Түрәләр талый, халык очын-очка ялгый

Соңгы вакытта хөкүмәт коррупциягә каршы шактый гына көрәшә башлады шикелле. Бөтен дөньяга даны таралган Сахалин губернаторы Хорошавин, Киров өлкәсе башлыгы Белых…

Шушы көннәрдә ут күршебез Удмуртия башлыгы Соловьевның 140 млн сум үзләштерүе турында билгеле булды. Шундый уй килә күңелгә – ә тотылмаганнары күпме? Аларга, болай да зур хезмәт хакы алучыларга, акча җитмиме? Дәүләт, ягъни халык акчасын талыйлар түгелме соң?

Ирексездән, тагын совет заманнарындагы кайбер саннар искә төшә. Мәсәлән, партия генераль секретаре һәм партбюро әгъзаларының айлык хезмәт хакы 1200 сум, өлкә комитетының беренче секретареныкы – 600, шәһәр комитетының беренче секретарьлары 320 сум ала иде. Ә төрле рангтагы партия комитеты секретарьлары 150 сумнан 250 сумга кадәр акча алды. Бәлки, ул заманнарда да бераз гына үзләштерү булгандыр, әмма бүгенге кебек коточкыч зур суммаларда түгел.

Халыкның пенсиясе дә акрынлап күтәрелә барды ул чорда. Хәтта 120-132 сумга кадәр менде (авыллардагылар бераз кимрәк алды). Шырпының кабы 1 тиен торган вакытлар иде ул.

Ә сугыш чоры балалары нинди рәхәт күрде? Илебез, армиябез яшәү өчен көрәшкәндә, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, балалар ач-ялангач килеш җиңү өчен дип тырышты. Патриотлык көчле иде ул заманда.

Сугышка кадәр үк әти-әнисез калган әниемне һәм авылдагы 17-18 яшьлек үсмер кызларны (Минзәлә районы Тупач авылыннан) Әгерҗе якларына урман кисәргә җибәрәләр. Алар кыш көне чабаталар кигән килеш, ямаулы киемнәр белән җәяү барып эшлиләр. Ә бармыйсың яки качасың икән – урының төрмәдә. Шул вакытларда гомерлек чир алган әнием гел аяклары белән изаланды. Соңгы вакытта йөри алмаслык булды. 71 яшендә бакыйлыкка күчте. Ә андый язмышлар миллионлап булды бит илебездә. Ил җитәкчеләре, кичекмәстән, соң булса да уң булсын, дип, сугыш чоры балаларының калган аз гомерләрендә әйбәт яшәрлек шартлар тудырырга тиеш. Дәүләтнең моңа гына акчасы бар.

Бездә 20 мең һәм аннан артыграк пенсия алучылар да бик зур акча ияләре икән бит. Дәүләтебез аларны «ихтирам итеп», күз уңында тота. Шуңа күрә аларны бүлешергә мәҗбүр итә. Ягъни үзләреннән азрак пенсия алучыларга өлеш чыгарырга тиешләр. Аларга халыкта «юл акчасы» дип йөртелүче 448 сумның 180 сумы гына калдырыла. Ә калган 268 сумы пенсияне азрак алучыларга бүлеп бирелә. Хәтта 448 сум акча да ярты ай буе транспортта йөрергә җитмәсә дә. Ә нигә ул акчаны газ, нефть, банк корольләре Миллер, Сечин, Костин ишеләрдән алып бирмәскә?

Хөкүмәтебез башлыгы Медведев әфәнде илдә быел инфляция юк дәрәҗәсендә бара, дип белдерде. Моңа ышануы кыен. Аңа бераз дәүләт эшләреннән вакыт табып, әби-бабайлар, ятимнәр белән кибет, базарларга кереп чыгарга иде. Бөтен халыкны шаккаттырып, 7-10 мең сум пенсия алучыларның акчасына бер ай яшәп карасын иде. Яки Дәүләт Думасы мөнбәреннән: «Җитәр, үз халкыбызны мыскыл итүдән туктыйк. 100 сум керем алучы да, 1 миллиард алучы да 13 процент салым түли, бу дөрес түгел. Без әллә бүтән илләрдән кимме? Прогрессив салым кертик. Акчаны күбрәк алган саен, салымны да күбрәк түләсеннәр. Түрәләрнең генә түгел, бөтен халыкның яхшы яшәгәнен күрәсебез килә. Үткән эшкә салават, алга таба шулай эшлик, кадерле депутатлар, ватандашлар!» – дисен.

Өметсез шайтан гына ди бит. Бәлки, күрергә, ишетергә насыйп булыр, иншаллаһ.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделеев районы, Ижевка авылы

Комментарии