Бәхетем минем

Бәхетем минем

Дөньяны белгәннән, аңлый башлаганнан бирле кешеләр бер-берләренә, үз-үзләренә сорау бирә: нәрсә соң ул бәхет? Бәхет сүзен төрлечә аңлап була. Бәхетне һәрберебез дә кичерәбез, ә тоемлый алмыйбыздыр, мөгаен.

Бәхет ул, бәлкем, үзебез белмичә дә әни карынында ярылуыбыздыр, үзебез дә белмичә, сау-сәламәт килеш бу якты дөньяга килүебездер. Шул ук вакытта бәхет ул – без туганда газиз әниебезнең исән-сау калуыдыр. Үзебез аңламасак та, күкрәк сөте белән кергән ана назы, әниебезнең җан җылысыдыр ул. Бәхет, бәлкем, яңа туган сабыйның әти-әнисен, әби-бабасын шатландырып, сөендереп беренче елмаюы, көлүедер. Бәхет, бәлкем, «әннә» диеп телебез ачылып, әниебезне куандыруыбыздыр яки безнең авырмыйча үсүебездер. Авырый калсак та, әниләребез биргән шифалардан сихәтләнеп терелүебездер ул. Безнең егыла-егыла беренче адымнар ясавыбыз да бәхеткә керә торгандыр, чөнки әти-әнигә гомерлек истә кала торган шатлык китерә бит ул.

Әйе, иң зур, олы бәхетләрнең берсе – иртә белән йокыдан уянгач, күзең ачылып, кояш нурларын күрүдер, кояш җылысын тоемлаудыр. Кояш нурлары – яшәү чыганагы, шул нурлар тәэсирендә бөтен дөньяның яшеллеккә күмелүе, шул матурлыкны күрә, сизә белү үзе бер зур бәхеттер инде.

Беренче класска укырга керү, беренче хәрефләрне танырга өйрәнү, беренче бишлеләр алу, беренче тапкыр почмакта басып торулар да бәхеттер бит. Алар хәтердә мәңге җуелмаслык хатирә булып, әле кичә генә булган кебек истә кала шул.

Мәктәп еллары, дөнья белән танышу, яңа дуслар табу, шулар белән аралашу үзе бер бәхет ул. Беренче тапкыр кызлар чәченнән тартулар, кызлар кочулар, беренче мәртәбә кызларны озата кайтулар, беренче үбешүләр – барысы да бәхетле мизгелләр бит болар.

Урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, үзеңне укыткан, кеше иткән укытучыларыңа йөрәгеңнән чыккан рәхмәтләреңне белдерү –бәхетнең бер төре бит ул. Укып бетереп, югары белемгә омтылумы, эшкә урнашып, тормыш юлын башлап җибәрүме, солдат хезмәтенә китеп, Ватанны саклау буенча үзеңнең изге бурычыңны үтәүме – болары да бәхет.

Яраткан кызыңа өйләнеп, тормыш корып, балалар үстереп яшәү – монысы да зур бәхет. Эш урының булып, яраткан эшеңдә эшләп, үз тормышыңны туры юлдан алып бару нәрсә соң ул, бәхет түгелмени? Ул да үзебез дә сизмәгән, теләсәк тә күрә алмаган зур бәхет бит. Бәхет ул үзең эшләп үзең тапкан малны тота да белүдер. Кичен эштән кайтканда өеңдә ашарга әзер булып, «улым-кызым» диеп әти-әниең каршы алып, балаларың «әтием-әнием» диеп йөгерешеп килеп кочаклап алсалар, үзең дә куанып, әти-әниләреңне дә куандыру – бәхет түгелмени ул?!

Элекке заманнарда әти-әниләр, тамаклары туймаса да, кичтән ипи кибетендә чират алып, икенче көнне кулга үзләренә тиешле ипи эләксә, Аллага шөкер, бүген дә бәхет елмайды, диләр иде. Без үскәндә бәләкәй генә дүрт почмаклы йортта җиде кеше яшәдек. Шушында бозау да, сарык бәтиләре дә сыялар иде. Тыгын булса да, зарланмадык, чөнки мал-туар безнең төп туендыручыбыз, хуҗалыкның нык тотанагы иде. Кара мунчалар да авылга берничә генә булып, көн саен бәкедән бозны ватып су ташып, үз чиратың җиткән көнне генә ягып мунча керүләр күпмедер безгә дә эләкте әле. Мунча кереп, чистарынып кайткач, шатланып, тынычлап, кулга бәхет кошы тоткан шикелле йоклый торган идек.

Суны чәйгә, ашка да авылдан читтә урнашкан чишмәдән ташыдылар. Ашны казан астына ягып, олы мичтә таба ашлары пешереп гомер итәләр иде. Алар да бит ач-ялангач булмагач, элеккеге тормышка караганда бик күпкә әйбәтрәк яшәгәч, үзләрен бәхетле саныйлар иде.

Аңарчы соң, аңарчы – сугыш чорларындагы авыр, ач вакытларда басудан черек бәрәңге таба алсалар, үзләрен бәхетле санаганнар. Әгәр дә инде кычыткан ашы белән умач уылган аш эләксә, үзләрен бәйрәмдәгечә хис иткәннәр һәм бик-бик бәхетле булганнар.

Хәзерге тормышта һәрбер өйдә су бар, өйләрне, мунчаларны газ җылыта. Агач кисеп, ташып, ярып утын әзерлисе юк, утын да ягасы юк бит. Бу үзе үк бәхет түгелме соң инде?

Еллар тыныч булып, безнең әти-әниләребез күргән, үз җилкәләрендә татыган ачлыкны, михнәтне безгә, безнең балаларыбызга, оныкларыбызга алдагы киләчәк заман кешеләренә күрергә язмасын, тынычлыкта, шатлыкта, сау-сәламәт булып, үзеңнең яратып гомер кичерүче хәләлең белән гомер көзләренә якынлашып, балалар үстереп, аларның игелекләрен күреп, аларның уңышларына, яшәешләренә сөенеп, оныклар сөеп яшәү дә зур бәхет бит ул. Тормыш көзендә үзең узган бәхет юллары, бәхет җимешләрен авыз итү үзе үк бәхетнең бәхетедер инде. Кемгә ничек, ә миңа шулай тоела ул бәхет төшенчәсе. Барыбыз да бәхетле булып, бәхет кошын үз кулыбыздан ычкындырмыйча, бәхетле, шат күңелле, сау-сәламәт яшик әле, дуслар.

Муса АБДУЛЛИН,

Байлар Сабасы

Комментарии