Авыру кемгә кирәк?!

Авыру кемгә кирәк?!

Багучыга барма, башыңа бәла алма, диләр. Килешәм. Әмма бу сүзләрне бүген больницага барма… дип тә өстисем килә. Юкса, чир турында сүз чыкса, табиблар үзләре дә гел кисәтә, үз вакытында табибка күрен… Ә күренә башласаң, «ярар, әле исән ич мин, ник азапланып йөрим»гә каласың… Мин дә шулай авырып алдым. Һәм бүгенге медицинаның ни икәнен үз кулларым белән “тотып” карадым.

ДЕПУТАТЛАР ДА ҮЛӘ

Хәер, мин – гади кеше. Менә 2 атна элек бөтен ил шаулады. Мәскәүдә больница капкасы төбендә кеше үлгән, ә табиблар ярдәм күрсәтмәгән. Әле гади больница түгел, данлыклы А.В.Вишневский исемендәге хирургия институты. Баксаң, больница кешене урамнан кабул итми. Аңа «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән генә керергә мөмкин. Әнә шулай кагыйдәләрне аңлатып торган арада, 40 яшьлек ир үлеп тә китә. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы табиблары килеп җиткәндә инде соң була. Больницасы кебек үк, кешесе дә гади түгел, депутат. Гади кеше булса, бәлкем, белми дә калыр идек. Хәер, белеп ни файда? Коррупция баткаклыгына кереп чумган хәзер андый чатаклыклар белән шаккатырмый. Ул хәзер Конституциябездә генә бушлай. Табибыңны ничек ризалатасыңны алдан кайгыртып барасы больницага. Министрлыкта бирүче дә, алучы да юк, дисәләр дә, табибына «рәхмәт» тоттырмаган кеше бармы икән?! Хәзер бу инде йолага әйләнде.

Ә Мәскәү больницасы капкасы төбендәге хәлләр беренчесе һәм соңгысы түгел. Һәм без табибларны Гиппократ антын бозуда гаепли дә алмыйбыз икән. Гражданнарның сәламәтлеген саклау турындагы РФ законы буенча ашыгыч медицина ярдәме дәвалау учреждениеләрендә авыруга кабул итү бүлмәсенә китерелгәннән соң гына күрсәтелә, ә бинадан читтә «ашыгыч медицина ярдәме» бригадасы гына ярдәм итәргә тиеш. Әнә шундый ватык инструкция. 1993 елгы канун ул.

: КЫСКАРТУ

Медицинаның халәте турында күп сөйләнә, әйе, акчасы аз, медикаментлар, җиһазлану… бар да җитми. Ә табиблар үзләре яхшымы соң? Гиппократ анты сүздә генә кала түгелме? Әлбәттә, бар чын табиблар. Аларны олы ихтирам хисләре белән телгә алучыларны очратып торам. Әмма зарланучылар күбрәк. Менә үзем дә соңгылары исемлегенә бастым.

Сәламәтлек саклау системасы реформасы, мәгарифнеке кебек үк, башлыча, оптимизацияләүдән генә гыйбарәт, ә кыскартулар медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрергә ярдәм итә диюче түрәләр, чынлап күзгә төтен җибәрә.

Милли медицина палатасы президенты, күренекле балалар табибы, Балалар хирургиясе һәм травматологиясе Мәскәү институты директоры Леонид Рошаль медицина хезмәткәрләре форумында Русия Сәламәтлек саклау министрлыгын тәнкыйтьләде. Илдә сәламәтлек саклауны оештыручы юк, халык турында уйлау бетте, дип белдерде ул. Тыңлап утырган Премьер-министр Путин: « әйбәт, яхшы профессиональ чыгыш ясады, әмма ул беркатлырак», – дип нәтиҗә чыгарды. Ә Сәламәтлек саклау министрлыгындагылар, Рошаль чыгышына протест белдереп, яклау сорап Премьер-министр Путинга ачык хат белән мөрәҗәгать иттеләр. Моңа җавап итеп, Рошаль үзе, интернет форумга күз салыгыз, анда халык фикере, һәм арада минем белән килешмәүче бар микән, дип белдерде.

