Путин – карак түгел

АКШның Ак Йорт вәкиле Джон Эрнест һәм финанс министрлыгында эшләүче Адам Шубин тарафыннан Русия Президенты Владимир Путинны коррупциядә гаепләвен Мәскәү Кремле тыныч кабул итте. Илбашының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, гадәттәге сценарий буенча, гаепләүче яктан дәлилләр китерүне сорап, үзләренә бераз акыл өйрәтеп тә алды – янәсе, Мәскәү Кремлендә эшләүчеләр беркайчан да башка ил президентлары турында андый нигезсез белдерүләр ясамый.

Хәер, Путинны ниндидер ришвәтчелектә гаепләү, минемчә, мәгънәсез гамәл. Чөнки ул, асылда, Рус империясе патшалары кебек үк, илебезнең хуҗасы. Аның коррупциясе нәрсәдә чагыла? Күптәнге дуслары Ротенбергларга өстәмә акча кирәк булгач, «Платон» системасын уйлап табудамы? Әллә инде үзенең тормыш юлында очраган барлык таныш-белешләренең дә диярлек, ахыр чиктә «Форбс» журналы миллионерлары, миллиардерлары исемлегенә эләгүендәме? Тик бу коррупция түгел, бу – дуслык. Һәммәбез дә Путин кебек дусның булуын, шуның белән, ким дигәндә, миллионерга әверелергә телибез. Һәммәбез дә шулай ук дусларына ярдәм итәргә тырыша. Әмма Русия Президенты кәнәфие берәү генә, шуңа күрә дә без дусларыбызга «Платон»нар бүләк итә алмыйбыз.

Ил хуҗасына бернинди миллиардлаган акчалар да, күчемсез милек тә кирәкми. Чөнки ул җаны теләгән әйберне җаны теләгән күләмдә ала ала – берәрсе ишетерлек итеп «Шушыны телим», – дип ишарәләве дә җитә. Резиденцияләр, яхталар, очкычлар… – теләсә нәрсә. Һәм бөтенесе дә бушлай. Дәресрәге, әшнәләре-олигархлар, ягъни, ахыр чиктә, без, фәкыйрьләр хисабына.

Беребез дә Путинның, пенсиягә чыгып, Ауропада берәр тынычрак шәһәргә күчеп, кемдер ышандырырга тырышкан «урланган миллиардларга» яшәячәген күз алдына китерә алмыйдыр. Чөнки патша пенсиягә китә алмый. Аның гомерлек хакимлек итәсе бар. Аннан соң, аңа нигә урларга, мин моңа ышанмыйм!

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии