Бердәм булыйк, аерым торыйк!

Менә тагын бер “календарь бәйрәме” җитте. Бердәмлек көне дип атала ул. Түрәләр “4 ноябрьдә фәлән кадәр чара уздырдык, аңа фәлән кадәр акча китте”, – дип кочак-кочак хисап язар хәзер. Гади халык исә, чираттагы ялга сөенеп, кемдер хуҗалык тирәсендә казынып, кемдер “салып”, бу “бәйрәмне” тыныч кына өйләрендә үткәрер.

Көне бар, бердәмлеге юк, дип күп тапкыр кабатланды инде. Безнең илдә мәңге булмас та. Артык төрле шул без, бер-беребезне аңларга, берләшергә теләк тә, сәләт тә юк. Күптән түгел, Ураза аенда, Кремльдә музыкаль фестиваль үткәрү тирәсендә җәнҗал купкач, бер рус коллегам нык гаҗәпләнгән иде. “Ник мөселманнар шундый мәдәни чараның ямен җибәрә?” – дип ризасызлыгын белдерде ул. “Бездә мәетләр өстендә җырлап-биеп утыру гадәте юк шул,” – дидем. Барыбер аңламады. Чөнки үзара аңлашу дәүләтнең үзенә дә кирәк түгел. Бердәмнәр белән идарә итүе, ай-һай, авыр ул. Ә таркаулар белән ансат. Таркаулыкны саклап торырга да кирәк. Таба суына башладымы – кыздырып алырга, ә моның өчен милли һәм дини азчылыкны түбәнсетүдән дә кулайрак нәрсә юк.

Әнә, Мәскәү мэры Юрий Лужков белән федераль миграцион хезмәт башлыгы Константин Ромадановский килешә алмый интегә. Лужков мигрантларга каршы чын көрәш ачкан. Ул ышандырганча, башкаладагы 47 процент җинаятьләрне чит илдән килүчеләр кыла икән. Ромадановский исә бу сан 18 процент чамасы гына, күләмендә 3-4тән артмый, ди. Лужковның үз шәһәрен якларга маташуы аңлашыла. Ләкин нигә кешеләрне ак белән карага бүләргә? Болай да ел башыннан башкалада мигрантларга каршы 170 җинаять кылынган, 53 кешене үтергәннәр. Күбесе – үзбәк. Хакимият үзе үк “дошманнарны” күрсәтеп торганда, яшьләр азынмый кая барсын?!

Советлар Союзында секс булмаган кебек, Татарстанда милли низаг юк, җәмәгать! Толерант ич без. Ләкин чынында бездә дә скинхедлар җитәрлек. “Арийская нация” хыялы белән егетләре дә саташып йөри. Бер очрашып сөйләшкән дә идем мин алар белән. Безнең бөтен бәхетсезлек чит илләрдән килгән мигрантлар аркасында дип ышандырдылар. Гәрчә Мәскәүдә булсынмы ул, Казандамы – шулар бөтен кара эшне башкарырга риза. Казанда хәзер трамвай-троллейбусларны да Урта Азия “кунаклары” йөртә бит, чөнки үзебезнекеләр ул акчага чиләнүдән җирәнә. Ә болар түзә. Җитәкче кешегә Русия гражданины урынына мигрантны, бигрәк тә законсызын алу отышлырак та әле. Тиеннәргә дә рәхәтләнеп эшлиләр, бернинди хокуклары да юк, ничек теләсәң, шулай боргалап була…

Барыбер толерант республикада яшәп ятышыбыз. Безне күреп, чит ил кунаклары шаккатып китә. Дуслык-татулык бар. Әле күптән түгел генә Алабугада халыклары ассамблеясы Советы утырыш үткәрде. Республикабызда катнаш никахлар арта икән. Түрәләр моны яхшы фал дип юраган. Катнаша-бердәмләшә торып, тәмам “россиянин” булып куймагаек… Тик алай ук барып чыкмас. Юктан бар ителгән бәйрәмнәр дә кирәкмидер, бәлки? Бердәмлеккә омтылучыларның үз партияләре бар бит инде, анда кереп тигез сафлар белән йөрсеннәр. Көчләп берләштергәнче, һәркемнең үзенчәлеген истә тотып, хөрмәт итеп яшәргә өйрәнсен иде илебез. Бердәмлек тә, татулык та шул вакытта гына мөмкин. Кыскасы, бердәм булыйк, аерым торыйк!

Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ

Комментарии