- 03.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №8 (3 март)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Башкортстан парламенты Дәүләт Думасына кызык кына закон проекты тәкъдим итте. Аның буенча төбәкләрдәге федераль структураларда эшләүче чиновниклар саны халык санына карап чикләнергә тиеш. Алайса, кеше башына туры килүче түрәләр артып киткән икән.
Мондый канун кертүне аңлап та була. Хәзер түрәләр, чыннан да, үрчеде, җәмәгать. Төбәкләрнең үз чиновниклары, аның өстенә Мәскәүгә буйсынучылары да бар. Кайвакыт икесе дә бер үк нәрсә белән шөгыльләнеп утыра. Әле, җитмәсә, тарткалашалар, власть бүлешәләр. Кемнең баш, кемнең муен икәнлеген хәл итә алмый азапланалар. Хәер, төбәкләрнең үз чиновниклары да җитәрлек. 2009 елгы мәгълүматларга ышансаң, барлык “урындагы”ларның 71 проценты җирле хакимиятләргә карый икән. Безнең белән 790 меңләп кеше идарә итеп ята. Бәлки, тагын бер канун проекты тәкъдим итәседер? Төбәкнекеме ул, федеральмы – чиновниклар, гомумән, кеше башына карап билгеләнсен? Ул кадәресенә үк барып җитмәсләр.
Гомумән, безнең илдә түрәләр шәп үрчи. Бюрократия көчле. Бер хатка җавап итеп ун хат язалар. Аннан соң җавап язганга рәхмәт әйтеп, тагын хат юллыйлар. Болары инде рәхмәтегез өчен үзегезгә рәхмәт дип җаваплый. Шулай итеп, түрәләр кәгазьгә күмелә. Сәркатибләр белән сакланган затлы ишек артындагы кабинетларда утыручы түрәләрнең халык турында уйларга вакыты кала дип уйлыйсызмы? Юк, әлбәттә.
Җитәкчеләр күп шул бездә. Җитәкләнүчеләре кадәр үк. Әнә, Ванкуверга Олимпиадага бюджет чутыннан барган түрәләр делегациясе спортчыларга караганда да зуррак. Нишләп ияреп йөргәннәр диген? Медальләр буенча унберенче урында калдык бит, оят. Президент Дмитрий Медведев түрәләргә үз теләкләре белән эшләреннән китәргә кушты кушуын, ләкин җылы кәнәфиен югалтырга ашыгып торучылар күренми әлегә. Хәер, безнең нинди генә авыр чакта да ярдәмгә килүче юмор хисе бар, Аллага шөкер! Әнә, Олимпиадада җиңелү уңаеннан мәзәкләр дә чыгарып куйганнар. Әйтик, мондые бар. Канада халкы шок хәлендә, руслар безнең медальләрдән җирәнәләрме әллә дип шаккаталар! Интернетта хәтта шигырьләр дә чыгарып бетерделәр. Гадәттәгечә, без үзебездән гаеп эзләмибез, кары рәтле түгел, чаңгылар шумый һәм башкалар. Берсе ялган комментатор булып көлке белән язып куйган:
– Трансляцияне башлап җибәрәбез. Ванкуверда хәзер чалт аяз көн, шыгырдап торган кар, җилнең әсәре дә юк! Кыскасы, кыенлыкларга өйрәнгән Русия җыелма командасына бүген табигать тә каршы!
Ә түрәләр рәхәтләнеп ял итеп кайтты. Затлы шәраб, кызыл уылдык белән тулы өстәлләр артында утырдылар. Сочида да утырырга җыеналар. Һәм утырачаклар да дип уйлыйм. Ник дигәндә, илебез шундый. Кеше башына туры килүче түрәләр күп бездә. Башкорт парламенты тәкъдиме үтмәс, мөгаен. Түрә дә кеше бит, ничек инде аларны кыскартсыннар, ди…
Сәйдулла КУТУШЕВ
Комментарии