ТАЛЫЙЛАР!!!

Узган атнада Калининградта үсүдән тәмам гарык булган халык протест акциясенә чыкты. Әлеге җыенны коммунистлар һәм ЛДПР партиясе вәкилләре оештырган. Барлыгы җиде меңнән артык кеше җыелган диләр. Дөрес, рәсми булмаган чыганаклар 10 меңнән дә күбрәк кеше килүе турында әйтә. Башта төп лозунглар коммуналь хуҗалык, башка түләүләр өчен бәя кискен артуы турында иде. Тик митингтагылар хөкүмәтенең отставкага китүен дә таләп иткән…

Бәяләр, чыннан да, кулдан ычкынды. Бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалыкта. Узган атнада Казандагы митингта да коммунистлар моны аермачык итеп әйткән. Хуҗалыкны үзгәртеп кору бүген гади халыкны талауга әйләнеп кала. Моның белән килешми мөмкин түгел. Яңа елдан Татарстанда тарифлар – 18, буенча 21 процентка күтәрелде. Фатирдагы чүп өчен түләү дә хәзер кеше башыннан түгел, ә квадрат метрларга бәйле рәвештә исәпләнә. Әле монысы да башы гына. 1 апрельдән газ 15 процентка диярлек күтәреләчәк. Электр энергиясе инде хәзер үк 14 процент чамасына кыйммәтрәк. Менә шундый саннар. Һәр процент артында олы хезмәт белән эшләп алынган тиен-сумнар торганын да онытмыйк, җәмәгать.

Җитмәсә, аның кризис дигәне дә бар бит. Әнә, Чаллыда коммуналь хуҗалык өчен түли алмаганнар әҗәтләрен эшләп кайтара. Бөтен алганың шул дүрт почмак өчен чыгарып салуга китеп бару, ай-һай, авыр нәрсә!

Быел җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр хәле дә катлаулана. Аларга электр энергиясе бәясе хәзер 66 процентка кыйммәтләнде. Бигрәк тә кече һәм урта эшмәкәрләр тез астына сугачак бу. Менә шундый шартларда сыйфатлы да, арзан да, үзебезнеке дә булган товар чыгарып кара. Димәк, озакламый товар хаклары күтәрелүне дә көтәргә кирәк. Моннан соң кытайлылар басып аласы билгеле… Аларныкы, нигәдер, очсызрак бит, сыйфаты әллә кем булмаса да, бәясенә кызыгып аласың.

Дәүләтнең бюджеты ертык-ямаулы. Күрәсең, шул ямауларны гади халык исәбеннән җыештырырга карар кылганнардыр. Төрле пошлиналарның да хаклары артып куйды хәзер. Аерылышу да, өйләнешү дә кыйммәтләнде, чит ил паспорты ясатуны әйткән дә юк. Авыр шартларга өйрәнәбез, җәмәгать. Хәзер түрәләрнең безгә кадерле дуслар дип мөрәҗәгать итүләренең асылы аңлашыла. Чыннан да, кадерле бит без, казнаны бу кадәр тулыландырып торгач. Тик менә түземлек кенә җитсен. Калининградта, әнә, шартлады ул. Алар Европага якынрак, телләре дә шуңа озын. Ә без түзәрбез. Андыйны гына күргән бар ла…

Комментарии