ӘКӘМӘТ ДӘВАЛАНУ КУРСЫ

Әйе, Рошаль фикеренә башкача аңлатма бирә алмагач, ул беркатлы, дип бәяләнә. Үзем дә – беркатлы. Мин – фәкыйрегез дә табибларга комачау итеп авырып алдым. Бездә тормышның социал катламнарга бүленгәнен, үземнең хокуксыз, мескен катлам вәкиле икәнемне аңладым. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы килде. Куркыныч диагнозга ишарә дип фатирымнан күтәреп алып чыктылар машинага. Данлыклы БСМП, ягъни 15нче больницага алып киттеләр. Реанимация палатасына кертеп салдылар. Менә шунда башланды «күңеллелек». Үз хәлем хәл, әмма янәшәдә тагын да хәлсезрәк 81 яшьлек бабай авыр хәлдә. Әле акылы да киткән. Тәүлек буе бертуктаусыз «үтерәләр» дип кычкырып ятты. Бәйләп салдылар үзен. Нишлисең, минем өчен генә аерым шартлар тудыра алмыйлар бит инде. 1 көннән соң күчерделәр гомуми палатага. Арбага гына утыртып йөртәләр үземне… Һәм бар кадер хөрмәт шуның белән тәмам. Түшәмнән штукатур коела. Идәндәге линолеум ертылып беткән… Карават, аз гына селкенсәң, иләмсез шыгырдый… Монда санэпидстанция хезмәткәрләренең булганы юк, ахры, дип уйлап куйдым антисанитарияне күреп. Җыештыручы апа 15 ел эшлим, һаман шушы идәннәр, дип җөпләп куйды. Кысан бүлмәгә шыплап тыгып куелган 5 караватта 5 авыру ята. Бу караватларын ике яруслы итәсе иде, экономныйрак булыр иде дип уйлап куйдым. Юынгыч каршында кечкенә генә көзге кисәге дә, юк бит ичмасам.

Мәхшәр төнлә башланды. Болай да йокысызлыктан интегәм, һәм башланды гырлау. Үз бүлмәдәшләремнең «хорына» күрше бүлмәдәгеләр өстәлеп бөтен больница сулый, селкенә кебек тоелды миңа. Ничек түзәсе? Өстәвенә реанимациядән чыктым, табиб ишектән генә башын тыгып сөйләште дә юкка чыкты. Алда – ике көн ял, бар икән күрәселәр… Ярар, дүшәмбегә кадәр түзәрмен… Аннан диагноз куйдырып өйгә чыгу ягын карармын. Өйдә дә дәвалана алам ич… Әмма синең уйлаганыңа колак салучы булса… Дүшәмбе кич кенә күрешә алдык табиб белән. Аңлыйм, вакыты юктыр. Тик мин бит әле һаман диагнозымны белмим.

– УЗИны тизрәк үтеп булмас микән? Мин монда, сез вәгъдә иткәнчә, 13 көн ята алмыйм. Диагноз куеп, киңәшләрегезне бирегез дә, өйгә чыгам, – дим.

– УЗИга чират.

– Ә мин түлим акчасын.

– Сезгә инфаркт булмаган әле, беренче чиратта, инфаркт булганнарга үткәрәбез, – ди табибә.

– Әлегәчә диагнозны белмим. Микроинфаркт дидегез бит. Ник аны әйтмәдегез, монда тормаган була идем. Юкса, йокламыйм, хәлем юк… Башым әйләнә… Озаграк ятсам чынлап та, чын инфаркт булачак миңа, – дим.

– Йоклый алмасагыз, йокы даруы бирербез, – дип үзенчә хәл итеп куйды табиб.

– Гафу итегез, мондагы шартларга түзәр өчен генә дару ашый алмыйм. Мин чыгам.

– Сез бездә 13 көн дәваланырга тиешсез, югыйсә, больничный да бирелми…

– Бернәрсәгез дә кирәкми. Диагностиканы да башка урында үтәрмен…

– Бүген юк, иртәгә гариза язасыз да, китәсез…

Чыктым мин бу больницадан. Поликлиникадан Төбәкара диагностика үзәгенә (МКДЦ) юллама алып киттем. Әмма биредә дә көтеп тормыйлар булып чыкты. Кардиологка кешеләрне кире борырга дигән күрсәтмә бирелгән кебек тоелды миңа. Ю.А. Аухадиева кулыма «отказ» кәгазе тоттырып чыгарды. Минем, сау булыгыз, дигән сәламемә дә дәшмәде, әллә оялды, әллә… түбәнсенде.

Баксаң, мин аның янына диагностика үтми килгәнмен. Соң, мине бу клиникага нәкъ менә диагностика үтәргә җибәрделәр бит… Юллама җитә дигәннәр иде. Диагностика үтсәм, табибларның кыйммәтле вакытын исраф итеп йөримме?

