Их, Корманбәк, Корманбәк…

Исәнме, Корманбәк! Бу юлы хатны сиңа язарга булдым. Юк, кызгана бу мине дип уйлый күрмә. Кызганмыйм. Хәер, читтән хәлеңне, кайчандыр син җитәкләгән Кыргызстандагы вакыйгаларны карап торсаң, чыннан да, мескен хәлдә күренәсең. Ә бит күптән түгел генә үзең шулай ук революция ясап, хакимияткә килгән идең. Мишәрләрдә бер әйтем бар: дөнья бит ул куласа, әйләнә дә бер баса, диләр. Менә сине дә басты… Сытты ук бугай.

Халыкның болай шау-шу куптару сәбәпләрен үзең беләсеңдер инде. Алар хакында сөйләп тормыйм. Һәрхәлдә, утсыз төтен булмый, хәерчелеккә төшкән кешеләрнең дә түземлеге бер бетә, аны син миннән дә яхшырак беләсең. Бүген сүзем башка нәрсә хакында.

Син менә ачыктан-ачык әйт әле – үзеңне Кыргызстан Президенты итеп таныйсыңмы, әллә юкмы? Син бит факс буенча Вакытлы Хөкүмәткә вазифаларымны калдырам дип гариза язгансың, име? Аны, бәлки, смс буенча Роза Отунбаевага гына хәбәр итәсе булгандыр? Юкса факс – артык кыйммәт нәрсә ул, Казахстанга качып киткәч, кайлардан эзләп таптың соң аны?!

Инде хәзер Минскка, Лукашенко канаты астына кереп сыенгансың. Шуның аркасында белән Белоруссия арасында да аралар бозылып бетте. Лукашенко, сине якламауны сәбәп итеп, безнең илне тәнкыйтьләргә кереште. Хәрби базалар өчен бер тиен дә түләмәвебезне искә төшерде, каһәр. Менә ул Лукашенконы кара инде син! Газын бирәбез, нефтьне бирәбез – барысы да очсыз бәядән бит! Һаман җитми. Һаман без начар. Сине бәреп төшерүгә дә без гаепле икән. Тук эт хуҗасына сикерә инде, анысы да халык әйтеме, Корманбәк дустым.

Хәер, сиңа да акча бирдек. Хәерчеләргә уңлы-суллы өләшәбез без, Аллага шөкер. Дөрес, ул акчаны улың урлап бетергән дип сөйлиләр. Тел сөяксез инде, ни сөйләмәс. Жәл түгел, тугандаш халык бит без чүтеки. Әле син шул акчага үз хыялыңны да тормышка ашырмакчы икән – уенчык фабрикасы ачам дип белдергәнсең. Балалыктан чыкмагансың бугай әле син, дустым. Ил белән идарә итүгә дә уен уйнауга караган төсле мөнәсәбәттә булгансың кебек. Ялгышсам, ачуланма, бәгыреңә тияргә теләмәдем, сиңа болай да авыр.

Без хәерчеләрне яратабыз дигән идем. Хәзер менә син талап киткән Кыргызстанга янәдән булышачакбыз. Мал күп ич бездә, кинәнсеннәр. Тик менә, нигәдер, Кыргызстанда Русия ватандашларын кыерсыталар дигән хәбәрләр килеп тора. Кызык икән сезнең илегез. Акчабызны да аласыз, якташларыбызны да кимсетәбез. Хәер, Урта Азия илләре гомер-гомергә шулай яшәде инде. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан. Моны сизгән татарлар сезнең як дәүләтләрдән качып бетте диярлек. Тик менә сине кабул итәргә, сыендырырга Лукашенко бар да бит, башкаларны кочак җәеп каршы алучылар юк, дустым.

Ярый, күңелсез нәрсәләрне онытыйк әле. Хатының ничекләр яшәп ята? Синең бит алар берничәү дип язалар. Минскка яшь хатын белән качып киткән дип сөйлиләр. Әллә шул белән мавыгып, илең турында онытып җибәрдеңме? Башны әйләндерә бит алар, Корманбәк туган, их, әйләндерә… Туганнарыңны да хакимияткә җыеп бетергәнсең. Аларга да баеп калырга, мал җыярга кирәк булгандыр. Аңлыйм, барысын да аңлыйм…

Лукашенконың сине яклавы да юкка түгелдер. Кыргызстанда яңа революция башлангач, элеккеге республикалары җитәкчеләренең күбесе куркуга төште. Әгәр сине бәреп төшерү мөмкин икән, башка илләрдә яшәүче хәерчеләрнең дә революция аша тәртип урнаштыру, тәмам алҗыткан җитәкчене тәхетсез калдыру ихтималы бар бит. Бик начар үрнәк бу, сезнең илдә гадәткә үк кереп бара бугай. Синең язмышны да Кушма Штатлар, Русия, Казахстан башлыклары хәл итте кебек. Алар тыкшынып, Вакытлы Хөкүмәт җитәкчесе Роза Отунбаева белән сөйләшүләр үткәргәч, революционерлар сине көч белән кулга алудан баш тартты, хәтта илдән качу мөмкинлеген дә тудырдылар. Әгәр син суд каршына бассаң, бу прецедент яман үрнәк булыр иде. Кайсы җитәкченең гөнаһы юк дисең? Барысын да суд каршына бастыра башласаң, беттең… Шуңа күрә синең исән-имин булуың Лукашенкога гына түгел, дөньядагы башка җитәкчеләргә дә кирәк.

Минск – матур шәһәр ул, Корманбәк, син аны чамалагансыңдыр инде. Ял ит, Брест ныгытмасына барып кил, озакламый Белоруссия башкаласы каштан чәчәкләренә күмелер. Ахмак интервьюлар биреп ятма инде. Оят алайса синең өчен. Чүтеки, кан-кардәш бит. Синең хакимият кардәшләрнең канын коюга китерсә дә…

Чамалы гына ихтирам белән демократия тарафдары Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии