Сез ничек уйлыйсыз?

Сез ничек уйлыйсыз?

Картая башлагач, акылның зәгыйфьләнә баруы – факт. Бәлки, монда язылган фикерем дә акыл зәгыйфьлегедер? Әллә түгелме?

Оныгым өченче класста укый. Кукмарада яшибез. Баланың аяклары сызлый. Юк, тишек ботинка, тишек носки кигәннән түгел, аяк киемнәре бар, барысы да коры. Мин аяклары сызлавын сумкасыннан күрәм. Мәсәлән, дүшәмбе көнне аларга рус теле, математика, инглиз теле, туган тел дәресләре керә. Сишәмбе: туган тел, математика, физкультура, литература, әйләнә-тирә мохитне өйрәнү дәресе. Баланың сумкасына (үзе дә шактый авыр, пакет кына түгел), әйтик, сишәмбе көнне – калын яхшы кәгазьдән эшләнгән 100 һәм 144 битлек ике әйләнә-тирә мохитне өйрәнү дәреслеге, 160 битлек литературное чтение китабы, 122 битлек математика дәреслеге һәм аңа 99 битлек эш дәфтәре салына. Дүшәмбе көнне – 180 битлек инглиз теле дәреслеге, 127 битлек күнегүләр җыентыгы, тагын шул ук 122 битле математика дәреслеге, 99 битлек эш дәфтәре, аңа өстәп, 150 битле рус теле китабы һәм туган тел китабы салына. Боларга әле дәфтәрләр, папка, пенал, карандашлар, икенче аяк киеме, спорт киеме, кроссовкаларны да өстәргә кирәк. Менә шуның кадәр йөкне безнең балалар, ишәк кебек, мәктәпкә өстерәп китә. Юк, өстерәмиләр анысы, ләкин ахыр чиктә ул йөрәккә, кан тамырларына, аякка төшмимени? Кемне үстерәбез соң без? Әйтерләр, спорт сарайлары, боз сарайлары, бассейн бар, диярләр. Алар бит ата-анадан акча суыру өчен генә эшли. Бармы акчаң? Булса, бер сәгать йөз. Булмаса?

Кая китте соң ул укучыларның ялларын бушлай оештыручы түгәрәкләр, мәйданчыклар, укучылар йорты, пионерлар йорты? Мин мәктәптә эшләгән чорда санитар нормаларны төгәл үтисе иде. 10 яшьлекләргә 3 килодан артык әйбер күтәртсәңме?! Ай, бик кадерле иде балалар илгә, хөкүмәткә.

Бүген сәламәтлек түгел, ЕГЭ тапшыру кирәк. Үзем эшләгән чорда барлык дәреслекләр дә бушлай иде. Алар һәр укучының өендә торды, ә класста эшләү өчен аерым дәреслекләр бирелеп, аларны дежур укучы өләшеп, дәрес беткәч, җыеп алып, шкафка тыгып куя иде. Мәктәпкә дәфтәрләр, карандаш-ручка һәм башка кирәк-яракларны гына алып киләсең. Икенче аяк киеме дә мәктәптә тора иде. Ул һәр балага икешәр дәреслек чыгару бәясе хөкүмәткә бер «крылатая ракета» бәясе генә инде югыйсә, ә?

Исемем редакция өчен генә,

Кукмара шәһәре

Комментарии