеге көне уңаеннан яшьләр Корбан ашы уздырды.

– 30нчы август – милләтебезнең иң бөек көннәреннән берсе. 1552нче елда дәүләтчелегебезне рәсми рәвештә югалтканнан соң, татарлар нәкъ менә 1990нчы елның 30нчы августында гына юридик рәвештә үзенең дәүләтчелеген торгыза һәм демократик рәвештә үз хокукларын яулап ала. Кызганыч, күпләр моның суверенитет декларациясе кабул ителгән көн булуын белмиләр, бу Шәһәр көне буларак үткәрелә. «Татарстанның бөтен шәһәрләре бер көнне туган икән!» – дигән хис туа. Түбән Каманың да туган көне, Казанныкы да, бөтенесе бер көнне кинәт кенә туганнар. Сирәк сирәк кенә «республика көне» дип әйтеп куялар. Анысы да аның тыныч хисләр, толерантлык белән сугарылган сүзләрнең берсе. Мәскәүне ачуландырмаска тырышып кына әйткән сүз кебек.

Күптән түгел Корбан Гаете узды, яхшы кешеләр корбан итләре бирделәр, без алардан пылаулар пешерттек. Бер мәртәбә Иске Таш мәчетендә ифтар уздырганыбыз булгач, Корбан ашын да бу мәчеттә уздырырга булдык. Бу мәчет – «мөстәкыйльлек», «суверенитет» дигән сүзләр кебек үк, гаделсез рәвештә онытылган.

Аллага шөкер, монда ифтар ясап киткәннән соң һәм «Безнең гәҗит» ярдәмендә бераз тавыш күтәргәннән соң, мәчеткә игътибар барлыкка килде, монда ремонт эшләре башланды, акча күчерүчеләр дә булган, – дип сөйли Наил Нәбиуллин.

Корбан ашына 75 кешелек ризык әзерләнгән. Монда Татар ата-аналары комитетыннан вәкилләр, милли хәрәкәттәгеләр, татар өчен янып йөргән журналистлар чакырылган. Мәҗлес гадәттәгечә дога кылу һәм милләт хакында сөйләшүләр белән бергә үрелеп барды. Бу чарага түбәтәен киеп, «Солнце» мәктәбе директоры Павел Шмаков та килгән иде.

– Татар теле белән бәйле бу проблемалар башлануга тиздән бер ел булачак. Бу проблеманы тудырган, аның башында торган кешеләр безне талаштырмасын иде. Танышларым арасында руслар да, татарлар да күп, халыкларның үзара дус яшәвен чын күңелемнән телим, – дип башлады ул үз чыгышын – Безнең мәктәптә татар телен саклап калып булуына чын күңелдән горурланам. Хәзерге вакытта татармы ул, русмы, безнең мәктәптә 3нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр булган барлык балалар да татар телен өйрәнә. Кайбер ата-аналар белән баштарак проблемалар булып алган иде. Ләкин акрынлап алар бетте. Чөнки балалар үзләре татар телен өйрәнергә тели, безнең мәктәптә татарчаны яхшы итеп укыта белгән укытучылар эшли чөнки. Мин һәр мәктәптә дә «Тел белү – кешенең иң зур байлыгы» булуын аңларлык һәм балаларга да аңлатып бирә алырлык укытучылар эшләвен телим. Бер ел диярлек татар телен якларга тырыштык һәм нәтиҗәсе дә бар – бездә бер генә татар теле укытучысы да эшеннән җибәрелмәде. Һәм безнең мәктәптә татар теле укытучылары физкультура да, риторика да түгел – татар телен укыта, – дип сөйләде ул.

Корбан ашын уздыруга ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе, журналист Искәндәр Сираҗи исә, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, яңа тәкъдим белән чыкты.

– Милләтче дигән сүз бераз куркыта халыкны. Милләтче – русча националист була чөнки. Әмма аннан куркырга кирәк түгел. Путин әйтә: «Мин – русофил», – ди. Дөньядагы иң зур илнең башында торган кеше «Мин – русофил», – дип әйтә икән, ни өчен әле мин әйтә алмыйм: «Ә мин – татарофил», – дип? Ягъни мин бөтен милләтләрне дә яратам, әмма үземнең милләтемне бераз күбрәк яратам. Шуңа күрә сезгә бер тәкъдимем бар. Әгәр дә «милләтче» сүзен «националист», дип тәрҗемә итсәләр: «Юк, без националистлар түгел, без – татарофиллар», – диегез. Үзенең дәүләтчелеге булган халык кына «националист» була ала. Аның кул астында башка халыклар да булып, ул халыкларны изеп тота алса гына. Ә бездә мондый бер генә халык бар. Шуңа күрә без «националист» була алмыйбыз, без – татарофиллар. Безнең Павел Анатольевич Шмаков та иң зур татарофилларның берсенә әйләнде, рәхмәт аңа чын күңелдән, – дип сөйләде ул.

Милләт хакында уйланулар белән үрелеп барган чара ике сәгать дигәндә тәмамланды.

Шәһәр урамы буйлап кайтып килгәндә, анда-монда эленгән «Казан, туган көнең белән!» дигән язуларны күргәч чигә тирәсендә бармакны бераз бораулап торасы килсә дә, 30нчы августны начар бәйрәм иттек, дип булмый. Концерт программалары вакытында чигелгән алъяпкычларны да күрдек, «Казан кичләре»н дә матур итеп җырладылар. Кем ничек искә ала белде – шулай уздырды бу көнне. Кайчандыр мөстәкыйльлек яулап алган булуыбызга ул кадәр шатланмасалар да, атна уртасында бер көн ял бүләк иткән бу датага һәр кеше шат булгандыр, мөгаен.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии