Путин китәрме, әллә халыкны алдарлармы?

Путин китәрме, әллә халыкны алдарлармы?

Сәясәт бик кызык нәрсә инде. Кайвакыт ул бала-чага уенын да хәтерләтеп ала. Кемдер кулындагы хакимиятне үзенә ошамаган яки кайчандыр аны җәберләгән кешегә каршы да кулланырга мөмкин. Соңгы арада мондый хәлне Дәүләт Думасында күзәтергә насыйп булды. Баштарак илкүләм билгеле журналист Владимир Познер парламентны «Госдура» дип атады. Ә инде аңа җавап итеп хөрмәтле депутатларыбыз, телевидение алып баручысының ике ил гражданлыгы булганлыгын истә тотып, мондый шәхесләргә телевидениесендә эшләмәскә дигән закон чыгарачаклары белән куркытты. Хәер, Познер куркаклардан түгел шул, парламент вәкилләреннән гафу үтенүен дә үзенчәлекле итеп башкарды, кыскасы, бик акыллы кеше. Гәрчә, Дәүләт Думасы андыйлар белән бик горурлана алмаса да. Ник дисезме? Тагын бер мисал китерәм. Күптән түгел генә «Московский комсомолец» газетасында «Политическая проституция меняет пол» дигән язма чыккан иде («Байлыкны саклау кыен» , 2013, №12, 27 март). Анда Дума депутатлары Ирина Яровая, Екатерина Лахова һәм Ольга Баталина хакында язганнар. Моңа җавап итеп «Бердәм Русия» партиясе генераль советы сәркатибе урынбасары Андрей Исаев сары газетада өч хатын-кыз депутат турында пычрак һәм кабахәт язма чыгуы һәм моны онытмаячаклары турында кисәтте. Ә бит вәгъдәсендә торды. Язма авторы гафу үтенергә тиеш, дип саный ул. Әмма тегесе барысын да дөрес язганлыгына ишарәли. Өстәвенә, бу хатын-кызлар шулкадәр түбәнлеккә төшкәннәр ки, гел гафу гына сорап торалар, дип, язма авторы радиода да чыгыш ясады. Эш моның белән генә тәмамланган дисәгез, ялгышасыз. Икенче көнне үк кайбер матбугат чараларында «Московский комсомолец»ның заказга мәкаләләр язуы, аның баш мөхәррире олуг җинаятьче икәнлеген күрсәтүче мәгълүматлар бер-бер артлы чыга башлады. Андрей Исаев сүзен җилгә очырмый шул, менә җавабы да килеп ирешкән.

Әйе, хөрмәтле депутатларыбыз тәнкыйтьне яратмый шул, күккә чөеп мактаганны гына үз итә. Үзләренең халык тарафыннан сайланып куелганлыкларын еш кына онытып җибәрәләр. Әгәр шулай гел үч итеп яталар икән, нәрсә өчен кәнәфиләрендә утырулары аңлашылып та бетми. Хәер, көннәре санаулы гына калып баруын бик яхшы аңлыйлардыр алар. Дөрес булса, Русия Президенты администрациясе хакимиятнең таянычы булырдай яңа көч эзли башлаган, диләр. Имеш, алга таба түрәләргә гел начар яктан гына телгә алынучы «Бердәм Русия» партиясеннән читләшергә кушылган. Озакламый аның таралуын да күрәчәкбез икән. Мәскәү Кремле идеологы Вячеслав Володин исә бүген яңа сәяси проект өстендә эшли, дигән сүзләр дә бар.

Эше күренә дә башлады булса кирәк, чөнки Ростовтагы Дон шәһәрендә узган Гомумрусия Халык Фронты конференциясендә катнашкан кешеләр яңа көч буларак нәкъ менә шушы оешманы күрәләр. Белгечләр фикеренчә, киләсе сайлауларда Дәүләт Думасы Халык фронты вәкилләре белән тулырга мөмкин. Ә менә кайбер экспертлар моның белән тулысынча килешми. Алар әйтүенчә, бүгенге хакимият азмы-күпме гади кешегә якынрак булган яки хәрәкәт белән хезмәттәшлек итәргә тели, шуны үз канаты астына алырга да икеләнми. Чөнки вәзгыять кискенләште, күпчелек русияле түрәләр белән канәгать түгел, шуңа күрә дә бүген урта хәллеләрнең күз алдында абруйны күтәрү өстендә эшләү мөһим. Шул сәбәпле, соңгы араларда ришвәтчелеккә каршы көрәшнең «көчәюен» дә күрәбез, матбугат бу хакта күп шаулый. Аңлашыла, Президент Администрациясе бу теманы куптарырга дигән әмер биргән. Әмма шул ук вакытта Владимир Путин, астындагы җирнең җимерелә башлавын чамалап, 2016 елга илдән качарга йөри дигән сүзләр дә тарала. Германиядә яшәячәк урыны әзер, дигән сүзләр дә тынмый.

Халык Фронтына тукталыйк әле. Монысының да үз исемен аклавында шик бар. Анда торучы кайбер шәхесләргә күз салып чыктым, күбесе гади халыктан түгел, ә һаман да шул ук түрәләр яки түрәләр янында бөтерелеп йөрүче фамилияләрне күрәм. Димәк, нәтиҗәсе дә шундый: Халык фронты – Кремльнең чираттагы уены. Бер яктан анда халык инициативасын күздә тотып эшлибез диләр, чынлыкта исә, тагын шул ук түрәләр кубызына биюче персонажлар йөри. Болай булгач нигә кирәк икән соң ул? Бүген Русия Дәүләт Думасында 4 бар: «Бердәм Русия», «КПРФ», «ЛДПР» һәм «Гадел Русия». Беренчесе хакимият партиясе булуын яшермәсә, калган өчесенең дә Президент Администрациясе белән килешеп эшләгәнлеге сер түгел. Моннан соң аларны алмаштырып, Халык Фронтын парламент күпчелеге итмәкчеләр. Ә инде бу оешмада шул ук хакимият курчаклары булачак. Гади кеше сәяси партияләр үзгәрде дип йөрер, ә чынлыкта исә һаман да шул ук Кремль кулыннан «тукланучы» түрәләрнең ишәюенә тап булырбыз.

Татарстанда Гомумрусия Халык Фронты кысаларында бер төркем кешеләр «Халык инициативасы-диалог» исеме астында иҗтимагый хәрәкәт төзеп җибәргән иде. Бу хакта республика Президенты, Дәүләт Советы Рәисе, шулай ук Русия Президентына хат та җибәргән булганнар. Тик, хакимияттән җавап ишетелми, дип зарланалар. Әлеге хәрәкәт вәкилләре үзләренең социаль-икътисадый программаларын да тәкъдим итәләр, әмма алар берәүгә дә кирәкми. Димәк, Халык фронтының өч тиенлек тә файдасы юк була түгелме соң? Болай да гаделсезлектән туйган халыкны тагын бер кат төп башына утыртмакчылар, ахры.

Гафил КӘРИМОВ.

Комментарии