- 03.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №22 (30 май)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Казанга килгән кунакларыбыз яшел белән кызыл төс арасын ак биләгән байрагыбызга игътибар итми калмыйлар, минемчә. Чөнки байрак гади тукыма гына түгел, ә бу илдә яшәүче халыкның дәүләте барлыгын, бәйсезлеген күрсәтеп торучы символ – билге дә. Ә Мәскәүдән махсус җибәрелгән кайбер журналистлар президентыбыз резиденциясе бинасы түбәсендәге байрагыбызга аеруча да игътибар итәләр. Итмәслек тә түгел, янәшәсендә «триколор» юк. Сәбәбе аңлашыла, Татарстан Республикасы байрагы дәүләт штандарты атамалы, озынлыгы, киңлеге төгәл, герблы, 1991нче елның 29нчы ноябрендә Дәүләт Шурасы тарафыннан кабул ителгән байрак ул.
Байрагыбызга хөрмәт йөзеннән Дәүләт Шурасына 2016нчы елның 1нче декабрендә үк түбәндәгечә мөрәҗәгать иткән идек: «…Мәгълүм булганча, ТССР Югары Советы тарафыннан Татарстан Республикасының Дәүләт флагы Татарстан Республикасының дәүләти мөстәкыйльлеген раслаучы символ буларак, 1991нче елның 29нчы ноябрендә кабул ителде. Бу тарихи вакыйгага 25 ел. Шул уңайдан һәр елның 29нчы ноябрь көнен «Татарстан Республикасы флагы көне» дип билгеләргә тәкъдим итәбез. Татарстан Республикасы депутатлары тарафыннан карар кабул ителсә, Русия Федерациясенең демократик үсешен раслаучы адым да булыр иде…» Финанс ягыннан да күтәрә алмаслык чыгымнар таләп итмәгәнгә, карар кабул ителер, дип өметләнгән идек.
Әмма, өметсезлеккә бирелмәсәк тә, шик-шөбһәгә сәбәп бар. Апрель аенда гына үткән Габдулла Тукай туган көнендә мәйданда бер генә байрак та юк иде. Туган илебез Татарстанда, мәркәзебез Казанның Ирек мәйданында мәшһүр Тукаебыз һәйкәле янында җыелган халык нигә байраксыз бәйрәм итәргә тиеш соң, дигән соравыма яңа гына «пешкән» түрәдән искитмәле җавап алдым – кемнәрнеңдер, сәясәт белән шөгыльләнәләр, дип уйлаулары ихтимал икән. Шулай ук ошбу елның 23нче май көнне тагын бер әкәмәткә шаһит булдык. Күпчелек «мәгърифәтче»ләрдән аермалы буларак, телебезне яклаучы мөхтәрәм Шмаковка хөрмәт йөзеннән Мәскәү районы мәхкәмәсендә катнаштык. «Триколор» эленгән бүлмәдә судья да, прокурор да, сәркатибе дә, хөкемгә тартучы да, тартылучы да бар иде. Ә судның Татарстан Республикасы территориясендә барганлыгына билге – Татарстан Республикасы флагының урыны буш иде инде. Алганнар.
Әле кайчан гына «базар»га «йомшак» кына кергән халыкның дәүләтчелегеннән дә шул рәвешле чыгып баруы түгел микән бу?
Олуг хөрмәт вә ихтирам белән, Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе Рәүф ИБРАҺИМОВ
Комментарии