Без тәҗрибә бакасы хәлендә бугай

Без тәҗрибә бакасы хәлендә бугай

Атна башында Разил әфәнденең Дәүләт Советында һәрвакыттагыча эчтәлектәге чыгышын тыңладык. Бернинди яңалык та ишетелмәде. Район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә сәләтле балалар өчен гимназияләр төзергә күптән вакыт диелә. Чаллы белән Түбән Камада театр биналары, Казанда музыкаль драма театры, китапханә кирәклеге турында да, әле тагын милли мәктәпләр өчен укытучылар җитмәү хакында да әйтелә.

Ни карап утырдыгыз соң, иптәш депутатлар? Вакытында Гуманитар һәм педагогика институтын япканда, ни өчен Милли университет эшли башлап та, дәвам иттермәдегез. Сез бит халык вәкилләре бугай. Гади халыкның теләкләрен ишетмисез бугай инде анысы, ләкин ничә тапкыр БТИҮ «картлары» бу хакта мөрәҗәгатьләр җибәреп һәм пикетлар үткәрде, вакытында колагыгызга кертмисез шул, хәзер зарланып ни файда? Аларны төзергә һәм эшкә ашырырга акча кирәк. Ә ул бюджетта болай да дефицит. Вакытында булганын булса да сакларга кирәк иде. Әнә Федераль үзәккә моңарчы биргән 700 миллиард кына җитми икән әле, 2017нче елда керемебездән тагын 6 миллиард сум өстәп аласылар – нинди ОЯТСЫЗЛЫК! Президентыбыз Рөстәм әфәнде белән киңәшеп тә тормаганнар. Шул турыда сүз күтәргәч, ничек ябырылдылар, ни көтәсең ул демократия булмаган ил бюрократларыннан, шуларга яраклашып республикабызның икътисадын күтәрү өчен тырышып чабалар бит. Федераль үзәк рәхмәт кенә әйтергә тиеш тә соң, көнчелекләре артыграктыр күрәсең. Ул керемнәр Татарстанда хезмәт итүче барлык төр милләт халкының тир түгеп эшләгән хезмәт җимеше, бер тиене дә артык түгел. Ни өчен Думадагы безнең 12 депутатыбыз федерализм принциплары нигезен бозуга юл куеп, республика мәнфәгатьләрен якламыйча, халкыбызга каршы килә торган закон-карарларга риза булып, бер тавыштан кабул итеп утыралар, ник берсе бер каршылык күрсәтсен!

Андагы һәм мондагы депутатларыбыз икътисад һәм сәясәткә караган мәсьәләләрдә нишләп башка төбәкләр белән киңәшеп, берләшмиләр?

Татарстанның 2016нчы елда ВРП (тулаем төбәк продукты) 1944 миллиард сум булып, шуның 700 миллиард сумын федераль үзәк эшләмичә артта сөйрәлүче төбәкләрнең бюджетын тулыландыру өчен тартып алганнан соң, 1244 миллиард сум үзебезгә кала.

Татарстан Республикасының еллык бюджеты 180 миллиард сум. Димәк, 36% хөрәсәннәрне туйдырырга китә. 71 төбәк дотациягә көйләнеп яши. Дагстан 52 миллиард ала, Чечня – 40 миллиард, Кырым – 37 миллиард, Севастополь – 5 миллиард, Ростов, Красноярск, Новосибирск һәм башкалар. 2017нче елның бюджеты буенча Мәскәүнең бер кешесенә 162 мең сум туры килә. Петербургныкына – 97 мең, Новосибирскиныкына – 23, Казан кешесенә 18 мең сум бүлеп биреләчәк. 700 миллиард дотация бирүче Татарстанның башкаласы Казанда яшәүчеләр белән чагыштырганда, артта сөйрәлеп баручы Новосибирск халкына 1,26 мәртәбә күбрәк бүленә бюджет акчасы. Ә инде Мәскәү кешеләре турында әйтәсе дә юк – 9 тапкыр артык, алар «укалылар» шул. Казан елына якынча 120 миллиард табыш җыя. Ельцин вакытында – бюджет 50гә 50 итеп көйләнгән чорда булса, 60 миллиард – федераль үзәккә, 30 миллиард – республика бюджетына, 30 миллиард Казанга бүленгән булыр иде. Менә шундый гаделсезлек. Монда ирексездән Фәүзия ханым Бәйрәмованың бака кыйссасы искә төшә. Бака өстендә тәҗрибә ясыйлар икән. Башта аны кайнар сулы казанга салалар, ул аннан тиз генә сикереп чыга, пешәсе килми бит инде. Аннан соң аны салкын сулы казанга салалар. Билгеле, ул анда җәелеп ята. Аннан соң казан астына учак кабызалар, су әкренләп җылына башлый, бака, берни дә булмагандай, мәлҗерәп ятуын белә. Учакка тагын утын өстиләр, су тагын да катырак җылына һәм инде кайнап та чыга. Карасалар, бака анда пешеп тә үлгән. Чөнки ул әкренләп үзенең пешкәнен сизми кала. Без дә шундый хәлдә. 1992нче елгы Конституциябезнең йоны йолкынган, җиде тапкыр үзгәртелеп, йөзләгән маддә юк, суверенитет сүзе дә алып ташланылган. Инде үзебезнең дә сан һәм татарлыгыбызны бетерергә таба алып баралар бугай. Хезмәт хакы һәм пенсияләр ачка үлмәслек күләмдә генә бирелә.

Русия Федерациясе белән төзелгән шартнамәнең срогы бетеп бара, ни өчендер әлегә чаклы яңасының проекты Татарстан халкына тәкъдим ителми. Хәзер башка вазгыять, атна ахырында Русиянең 100дән артык шәһәрендә коррупциягә һәм «Платон системасы»на каршы күтәрелделәр. Халык белми, күрми, димәгез. Референдум һәм Конституцияләргә нигезләнеп, башта төзелгән шартнамәгә кайтырга вакыттыр. Тагын йоклап калмыйк. Киләсе елда сайлаулар да буласы. Мөмкинлектән файдалансак, зыяны булмас. Чит төбәкләрдә дә безнең өчен борчылучылар күп. Мәгълүмат чараларында сәясәт һәм икътисад хакында күбрәк сөйлисе иде. Икътисадый мөстәкыйльлекне республикада яшәүче шул ук татары, урысы, чуашы, мариы һәм башка милләт вәкилләре тели. Тик күбесе аңлап кына җиткерми, чөнки «зомби ящикка» табынып, ләззәтле тормыш белән яши. Ә яшәр өчен эшләмичә булмый. Безнең халык гомер буе эшләгән, иренмәгән. Кирәкме соң ул безгә көн дә бәйрәм? Киләчәгебезне нәрсә көткәнен күз алдына китерәбезме? Оныкларыбызга ни калдырабыз? Без үткән тарихыбыз, бабаларыбыз, зыялыларыбыз белән мактанабыз. Ә үзебезнең милләтебезне саклау, аңын үстерүгә берәр гамәл эшләдекме соң? Безнең мәнфәгатьләр өчен берәү дә килеп көрәшмәс. Хәзерге чорда милли рухыбызны саклап кала алсак иде.

БТИҮ әгъзасы

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе

Комментарии