13 октябрь – Хәтер көне

13 октябрь – Хәтер көне

Хәтер көне якынлашкан саен хәтеребезгә кагылышлы чаралар да үткәрелергә тиешлеге табигый, дисәм, ялгыш булмас. Әйтик, 1200000 данә басылып таралган китап-дәреслекләр авторы, «Йолдыз» гәҗите нәшире, гомер бакый милләтебезгә хезмәт иткән, НКВД тарафыннан җинаятьче саналып, 1933нче һәм 1938нче елларда ирегеннән мәхрүм ителеп, 1941нче елны гүр иясе булган Әхмәтһади Максудиның тууына ошбу елның 28нче сентябрендә 150 ел булды.

Чиркәүләр ишәйтү, «Каравон» бәйрәмнәрен Юнеско дәрәҗәсенә күтәрү идеяләрен тормышка ашыру «җаны теләгән елан ите ашаган»нар өчен булса, 365 көннең берничәсен генә булса да милли каһарманнарыбызны дәүләт дәрәҗәсендә искә алу гайре табигый хәл булмас иде, минемчә. Хәтта мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре дә «оныталар», әллә «оныттыралар» инде?

Онытмаучылардан бер төркем «Азатлык» яшьләре һәм дә ике «бабай» шушы көнне җомга намазыннан соң Әхмәтһади хәзрәтнең каберенә барып дога кылды. Зиратта бик күңелсез күренешкә тап булдык: Әхмәтһади хәзрәтләренә куелган кабер ташының (һәйкәленең) сул ягыннан бер өлешен ватканнар, ә өске өлеше сугып чатнатылган. Кара мәрмәр ташка кувалда сымак авыр корал белән сукканнар, дигән фикергә килдек. 2016нчы елның сентябрь аенда вандаллар менә шулай «яд иткәннәр» мәшһүр әдибебезне. Янәшәдә генә тагын дүрт кабер ташы тора. Аларның берсенә дә тимәгәннәр. «Акыл» илә, белеп эшләнгән җинаятькә охшаган бу.

Тарихыбызны, хәтеребезне оныттырырга «ике куллап» тотынганнарына шөбһәләнүчеләр булса, 13нче октябрь иртәнге сәгать 10да Камал театры каршында башланырга тиешле Хәтер көненнән соң барып, үз күзләре белән күрә алалар. Хәтер көнен үткәрергә рөхсәт алу өчен гариза бирелгән, аның үтәләсе шәһәр хакимияте хозурында.

Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе

Рәүф ИБРАҺИМОВ

Комментарии