НЕМЦОВ ҮЛЕМЕНӘ ТАТАРСТАНДА РЕАКЦИЯ

НЕМЦОВ ҮЛЕМЕНӘ ТАТАРСТАНДА РЕАКЦИЯ

Оппозицион сәясәтче Борис Немцовның үтерелүе күпләр өчен шок булды. Татарстан җәмгыятендә бу хакта нәрсә уйлыйлар икән?

Татар халкының милли мәҗлес җитәкчесе Фәүзия Бәйрәмова:

Немцовның Мәскәү уртасында атып үтерелүе гадәти үлем түгел, әлбәттә. Немцов илдәге бу режимга, бу хакимияткә каршы иде, ул аны ачыктан-ачык белдерде. Украинадагы Мәйданны да ачыктан-ачык яклады, анда барып йөрде, чыгышлар ясады. Менә шуңа җавап инде бу үлем. Ачыктан-ачык җавап һәм башкаларга да сигнал-хәбәр. Әлбәттә, үтерүчене эзләгән кебек кыланырлар, кемнәрнедер тотарлар да, әмма чын үтерүчеләр яки заказчылар әле тиз генә ачылмас… Болары илдәге режим үзгәргәч кенә билгеле булыр. Ә күпчелек халык болай да кем үтертүен белә… Кемгә каршы эшләгән – шул үтерткән… Политковская гомере буе чеченнарны яклап язды – аның үлемендә чеченнарны гаепләделәр. Монда да шулай булырга бик мөмкин – Немцов украиннарны яклады, аның үлемендә дә украиннарны гаепләргә тырышучылар булырга мөмкин. Бик мәкерле һәм явыз илдә яшибез бит! Мин күптән ишеткән идем инде – «расстрельный список бар», дип… Кемнедер ачыктан-ачык атып үтерәләр, кемнедер чит илләргә барып агулыйлар яки атып үтерәләр, кемнәрнедер төрмәләрдә юк итәләр… Без, милләт өчен көрәшүчеләр, барыбыз да шушы кара исемлектәдер, дип уйлыйм…

Тарихчы Нурулла ГАРИФ:

– Немцовны үтерүне тәгаен кеше яисә төркемнәргә генә ябып калдырырга тырышырлар дип уйлыйм. Әмма аны Русиядә урнашкан сәяси система үтерде. Бу система өчен кемнәр җаваплы? Шуны аңлау һәм ачыклау, җинаять йомгагы сүтелешенең башы булып тора. Халыкка да шуны аңлатасы иде.

Танылган галим, сәясәт белгече Рафаэль МӨХӘММӘТДИНОВ:

Бу вакыйга элита эчендә хакимият өчен көрәшүнең кискенләшүен күрсәтә. Элита, минемчә, ике төркемгә бүленгән. Берсе – Путинга терәк булган көч структуралары. Икенчесе – Путин сәясәтен хупламаган олигархларның бер өлеше. Хәзерге ситуациядә Путинга бу үтереш бөтенләй кирәкми. Путинны уңайсыз хәлгә куяр өчен, моны икенче төркемнең кешеләре эшләргә мөмкиннәр иде. Димәк, элита бердәм түгел. Икенче вариант: «Новороссиядә» сугышкан һәм Путинга бирелгән көчләр (алар башка төбәкләрдә дә булырга мөмкин), Кремльдән рөхсәт сорамыйча үз инициативалары белән моны эшләгәннәр, чөнки Немцов урыс гаскәрләренең Донбасста сугышуларын исбатлаган бер доклад әзерли иде. Ләкин болай эшләп, бу көчләр Путин өчен «аю хезмәтен» генә башкардылар. Бәлки, бу көчләрнең дә Путинның сәясәтеннән читләшеп, башка юл белән китәргә исәпләре бардыр? Һәрхәлдә, бу факт сәяси көрәшнең радикальләшүен күрсәтә. Илдә кануннар эшләмәгәндә, халыкның кайбер катлаулары үз исеменнән серле хөкемнәр һәм карарлар чыгара башлый, кемне үтерергә, кемне исән калдырырга. Хәтерлисездер, 70нче елларда Көньяк Американың кайбер илләрендә дәүләткә буйсынмый торган «үлем эскадроннары» җинаятьчеләрне һәм бер төр сәясәтчеләрне серле рәвештә үтерә башлаганнар иде. Әлбәттә, бу минем фаразларым гына, ә нәрсә чынында булганын, без бик күп еллар узгач кына, белербез, бәлки. Ә, бәлки, бөтенләй белмәбез дә.

РПР-ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, Немцовның көрәштәше Марсель ШӘМСЕТДИНОВ:

– Немцовның үтерелүе ул – телевидение ярдәмендә тудырылган истериянең нәтиҗәсе. Русиянең хакимияте телевидение ярдәмендә илдә «халык дошманнары» бар, алар Америка акчаларына митинглар оештыра дип сөйләде. Әмма илне кризиска хакимият китерде, оппозиция түгел. Илебезне кризистан чыгару өчен эшләү, икътисадны үстерү урынына, дошманнар эзләү белән шөгыльләнделәр.

Казан федераль университеты профессоры Искәндәр ЯСӘВИЕВ:

– Немцов бик көчле һәм гадел сәясәтче иде. Минемчә, аның дөреслекне сөйләве хакимиятнең ачуын чыгара иде. Тикшерү эшләре нәтиҗәләренең нинди буласын мин белмим, әмма илдә нәфрәт, истерия мохите тудырган хакимият моның өчен җаваплы.

«Яблоко» фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зинатуллин:

– Борис Ефимович көчле һәм намуслы сәясәтче иде. Миңа калса, илдә хакимият фикере белән риза булмаган кешеләрне юк итү эшләре бара. Әлеге вакытта Немцовның үтерелү сәбәпләре турында берни әйтә алмыйм. Әмма шиксез, Немцовның үлеме демократик карашлы кешеләрне тагын да күбрәк берләшергә, үз фикерләрен белдерергә этәрәчәк», – дип белдерде.

«Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит ӘХМӘТОВ:

– Немцовның үлеме ул – Украинадагы сугыш нәтиҗәсе. Миңа калса, Русия җәмгыятендә берникадәр рәвештә радикальләшү һәм радикаль оешмалар барлыкка килү ихтимал. Халык арасында өметсезлек хисе барлыкка килергә мөмкин, ул корал кулланып каршы килү очракларына да китерергә мөмкин. Хакимият тә, либераль оешмалар да бер түгәрәк өстәл артына җыелып, илдәге проблемалар турында сөйләшергә, бер-берсен ишетергә тиеш.

Экспертларны Наил НӘБИУЛЛИН сораштырды.

Комментарии