Кем гаепле?

Кем гаепле?

Кемероводагы янгыннан соң шушы сорауга җавап эзлиләр. Телевидение каналларында да, матбугат чараларында да. Интернет та видеосюжетлар, комментарийлар белән тулган. Якыннарын югалткан, кайгыга чумган кешеләр кемгә ташланырга белми. Чын гаеплеләрне Кемероводан түгел, югарыданрак эзләргә кирәктер дә соң, менә мин дә бер фамилияне дә атый алмыйм, чөнки тормышыбызга кереп урнашкан кайбер кануннар нигезендә мине җавапка тартырга мөмкиннәр. Яла яккан өчен дип. Ә болай, кече бизнеска комачауламагыз, зинһар, дип берәү әйткән иде шикелле. 2016нчы елның 1нче гыйнварыннан 2018нче елның 31нче декабренә кадәр кече бизнес объектларын тынычлыкта калдыру, тикшерүләрдән азат итү максатында кабул ителгән Федераль канунны да кем әзерләгәнен дә, кем имзалаганын да белмим. Дәүләт эшенә тыгылырга хакым юк.

Әле менә интернеттан Кемерово шәһәренең ОДН (Отдел надзорной деятельности) инспекторы, инде елдан артык декрет ялында утыручы ханымга, янәсе ул нишләп сәүдә үзәгенең янгын куркынычсызлыгын тикшермәгән, дип янаулары, мыскыллаулары турындагы комментарийларны укыдым да, шушы язманы язарга утырдым. Юк, тикшерә алмый, чөнки прокуратура канунның үтәлешен күзәтү астында тота. Эшмәкәрләр исә тикшерү белән килүчеләр өстеннән прокуратурага шикаять итәргә генә торалар. Андый Федераль канун булу инспектор ханымның бәхетенә генә әле ул. Әнә «Хромая лошадь» клубы янганнан соң, инде пенсиягә киткән инспекторны да, эшләп торганын да хөкемгә тартып, берсенә – биш, икенчесенә дүрт ел чәпәделәр. Ә бу Кемерово очрагында ОДН инспекторын җавапка тартырга уйласалар да, адвокат шушы канунны аны яклау максатында кулланачак.

СССР чорында Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләрен кешеләр күпләп вафат булган янгыннар өчен генә түгел, ә бәлки, янгыннар китергән зур матди байлык өчен дә төрмәгә утыртырга мөмкиннәр иде. Без дә шөбһәләнеп кенә эшләдек. Инспектор булып ике ел эшләүгә үк миңа, өлкән инспектор вазыйфасын йөкләп, шәһәрнең бөтен сәүдә складлары урнашкан базаның янгын куркынычсызлыгын күзәтүне тапшырдылар. Анда миллион сумнар белән исәпләнгән товарлар сакланучы складлар да бар иде. Миллионның нәрсә икәнен ул чор кешеләре яхшы белә. Ә сәүдә базалары директорлары барысы да чарланган, электән КПСС райкомнарында, горкомда, шәһәр башкарма комитетларында җитәкче урыннарда утырган кешеләр иде. Ничек борчылганымны, базаның янгын куркынычсызлыгын тәртипкә салганны үзем генә беләм. Озын-озын предписаниеләр дә яздым, штрафлар да салдым, берьюлы берничәшәр складны ябып куйган чаклар да булды. Ул чорда зарланып КПССның шәһәр комитетына шалтыраталар иде инде. Аннан исә партиянең берәр җаваплы кешесе янгыннан саклау хезмәте башлыгына күрсәтмә бирә, инспекторыгыз сәүдә эшенә комачаулык итә, хәл итегез, дип. Алай-болай янгын чыгу очрагына шулай әзерләнәсең инде, эшеңне күрсәтәсең.

Хәтерләсәгез, Б.Н.Ельцин бервакыт безнең Чаллыга да килгән иде. Мода күрсәтү йортына төшке аш өстәле әзерләделәр. Салават Фәтхетдиновның, читекләр киеп, чыгышлар ясый башлаган чоры. Алар төркеме Ельцин тамак ялгаган вакытта концерт номерлары белән чыгыш ясарга тиеш. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне миңа йөкләделәр. Килдем мин монда, стеналарга келәм беркетеп бетергәннәр, янгын сигнализациясе линияләрен, матурлыкны боза, дип, бөтенләй алып атканнар. Актка кул куюдан баш тарттым. Шәһәр мэры Алтынбаев Салаватларның репетициясен карап утыра икән, аның янына чакырттылар. «Ник кул куймыйсың?» – ди бу миңа. Кимчелекләрне санап күрсәтәм. «Нәрсә, андый-мондый хәл булса, рәшәткә артына утырыргамыни?» – дим. «Телисеңме, – ди мэр, – кирәк булса, мин сине иртәгә үк рәшәткә артына утыртам, бар, актка кул куй!» Ә бит чыннан да утыртып куюлары ихтимал, берәр сәбәбен дә уйлап табачаклар. Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты хезмәткәре белән бергәләп икенче төрле акт төзергә туры килде, әмма беренче нөсхәне ул да, мин дә сейфка яшердек. Әле ярый Ельцин төшке ашка кереп тормады, КАМАЗдан туп-туры аэропортка китте. Мин моны үзбелдекләре белән әллә нинди ярамаган гамәлләр кылырга хирыс җитәкчеләрнең башбаштаклыгын күрсәтү өчен дә язам. Нәрсәдер яна башласа, соңыннан шәһәр башлыгы җавап бирмәячәк, гаепне миңа ташлаячаклар иде.

СССР таркалгач, һәр ведомство өчен аерым булган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен гамәлдән чыгардылар да, барлык объектлар өчен гомуми булган юка гына кагыйдәләрне гамәлгә керттеләр. Аннан соң 2007нче елда төзелеш, реконструкция проектларын карау, төзелеш эшләренә күзәтчелек итү функцияләрен дә Дәүләт янгын күзәтчелегеннән алып, махсус оештырылган «Дәүләт төзелеш күзәтчелеге» идарәсенә тапшырдылар. Төзелешләрдә тиз кабынучан, янучан материаллар кулланыла, бинадан чыга торган эвакуация юллары төзелеш нормалары таләпләренә җавап бирми икән, монда янгыннан саклау хезмәте инспекторларының гаебе юк.

СССР чорында һәр объектны, зурмы ул, кечкенәме, елына ике тапкыр аларның янгын куркынычсызлыгын тикшерү таләп ителә иде. Хәзер тикшерүләр кимеде. Эшмәкәрләргә артык ирек бирелә башлады. Кемнең кем булуына карамастан, тикшерүләрне элеккечә даими итәргә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә катгыйлату яхшы булыр иде, бигрәк тә зур мәйданнардагы супермаркетлар, гипермаркетлар, сәүдә йортлары, халык күп йөри торган башка учреждениеләр, күңел ачу объектлары өчен. Кемерово фаҗигасе башка кабатланмасын дисәк.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии