Әллә план бар инде?

Әллә план бар инде?

«Безнең гәҗит»нең 29нчы апрель санында (№17, 2019 ел) Арча әбиләренең «Үлгәннәр мыскылга лаекмы?» дигән язмасы буенча үз фикеремне белдерәсем килә. Мин үзем табиб кеше. Укып бетергәннән алып, пенсиягә чыкканчы авыл хастаханәсендә эшләдем. Бу әбиләрнең борчуын аңлыйм. Моңарчы да ул хакта гел яздылар. Ләкин йөкнең әле дә урыныннан кузгалганы юк. Төрлечә аңлатмалар белән генә туендыралар. Чынлыкта нәрсә бирә соң ул яшен яшәгән, диагнозлары билгеле булган, шикләнерлек сәбәпләр булмаган, мәрхүмнең һәм туганнарының үтенече дә булган очракларда мәетне бимазалау? Бу бит кешенең соңгы васыятен дә үтәмәү була.

Мин табиб буларак та, гади кеше буларак та бу эшкә бик каршы киләм. Минемчә бу бизнес-шөгыльгә әйләнеп бара. Ярыйсы гына акча да таләп итәләр аның өчен.

Яшьрәк кеше шикләнерлек итеп үлеп киткән очракларда, криминал белән дә бәйле булса, бу гамәл аңлашыла инде. Ә менә олы яшьтәге кешеләрне яруны мәрхәмәтсезлек дип саныйм. Әллә соң патологоанатомнарга хезмәт хакы планга карап түләнәме? Һич әһәмияте булмаган очракларда да мәетләрне ярып карыйлар бит. Аннары бу гамәлне дин дә хупламый. Чынлап та чишәсе иде бу мәсьәләне.

Кәүсәрия МОСТАФИНА,

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы

Комментарии