Наданлык бәласе

Украина вакыйгалары хакында соңгы араларда беркем белән дә бәхәсләшмим. Файдасыз чөнки. Кеше башына бер кереп оялаган фикер, гадәттә, үзгәртүдән узган була. Әллә нинди аргументлар, фикерләр, саннар, тарихи аналогияләр китерсәң дә көне-төне эшләп торган телеканаллар белән, бар, ярышып кара син!

Төрле бәндәләрнең төрлечә уйлавы бер яктан табигый дә кебек. Әлбәттә, һәр кешенең үз мәгълүмат чыганаклары, алар тудырган үз инанулары. Бездә әлегә төп мәгълүмат чыганагы булып өй түрендә кукраеп утырган телевизор кала. Гомумән, бәндәнең уй сөреше альтернатив фикернең дөньяда барлыгын белмәү, күрмәүдән дә бигрәк, гомуми гыйлемлелеккә, аның булу яки булмавына, күбрәк мәгълүмат кабул итеп аны эшкәртү, анализлау сәләтенә ныграк бәйле дип уйлыйм. Ә бу хәл, үз чиратында, илдәге халыкның сыйфатына, аң дәрәҗәсенә, хәтта геннарга барып тоташа кебек.

Геннар дигәннән, тагын кайсы ил әле гасыр ярым гына диярлек элек үз халкын үзе үк коллыкта тоткан? Әле 160 ел гына элек алпавытлар крестьянны саткан, сатып алган, кәрткә оттырган, бүләк иткән. Крепостнойлык, ягъни коллык аңы әллә бик тиз генә чыгып бетә дисезме? Бетми ул. Ә гасырдан артык барган кире селекция? Затлы катламны читкә куу, юкка чыгару, күндәм һәм фикерсезләрне үрчетү. Кызыл террор, зур террор, кече террор... Интеллигенция, язучылар, философлар, инженерлар, күренекле табибларны шыплап тутырып читкә аткарган «фәлсәфи пароход»ларны тагын кайсы ил белә?..

Телевизорның бүгенге роленә икеләнмәс өчен, әле кичә генә, ярты сәгатькә генә үзәк каналларның берсендә Шейнин көн саен алып барган ток-шоуны кабыздым. Унбиш минуттан колаклар шәлперәеп, шиңеп төште. Аның ишене караганнан һәм дә тыңлаганнан соң ничек инде меңләгән корбаннар яклы булмый каласың?! Буласың. Корбаннар саны миллионга җитсә дә буласың! Сайланганнан калган, мәҗбүри гыйбатлаштырылган кавем булсаң бигрәк тә. Һушымны җыйгач күптән килгән нәтиҗәгә тагын бер кат киләм. «Тартма» үз эшен тулысынча башкарып чыккан – халыкның олы өлешен бик шәпләп зомбилаштырган. Ләкин хикмәт шунда, зомби үзенең зомби икәнен беркайчан да белми һәм танымый. Эчкече үзенең алкоголик булуын һичкайчан танымаган кебек... Кире селекция узган илдә бигрәк тә.

Альтернатив фикер «операция» башланганчы аз гына, бик тә чикле булса да чыга, рөхсәт ителә иде әле. Хәзер ул бөтенләй үк калмады. Совет заманындагы кебек, «Океан» радиоалгычын боргалап, дошман эфирында утырасы булачак. Хәлләр шуңа таба бара. Бөтен кеше бер төрле генә уйларга тиеш хәзер. Югарыдагылар кушканча гына. Уйлыйлар да. Тик бер бик акыллы зат әйтмешли, БАР КЕШЕ ДӘ БЕР ТӨРЛЕ УЙЛАГАН ҖИРДӘ БЕРКЕМ ДӘ УЙЛАМЫЙ. Халыктан хәзер шул таләп ителә дә.

Беркөн гаражга барып килгән идем. Ике танышым бәхәсләшеп ята. Бәхәс, табигый ки, Украинадагы вәзгыять хакында инде. Тыңлый башламас борын ук Такташ искә төшә: «Берсе аның шунда совет яклы, икенчесе каршы, сукин сын». Әйе, танышларымның да икесе ике төрле уйлый иде. «Русия дөрес, абзый молодец», – ди берсе. «Без булмасак, тегеләр керәчәк, менә шушы гаражлар янында сугышып йөрисе булачак иде», – ди. НАТО да шуны гына көтеп тора, имеш, аларга кушылып безне дөмбәсләргә. Мин – бәхәстән ваз кичкән кеше, бераз тын торганнан соң, гадәттәгечә тегеңә ипле генә итеп дежур сорауны бирәм, моның аң-белем дәрәҗәсен капшап карыйсым килә: «Украина бездән, белоруслардан кала тагын кайсы илләр белән чиктәш, шуны әйт әле?» – дим. Теге тынып калган арада тагын берне өстим: «Син әйткән НАТОда ничә ил? – дим. – Плюс-минус, якынча әйт». Белми, азга гына югалып кала. Исенә килгәч: «Халык, ил саны монда причем», – дигән була. Бәндәнең башына телевизор кереп оялаган, чукындырсаң да чыгарам димә. Мин бәхәскә кереп китәрмен, дип куркып китеп барам.

Гаражыма кергәч, кемдер әйткән «Наданлык – фәкыйрьлекнең иң яманы» дигән сүз искә төшә. Һәм Будда әйткән тагын да саллырак фикер. «Надан булу – җинаять». Чыннан да халыктагы наданлык ул бәла генә түгел, җинаять. Ул кешелек моңарчы кичергән барлык михнәтләренең сәбәбе.

Ә гыйлемле җәмгыятьне алдау кыен. Чөнки алар үзләре алдында хисап тоткан, тотачак хакимият сайлап, кәкре каенга терәттермичә яши белә. Бүксә кайгысыннан башканы белмәгән наданнарны гына адаштыру берни тормый. Бары надан, томаналар аркасында гына халык хисабына, аны изеп, савып яшәүче тиран, залимнәр ярала. Чөнки наданлык өч тиенлек кыйммәте булмаган әйберләрне кыйммәтле итә, иллюзияне чынбарлык итеп күрсәтә, чын максатлар урынына ялганын тудыра, кешене бутый, ялгыштыра. Бәһасез нәрсәләр артыннан чаптыра. Ахыр килеп, адәми зат дөрес тормышны күрмичә, белмичә, гел яшәмәгән кебек бакыйлыкка да китеп бара. Кешелекнең бәлаләренең туксан тугыз проценты наданлыктан!

Наил ШӘРИФУЛЛИН,

Лениногорск шәһәре

Комментарии