Икенче көнне танышларым сөйләшеп бу клиникага чакырдылар үзе, әмма мин инде баруны кирәк санамадым. ТҮЛӘҮЛЕ КЛИНИКАДА ТИКШЕРЕНДЕМ ДӘ ТАНЫШ БЕЛГЕЧЛӘР БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮНЕ КУЛАЙРАК БУЛЫР ДИП ТАПТЫМ…

Бүген менә шундый дөнья килде, табибларга – авырулар, укытучыларга балалар комачау итә. Эш кәгазьдә генә бара…

Илтифатсыз, игътибарсыз, ришвәт кенә көтеп торган табибларны күргәч, чирләреңне күрмәмешкә салышасың. Әнә бит 15нче больницада да бик игътибарлы булганнар. Сул кулым оеды (мин инде микроинсульт кичергән кеше, шуннан курыктым), ә дәвалануым турында язылган белешмәдә уң кулым оеганын белдем. Бәхәсләшеп тормыйча шул кәгазьне тотып чыгып киттем.

Бүген мин кеше ник им-томчылар эзләп чаба, дип аптырамыйм инде. Алар, һәрхәлдә, сиңа илтифатлырак. Әле өметләндерә дә… Мин дә шул әбиләрне эзли башладым әле. Дөрестерме, юктырмы, сүз йөри, имеш, республикада 40лап кына больница каласы икән. Инде сүз дә булган имеш: кеше бары тик югары технологияле больницаларда гына дәваланырга тиеш. Бүген авылларда больницалар ябылып бетте диярлек. Аның урынына район үзәкләрендә урыннар саны артмады, анда сине көтеп тормыйлар… Табибка каршы дәшәргә куркып, аның якты чыраена өметләнеп чират көтәсең. Табибның ялгышлары, кемнедер харап иткәннәре турында үзара сөйләшәсең дә, тынычланасың. Барыбер исбатлый алмыйсың. Әле күптән түгел генә бер ханым елап шалтыратты. Район больницасында әнисенә тиешле ярдәмнең күрсәтелмәве, инде әнисенең мәрхүм булуы турында сөйләде. Табибның исемнәре белән мәкалә язмакчы иде, әмма исбатлауның кыен булуын аңлаттым. Әнисен ярдырмаган да һичьюгы… Хәер, үз абыем да шул табибларның ваемсызлыгы аркасында гына вакытсыз китте арабыздан. Хәлсезләнгән, көчкә сөйрәлеп йөрүче кешене бер ай буена футбол тубы кебек, бер ишектән икенчесенә «тибеп» йөрткәннәр… Ә белгеч онкологка барып җиткәндә соң иде инде…

Социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча РУСИЯДӘ ЯШӘҮЧЕ ҺӘР ИКЕНЧЕ КЕШЕ ГОМЕРЕНДӘ БЕР ТАПКЫР БУЛСА ДА ТАБИБ ХАТАСЫ БЕЛӘН ОЧРАШЫРГА МӘҖБҮР була икән. Ел саен Русия судларына табибларга каршы 700 дәгъва белдерелә, ләкин күпчелек очракта бу мөрәҗәгатьләр сәламәтлеккә авыр зыян килү һәм үлем очраклары белән генә бәйле. Бездә табиблар белән судлашу гадәткә кермәгән, сәламәтлеккә зыян килү нәтиҗәсендә дә акчалата компенсация алу очраклары бик сирәк. Аннан алып «табиб хатасы» дигән төшенчәнең дә төгәл генә аңлатмасы булмавы да мәсьәләне кыенлаштыра. «Медицина оешмаларының пациентлар каршындагы гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалау турындагы» федераль закон проекты бар. Аны 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертү күздә тотыла. Закон проектының төп максаты – күрсәтелгән медицина хезмәте нәтиҗәсендә авыруның сәламәтлегенә китерелгән зыян өчен түләү алу механизмын булдыру. Яңа закон проекты буенча медицина хезмәтен күрсәтүче оешмаларның һәркайсы пациент каршындагы гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри рәвештә страховкаларга тиеш була. Дөньяның барлык илләрендә дә мондый төр тәҗрибә кулланыла инде. Бәлкем, бездә дә җаваплылык һәм тәртип урнашыр… Юкса, бүгенге медицина пенсионерлар санын кыскарту өчен махсус шулай эшли, дигән фикер туа миндә. Япь-яшь кешеләр үлеп китә. Әнә 40 яшьлек депутат үлгәнне, депутат я түрә булмаганнарга нишләргә?

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии