Яңа ел күпме тора?

Яңа ел күпме тора?

Русия шәһәрләрен Яңа елга бизәү өчен ел саен бюджетлардан зур суммалар сарыф ителә. Акчаларның төп өлеше Яңа ел чыршыларына, боз шәһәрләренә һәм яктыртуга китә. Тәгаен чыршыга килгәндә, ул төп чыгым пункты түгел. Мәсәлән, быел Ставрополь хакимияте 64 миллион сумга диодлы утлар белән бизәлгән 132 агач сатып алды, ә Түбән Тагил мэриясе 23,6 миллион сумга боз шәһәрчеге төзи.

Узган елда Кемероводагы 18 миллион сумлык чыршы гаҗәпләндергән иде, ләкин ул кыйммәтчелек ягыннан рекорд куючы түгел әле.

Безнең шәһәрләрдәге Яңа ел чыршылары белән төп проблема шунда, кагыйдә буларак, алар тулысынча табигый агач түгел. Бу металл рамнар, аларга ясалма яки чын чыршы ботаклары эленә, аннары структураны гирляндалар һәм шарлар белән бизәп куялар. Ни өчен шәһәр хакимиятләре мондый Яңа ел чыршыларын ярата? Чөнки алар кыйммәт.

Әгәр һәр шәһәр хакимияте акчаны экономияләү максатын куйса, ул иң якын урман хуҗалыгында чыршы сатып алыр иде. Андый очракта, бәйрәм чыршысын урнаштыру өчен 300-500 мең сум җитәчәк. Әнә бит, Рыбинскида быел 200 мең сумга Мәскәү янындагы питомниктан тере чыршы сатып алырга булганнар. Аны шәһәр үзәгенә утыртырга һәм ел саен Яңа ел бәйрәмендә бизәргә ниятлиләр. Яхшы алым бит!

Дөрес, оста чиновниклар табигый чыршыны бизәр өчен дә унар миллион сум акча сарыф итәргә мөмкиннәр, анысы.

2020нче елда илнең иң кыйммәтле Яңа ел чыршысы – 18,7 миллион сумга – Уфада урнаштырылырга тиеш булган. Ләкин, көчле тәнкыйть шаукымыннан соң, аның бәясе сизелерлек кимегән.

Воронежда җирле эшкуар мэриягә инде берничә ел дәвамында төп Яңа ел чыршысын 1 тиенгә куярга тәкъдим итә, әмма ул аукционда һәрвакыт оттыра. Шуңа күрә, хәзерге Воронеж чыршысы 2 миллион сумга якын торачак.

Красноярск мэриясе 2018нче елда кредитка 51,1 миллион сумлык Яңа ел чыршысын сатып алган иде. Быел, кредит кайтарылганнан соң, аны «Красноярскгорсветка» бүләк итте. Бер ай элек шәһәр шул ук чыршыны үз предприятиясеннән 16 миллион сумга арендага алырга тырышты.

Яңа елның төп чыршылары кайда күпме тора:

Түбән Новгород: бушлай (иганәче хисабына, ягъни Яңа ел чыршысы реклама булачак).

Воронеж: 1,88 миллион сум.

Хабаровск: 2 миллион сум.

Чита: 2,6 миллион сум.

Владивосток: 3 миллион сум.

Новосибирск: 5 миллион сум.

Екатеринбург: 5 миллион сум.

Псков: 5 миллион сум.

Симферополь: 7 миллион сум.

Көньяк-Сахалинск: 9 миллион сум (агач өчен 4 миллион + «Чыршы ачылу» хөрмәтенә бәйрәмгә 5 миллион).

Уфа: 12 миллион сум.

Санкт-Петербург: 13 миллион сум (агач өчен 10 миллион + бизәлеш өчен 3 миллион).

Красноярск: 33 миллион сум (2018нче елда оригиналь бәянең 1/3 + быел арендага 16 миллион).

Күренгәнчә, Красноярск чыршысын иң кыйммәтлесе дип атарга мөмкин булыр иде. Анда түрәләр гаять зирәк схема уйлап тапкан. Әлеге схема мэриягә 3 ел эчендә шул бер үк ясалма чыршы конструкциясе өчен 67 миллион сумнан артык акчаны сарыф итәргә мөмкинлек тудырасы булган. Ләкин, Прокуратура сизеп алып, бу эш белән кызыксына башлаган.

Красноярскины исәпкә алмасаң, иң кыйммәтле чыршылар быел Санкт-Петербургта һәм Уфада урнаштырылган.

(Материал «varlamov.ru» сәхифәсеннән алынды).

Раиф ГЫЙМАДИЕВ әзерләде

Комментарии