Тәмәке тыела

Тәмәке тыела

тартучыларга көн бетә. Агымдагы елның февраль аенда Президенты тарафыннан имзаланган җәмәгать урыннарында тәмәке көйрәтүне тыючы 1 июньнән үз көченә керде. Дөрес, әле тиешсез урында тәмәке көйрәтсәң, сине хөкем итә алмыйлар. Чөнки законы кабул ителде, ә аны бозучыларны нишләтергә кирәклеген Дәүләт Думасы хәл итәргә өлгермәде. Аны шушы җәй ахырына ук кабул итәргә вәгъдә итәләр үзе. Әмма һәр тыелган урынга сакчы бастырып куеп булмый шул… Шуңа да бу үтәлми торган законнар коллекциясендә чираттагысы булмас микән.

Яңа канунны хуплап каршы алдым. Алайса, тәмәкечеләр тәмам азды. Яннарында басып торучы ирләрне санга сукмасыннар да ди, балалармы, хатын-кызлармы, берсе дә исәпкә алынмый, төтеннәрен пошкырта бирәләр. Мин еш кына үз йортыбыздагы лифтка кермичә, баскыч буйлап җәяү китәм, чөнки кайчакта лифтта балта элеп куярлык була. Шунда керсәң, әле бала белән булсаң, өстәвенә лифтың ватылып туктап та калсаң, тончыгасыңны көт тә тор. Шуңа күрә тәмәкене кемнәр тарта дигән сорау бирсәләр, (тартучы укучым, үпкәләмә, бәлкем, син андый түгелдер…) минем җавабым бер – аны 5 минут эшләгән саен, «перекур»га туктаган ялкаулар һәм үзенең сәләмәтлегенә генә түгел, башкаларныкына да төкереп караган адәмнәр тарта. Чөнки тәмәкече пошкырган төтенне сулаган пассив тартучы шул тәмәкечегә караганда да зуррак зыян ала.

Әлеге законга каршы чыгучыларның бер аргументы мине гаҗәпкә калдыра: янәсе ул тартучыларның хокукларын чикли. Имеш, үз сәламәтлегем, теләсә нишләтәм. Үз сәләмәтлегеңне теләсә нишләт, тик башкаларга зыян салма. Тартучы, тәмәке төтененнән борын җыеручы минем кебекләрнең, хатынымның, балаларымның хокукларын бозмыймы? Ул минем янымда басып тора ала, ә мин юк, чөнки төтене күзгә керә. Шуңа күрә бу бик урынлы закон. Күптән кирәк иде инде. Чит илләрдә ул эшли…

Әйе, чит илләрдә эшли. Ә бездә эшләр микән?! Менә монысы бераз борчуга сала. Чөнки хәтеремдә: моннан берничә ел элек урамда сыра шешәсе тотып эчеп йөрүне тыйган канун булдырылды. Булдырылды, онытылды. Аннан соң, алкогольле эчемлекләрне сату да чикләнде. Әмма эчүчеләр генә кимемәде. Төнлә чыксаң, урам тулы исерек. Хәтеремдә, Казан мэры Камил Исхаков булган чакта ук башкалабыз хакимиятенең карары булдырылды: эт-песиләрне урамга алып чыкканда, борынчыклары киертелгән булырга һәм аларның тизәкләре җыеп алынырга, фатирларда ветеринар тикшерү үткән хайваннар гына яшәргә тиеш иде. Андый карарның барлыгын белүче дә булмады. Бүген ишегалларында балаларны уйнату түгел, хайван калдыкларына басасың…

Закон эшләсен өчен, аны аңлап кабул итүче адекват җәмгыять тә булырга тиешле шул. Ә бездә, әлегә, эчке культура аксый. Мин яшәгән йортта ел саен 1–2 тапкыр подъезд тәрәзәләре алыштырыла. Ваталар, электр чыбыкларын өзеп, стеналарын җимерәләр, пычраталар. Шуңа күрә, лифтта гына да тартмый түзә алмый торган тәкатьсез халык яшәгән илдә, закон эшләсен өчен, кораллы полиция санын ике тапкыр арттырырга кирәк.

Иң яхшысы әлеге яман гадәттән котылу дисәм, көләрсез. Тәмәке тартучы, тырышып карадым, барып чыкмый, дияр. Тагын тырышып карагыз. Яңа закон кертелү уңаеннан, поликлиникаларда тәмәкедән котылырга теләүчеләргә наркологлар бушлай ярдәм итәргә җыена.

Инде яңа закон буенча тәмәке тарту тыелган урыннарны саныйм. Бәлкем, тәмәке таратучылар әдәпкә керешеп, тиешле урынын, вакытын сайларга өйрәнерләр.

Моннан соң, транспорт, вокзал, аэропорт, метро яны, балалар бакчалары, нәниләрнең уен мәйданчыклары, мәктәп-югары уку йортлары, мәдәният, социаль, спорт оешмалары, хастаханәләр тәмәке пошкыртучылар өчен ябыла.

Хәер, бу әле башы гына. Төп тыюлар исә киләсе елның 1 июненнән гамәлгә керәчәк. Бер елдан поездларда, пассажир көймәләрендә, кунакханә, ресторан, бар, базарларда да әлеге начар гадәткә урын калмаячак. Шулай ук киоскларда тәмәке сату тыелачак. Тәмәке капларын кибет киштәләренә тезеп кую да законсыз булачак.

КУРКЫНЫЧ САННАР

Русиядә ел саен 400 мең кеше тәмәке тарту аркасында килеп чыккан сырхаулардан җан бирә. Өстәвенә, тартучылар яшәргәннән-яшәрә. Әйтик, 1993 елда тәмәкене 15 яшьтән тарта башласалар, бүген бу күрсәткеч инде 10-11 яшь кенә. Һәм бу бәла малайларга гына түгел, кызларга да кагыла.

Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю – белгечләр фикеренчә, елына ким дигәндә 150-200 мең кешенең гомерен саклап калырга булышыр. Финляндиядә охшаш канун кабул ителгәч, үлүчеләр саны 16 ел эчендә 70 процентка кимегән, диләр.

Уйланырлык саннар бу…

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии