- 02.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №39 (2 октябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Рәсми мәгълүмат чаралары дәшмәсә дә, бәйсез басмалар, аеруча социаль челтәрләр Путинның шәхси тормышы турында тагын бер кат шаулап алды. 30 ел яшәгән хатыны белән аерылышуларын бу җәйдә рәсми төстә белдергәннән соң, имеш-мимешләр тагын да үсте. Хәер, Президентның кеше күзенә гел ялгыз гына күренүе – ир белән хатынның тормышы гаилә законнары буенча ук бармавына дәлил булды үзе. Аннан Путинга кәләш эзләп тә баш ватасы юк иде. Аның танылган гимнастка, Русия Думасына «Бердәм Русия»дән депутат 24 яшьлек Алина Кабаева белән җылы мөнәсәбәтләрен һәркем сизде. «БГ» да бу хакта язды («Президент хатыннары бәхетлеме?» 2013, №33, 21 август). Инде менә Валдай күлендәге Иверь монастыренда никах та укытылды дигән хәбәрләр таралды. Президентның сүзчесе Песков моны чираттагы тапкыр инкарь итте һәм тагын бер кат Президентның шәхси тормышына тыкшынмаска чакырды. Аның сүзләренә караганда, Путинның шәхси тормышы юк, шул нисбәттән, кәләше дә юк.
Әйе, шәхси тормыш һәркемнең шәхси булырга тиеш, хәтта Президентларның да. Әмма ул серле ишарәләр артына да качырылырга тиеш түгелдер. Минем үземә президентмы ул, артистмы, аның кем белән яшәве, нинди булуы кызык түгел. Бары тик эше мөһим. Путин тирәсендә дә әллә ни кызыксыну булмас иде. Әмма, минем уйлавымча, бу махсус күпертелә. Өстәвенә, Кабаевасы да атлаган саен серле ымлыклар белән генә аңлатмалар биреп тора, янәсе, ул бик яраткан кешесен тапкан, ул сер. Нәтиҗәдә, һәр хәбәр гайбәт дәрәҗәсендә генә кала. Бу, минемчә, илдә халыкны җитди проблемаларны тикшерүдән коткару өчен махсус эшләнә сыман. Әнә бит ТВ тартмалар да шау-концерт кына пропагандалый…
Гомумән, Путинның дәрәҗәсе сырхау, йә салмыш ил башлыкларыннан соң, чын ир булганы өчен дә үсте. Сораштыруларга ышансаң, илдәге күпчелек хатын-кыз аны бүген дә идеал ир дип саный. Мондый имидж өчен Президент үзе дә тырыша. Йә самолетта оча, йә су асты көймәсен штурмлый, ләк-ләкләр очырта, алагаем зур балык тота…
Песковка да гайбәтләргә бернинди аңлатмалар бирергә кирәк булмас иде. Аерылышкан, аннан гашыйк булган… Кем белән булмый. Президент та кеше бит. Әмма, юк, качарга, яшерергә. Аптырасын әле халык, күрәзәчелек итеп…
Бу нисбәттән, Русия башлыклары тирәсендә гел гайбәт бөтерелде инде ул. СССРның башына җитәргә булышкан Горбачев белән хатыны идарә итте, Ельцин айнымады… Ә Путин гыйшык утында яна…
Мәскәү ерак, туган Татарстанымда ни хәл соң? Монда да зур җитәкчеләр бар бит. Һәм мин гаҗәпкә калдым, ник алар тирәсендә ыгы-зыгы юк икән ул?! Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев ничә ел хакимияттә утырды. Инде республикабыз Рөстәм Миңнеханов кул астында. Әле генә Миннехановның улы француз кызына өйләнде. Купшы туйлар узды. Берничә мәгълүмат чарасы, бу вакыйганы ялкау гына сөйләп маташты, тик халыкта кызыксыну булмады. Минем уемча, монда эш ачыклыкта. Республикабыздагы ике Президент та ачык. Алар эш белән мәшгуль. Аларга үз тирәсендә гайбәт кирәк тә түгел. Гайбәт яшерен серләр артында барлыкка килә. Мин шулай гына уйлыйм.
Ялгызлык читен ул. Путин да буйдак булып яшәмәсен, кавышсын Кабаева беләнме, әллә башкасы да бардыр… Ләкин бу миңа кызык түгел. Чынлап әйтәм. Серләрне үзләре куерталар…
Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии