- 02.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №17 (3 май)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Шигырь бәйрәме елдан-ел сүлпәнәя, күңелсезләнә, картая… Әнә шул картлыкны яшерү, җыерчыкларны шомарту өчен генә яшьләрне бу чарага ара-тирә кыстырып җибәрәләр кебек. Барыбер кызык түгел. Ел да бер сүз дисәм… Быел кыю-кыю чыгышларны аерып алырга мөмкин иде үзе. Мәсәлән, шагыйрә Нәҗибә Сафина шигырь укыганда: «Авыз ачып татар калачак» дигән сүзләрен басым ясап әйтүе үк күңелгә тиде. Хәер, ул көнне күп язучылар, чыннан да, авыз ачып калды да. Тукай дәүләт премиясе алырга кил дә, буш кул белән кайтып кит әле син! Аның каравы, Кол Шәриф мәчетен иҗат итүче коллектив (И.Ф.Сәйфуллин, С.П.Шәкүров, А.В.Головин, З.М.Садыйков, А.Г.Саттаров, А.К.Даишева, З.Ш.Галиуллин, Р.М.Зәбиров) бу бүләккә ия булды. Г.Тукай үзе архитектор, рәссам яки мулла галиҗәнәпләре булмаса да аның исемендәге премия бездә бөтен һөнәр иясенә дә бирелергә мөмкин. Аның каравы, Зилә Вәлиева фикеренчә, быел бер генә коллективка премия бирелү бүләкнең дәрәҗәсен арттырачак икән. Киресенчә булмас дип ышанасы килә. Хәер, бу премиянең дәрәҗәлек югарылыгына (әллә түбәнлегенәме?) соңрак аерым тукталырбыз әле.
Тукай бүләге тирәсендә барган шау-шу, ыгы-зыгыда күңелемне айкап ташлаган вакыйга Фәүзия апа Бәйрәмовага бәйле. Бер дистә ел буе бу чарада күренмәгән, үзем бик хөрмәт иткән һәм, һичшиксез, Тукай бүләгенә лаек язучы дип санаган Фәүзия апа быел да килми калган булса, шигырь бәйрәме турында бөтенләй язасы түгел идем. Соңгы вакытта чып-чын «показуха»га әйләнеп калган бу чара белән танышу кемгә кызык булсын ди?! Язам дигән журналистка, укыйм дигән халыкка безнең республикада мәгълүмат болай да тулып ята. Әнә, мөфти һәм имамнар, хәзрәтләр кайчаннан бирле тыныша алмый; полиция бүлекчәләрендә җәберләнгән кешеләр дә ачыклана тора; мәктәптә үз укучысын кыйнаган ничә укытучыны хөкем итү утырышлары бара… Компьютер, техника заманында язучыларның дәүләт премиясез калуы каләм ияләренең үзләреннән тыш кемгә кирәк?!
Бу нисбәттән, Фәүзия апа «Азатлык» хәбәрчесе белән булган әңгәмәдә:
– Быел язучыларга Тукай бүләген бирмәүне язучыларның битенә төкерү, аларны урыннарына утырту дип кабул иттем. Моннан 15-20 еллар элек бу мәсьәлә күтәрелсә, миңа әле иртәрәк дияр идем. Ул чакта да яхшы повестьләрем бар иде. Ә бүген мин үз әсәрләремне Тукай бүләгенә лаек дип уйлыйм. Чөнки Тукай бүләге шәхескә түгел, язылган әсәрләргә биреләдер. Минем укучылар алдына чыгарып салырлык саллы гына әсәрләрем бар. Алар күп. Шулар арасыннан «Күчем хан», «Баһадиршаһ», «Кырык сырт», «Караболак» һәм башка романнар. Аларның һәркайсына дәүләт бүләген бирерлек дип саныйм. Әмма җитәкчелек алай исәпләми, – ди.
Җитәкчелек исәпләмәсә дә без исәплибез, Фәүзия апа! Үз милләттәшләрегез сезнең гомер буе халыкка хезмәт итүегезне күреп, китапларыгызны укып, чын тарихны ачуыгызга рәхмәт укып яши. Тукай исән булса, ул да сезнең тырышлыкны күрер, тиешенчә бәяләр иде, бәлки. Тик аның исемен дәүләт үз кулына алды шул һәм игътибар итегез: бу кулларны үпкән кешегә генә аннан азмы-күпме өлеш чыгарга мөмкин.
Кемгә ничектер, ләкин шәхсән миңа, әлеге бүләк, премияләр көлке булып тоела. Нигәме? Командировкаларга баргач еш кына бер хәл кабатлана: өлкән буын вәкилләре каядыр кадерләп сакланучы саргаеп беткән «почетный грамота», «похвальный лист», мактау хатларын, хәтта ки төрле бәйрәмнәргә чакыру кәгазьләрен тартып чыгарып, мактанырга омтыла. Орден-медальләренә үзе үк хозурланып утыра…
Күпме генә сүкмәсеннәр, безнең сәясәтчеләр кадәр хәйләкәр, акыллы затлар юктыр. Әнә бит күпме буынны шул катыргы, орден-медаль белән алдап эшләткәннәр. Бер медаль алу өчен генә дә кеше еллар дәвамында көн саен 10ар норма үтәп эшләгән, балаларына, оныкларына вакыт жәлләп, медаль өчен көрәшкән. Аның каравы, дәүләткә файдасы күпме?! Килешми хәлегез юк: дәүләт тарафыннан бирелә торган бүләк, премияләр тарихта халыкка яхшылык эшләү өчен түгел, ә дәүләтнең үзенә файда кылу өчен генә уйлап табылган. Дәүләт әдәби премияләре дә шул исәптә.
1941-1952 елларда күп очракта нәкъ менә язучыларга бирелгән Сталин дәүләт премиясен генә алыйк. Идеология таләпләренә туры килгән, йөз кат иләк аша үткәрелгән әсәрләргә генә бирелгән премия ул. 1992 елдан бирле Сәнгать һәм әдәбият өлкәсендәге уңышлар өчен бирелүче РФ дәүләт премиясе дә элгәрләреннән әллә ни ерак китмәгән. Бүләкләнүчеләрне сайлап алучы комиссия әгъзалары – бар да президент хакимиятендә эшләүчеләр. Хакимияткә каршы сүз әйтүчеләр аларның игътибарына, кадерле вакыт исраф итеп утыруына лаек дип уйлыйсызмы?! Пушкин, Окуджава исемендәге һәм башка премияләр турында әйтеп тә тормыйм. Ә Тукай бүләге болардан кайсы җире белән аерыла? Аның да халыкныкы түгел, дәүләтнеке булуын күрмисезмени?! Хәер, бездә халыкныкын да дәүләт үзе генә хәл итеп, үзе генә тапшыра бит.
Фәүзия апа, сезнең мисалны гына алсак та, сезгә бу бүләкне биреп дәүләткә нинди файда бар, әйтегез әле? Ул сезгә ниндидер эшегез өчен рәхмәт әйтергә тиешме? Юк, милләт өчен кылган гамәлләрегез, халкыбыз тарихы турында язган китапларыгыз аңа кирәкми. Татар мәктәпләрен аяусыз кырып баручы дәүләткә сез тапкан тарих кирәк була да алмый! Бу бүләкне сезгә бирү – парадокс, хакимиятебезнең үз сәясәтенә каршы баруы булыр иде. Бәлки, киресенчә, кайбер китапларыгыз өчен, сезне бүләксез калдыру аңа уңайлырактыр? Сезнең авызны ябу, искитмәле ораторлык осталыгыгызны үз максатларында файдалану өчен дәүләт сезне бүләкле итәр иде дә бит, тик сезнең аңа гына алданмаучы кеше икәнлегегезне барыбыз да белә. Сезнең китаплар, андагы ачы дөреслек – безгә, сезнең укучыларга гына кирәк! Тик гафу итегез, без сезгә Тукай бүләген бирә алмыйбыз шул – ул безнең кулда түгел.
Лаеклы кешеләр бу бүләккә ия булсын, чиратка салынмасын, кемнеңдер әшнәләре бүләк-премияләр җыеп ятмасын өчен, кимендә, аны дәүләттән бәйсез итәргә кирәк. Мәсәлән, чит илләрдәге кебек. Америкадагы – Пулитцер, Франциядәге – Гонкур, Бөекбританиядә Уитбред һәм башка бик күп премияләрне мисалга китерергә булыр иде. Алар төрле байлар, магнатлар, китап сатучылар ассоциациясе кебек бәйсез тарафлар тарафыннан билгеләнә һәм биредә, әлбәттә, халык сүзенә дә колак салырга, төрле сораштырулар уздырырга да онытмыйлар. Ә бездә кул-кулны, кул битне түгел, ә «аякны» юа. Әгәр сез кемнеңдер аягын юарга риза икән, бигайбә, премияле дә булырсыз, бездән соңгы буыннар каршында, дөресрәге үз-үзегез каршында «мактанырлык» байлыгыгыз калыр.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Тукайның «кечтеки» бүләге ,
Комментарии