Кризис түрәләрне читләтеп уза

Кризис түрәләрне читләтеп уза

Хакимият вәкилләренең рәсми керемнәре, милекләре белән халыкны таныштыру дәвам итә.

Дәүләт Советы һәм Дума депутатлары, Русия Президенты һәм илнең хөкүмәт әгъзаларыннан соң («Татарстан депутатлары 20 процентка баеган», БГ, №16, 20нче апрель, 2016) чират, ниһаять, республика министрлары, район һәм шәһәр башлыклары, җирле халык ышанычлыларына җитте. Аларны җентекләп өйрәнсәң, кызык нәрсәләргә тап буласың.

ЙӨЗЛӘГӘН МИЛЛИОНЛЫК МИРАС

Күпчелек татарстанлыны барыннан да бигрәк, мөгаен, «беренче зат» һәм аның гаиләсе кызыксындырадыр. Рөстәм Миңнехановның узган елгы кереме, икеләтә диярлек кимеп, 6,1 миллион сум тәшкил иткән (2014нче елда 11,8 миллион булган). Ә менә җәмәгате Гөлсинә ханым 256,5 млн сум акчалата керем алган (узган елда – 8,2 миллион). Әлеге сумманың саллы өлеше – 210,6 миллионы – декларациядә «мирас буларак алынды» диелгән. Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин «Бизнес-Онлайн» газетасына бу зур мирасның кайдан килеп чыгуын да аңлатты: 2013нче ел көзендә фаҗигале төстә һәлак булган уллары Ирек Миңнехановның милке Гөлсинә ханымга рәсми рәвештә өлешчә 2014нче елны, өлешчә былтыр күчерелгән. Калган 46 миллионны президент хатынына шәхси бизнесы – Казандагы «Лучано» матурлык комплексы һәм кунакханәсе китергән.

Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков исә керемнәре буенча үзенең «хуҗасын» куып тота язган – 5,8 млн сум. Бу 2014нче ел белән чагыштырганда бер миллионга күбрәк. Хатыны былтыр тырышыбрак эшләгән булса кирәк – керемнәре икеләтә артып, 6,9 миллионга җитте аның. Премьер-министрның гаилә бюджетына хәтта балигъ булмаган өч балаларының берсе дә ярдәм итә икән: ул 60 мең акча алган.

ИҢ БАЙ МИНИСТРЛАР КЕМНӘР?

«Гади» хөкүмәт әгъзалары арасында гаилә керемнәре ярышында беренчелек, элеккечә, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллинда. Үзе бу юлы 4,4 миллион урынына 3,3 миллион гына эшләсә дә, җәмәгате 37,8 миллион сум керем алган (көненә 100 мең дигән сүз).

Татарстан эшчеләренең кытайлылардан азрак хезмәт хакы ала башлавына Министр хезмәт хакларының түбән булуына сөенә», БГ, №7, 17нче февраль, 2016) шатланган Альберт Кәримов та махы бирми – сәнәгать һәм сәүдә министрының узган елгы кереме 29,3 миллион булган. Аның Кытайдагы хезмәттәшләре күпме акча алганын белә микән ул, дип сорыйсы килә үзеннән.

Бай министрлар өчлегенә шулай ук вице-премьер Васил Шәйхразиев та керә. Хатыны белән бергә алар 25,4 миллион эшләгәннәр. Үзенең кереме 3,1 млн сумга артса, җәмәгатенеке – 10,7 миллионга (!). Бу гаиләдә кризисны бөтенләй үк сизмиләр, ахрысы.

Сүз уңаеннан, былтыр күпкә яхшырак яши башлаган түрәләр Татарстанда шактый. Әйтик, яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов акчалата керемен икеләтә зурайткан (хатыны – 18 тапкырга), Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина – 6 тапкырга (кереме 6,5 миллионга җиткән, ягъни президентның үзеннән дә күбрәк!), сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин – 1,5 тапкырга (4,1 миллионнан шулай ук 6,4 миллионга кадәр). «Табиб булсаң, ачка үлмәссең», диләрме әле халыкта? Табиблар министры булсаң, бигрәк тә.

Ә менә иң аз финанслана торган тармакларның җитәкчеләре дә «очын очка ялгап» яши икән. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин 2,6 млн сум керем алган (хатыны да нибары 458 мең сум гына), «Татмедиа» агентлыгы башлыгы Айрат Зарипов – 2,7 млн сум (аның хатынында керем икеләтә кимеп, 2,1 миллионны тәшкил иткән), баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова – 1,4 млн сум.

Тулаем алганда, кризислы 2015нче елда министрларыбыз гаиләләре белән 322 миллион сум акча эшләгәннәр (Гөлсинә Миңнеханова алган мирас исәпкә кермәде). Бу узган елга караганда 3,7 тапкырга күбрәк.

АБЫЙСЫ БАЙЫЙ, ЭНЕСЕ «ЯРЛЫЛАНА»

Район һәм шәһәр башлыклары «батальоны» хөкүмәтнекеннән хәллерәк булып чыкты. Алар бергәләшеп 418 миллионнан артык сум акча эшли алганнар. Һәм әлеге сумманың яртысыннан күбрәге (60 проценты) ике генә гаиләгә туры килә! Ул Тәтеш районы җитәкчесе Рәмис Сафиуллов (үзе 1,8 млн сум, хатыны – 166,9 млн сум) һәм башкала хакиме Илсур Метшин (үзе 5,2 млн, хатыны – 80,9 млн) гаиләләре. Казандагы Метшиннар узган ел белән чагыштырганда 5 миллион сумга диярлек азрак керем алганнар икән. Ә менә Илсур Рәисовичның абыйсы Айдар Метшин гаиләсендә уңай динамика күзәтелә: 2014нче елда керемнәре 19,8 млн сум булса, былтыр бу сумма 3,6 миллионга артып, 23,4 миллионга кадәр күтәрелде. Түбән Кама районы башлыгы гаиләсендә дә төп тукландыручы – хатын. Ул 21 миллионга якын сум акча эшләгән. Иренең өлеше – нибары 2,5 миллион. Балигъ булмаган уллары 39,5 мең сум алган.

Балалар дигәннән, 18 яшен тутырмаган варислар арасында беренчелек Бөгелмә башлыгы Линар Закиров улында. Узган ел ул 1,2 миллион сум акча эшләгән. Әтисенең кереме – 13,3 млн сум.

Исемлек ахырында Питрәч, Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарының беренче затлары урнашкан. Эдуард Дияров, Анатолий Иванов, Илһам Вәлиевлар 1,8-1,9 миллион сум керем күрсәткәннәр. Декларациясенә ышансаң, иптәш Вәлиевның хатыны «ОКА» машинасында йөри, дигән нәтиҗә чыгарып була. Хәер, елына 43 кенә мең сум акча эшли торган ханым «Мерседес»та йөрмәс инде, анысы.

Әлеге язмада телгә алынган түрәләрнең матди хәленә карагач, үзләре бик булдыра алмый, ә менә хатыннарыннан уңганнар, диясе килә. Шул булдыклы хатыннар аркасына ышыкланып көн күрәләр, ахыры. Димәк, тормыш дилбегәсе хатын-кыз кулына күчә бара, диюләре чынга аша бара бугай. Тик нәкъ менә олы түрәләрнең хатыннары гына шулай булдыра торганнардан икән?! Монысы бик кызык…

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии