Манаралар белән сугышу

Бу якшәмбедә Швейцариядә сәер референдум үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча Европаның алга киткән әлеге илендә мәчет манаралары төзергә ярамый. Ил халкының яртысыннан артыгы бу тәкъдимне хуплап тавыш биргән. Швейцариядә моңарчы эшләп килгән мәчетләр кала, ләкин яңаларын төзү тыела. Әлеге дәүләттәге 400 мең тирәсе мөселман моны мыскыллау дип кабул итте.

Манаралар тирәсендәге бәхәс елдан артык бара. Аларны төзетмәү тәкъдимен Швейцариянең милли партиясе күтәреп чыкты. Халык арасында актив пропаганда да үткәрделәр. Плакатларның берсендә, әйтик, кара манаралар белән тишкәләнеп беткән дәүләт флагы һәм пәрәнҗә кигән мөселман хатыны төшерелгән иде. Ягъни партия тәкъдиме архитектурага берничек тә кагылмый, алар илнең исламлашуына борчыла. Алга киткән Европа илләре бүген Мөхәммәд (с.г.в.) өммәтеннән курка. Франциядә шул ук пәрәнҗәләрне тыю белән бәйле шау-шуны, Даниядә карикатураларга нисбәтле гауганы искә төшерү дә җитә. Хәзер низаг Европаның иң тыныч, иң демократик дип саналган илләре Швейцариягә дә килеп җитте.

Исламнан курку бөтен дөньяда бик көчле. Кеше хокукларын якларга кирәк дип шаулаучы көнбатыш сүз мөселманнарга кагылганда дәшми кала. Көнчыгыштан килгән диннең үзенә генә хас идеологиясен аңламыйлар, Аллага андый эчкерсез ышану булырга мөмкин дип уйлап та карамыйлар.

Бер халыкара форумда Европадан килгән журналистлар белән очрашкач, әлеге дә баягы толерантлык турында сүз чыкты. Алар өчен төрле дин, вәкилләре үзара дус-тату яшәү, чыннан да, зур проблема икән. Бер-береңне аңлауга ирешү юлларын тулы бер фәнни институтлар эзләп маташа. Бездә мәчет белән чиркәү янәшә торуын белгәч шаккаттылар. Тик менә Европадагылар кыланмышы безгә дә килеп җитмәс микән?

1999 елда Волгоградка баргач, мин җирле халыкның мәчет ачуга каршы чыгуының шаһите булдым. Нигез ташы салуга Равил хәзрәт Гайнетдин да кайткан иде, шау-гөр килгән кешеләр аңа авыз ачарга да ирек бирмәде. Ул вакытта Русиянең төрле төбәкләрендә шартлаулар яңгыраган вакыт, чечен сугышы чоры. Бер яктан, террорчылыктан курыккан кешеләрне дә аңлап була кебек. Ләкин аларны бирегә курку түгел, акча китергән иде. Мәчет ачуга каршы төшеп чәчрәп чыгучы кешеләргә кыштырдап торган акча төртүнең шаһитләре дә бар. Шуңа да карамастан “сезнеңчә булсын, төземибез мәчетне”, – дип, кул селтәп китәргә туры килде…

Инде узган атнада “Невский экспресс”ны шартлатуда да янә “ эзе” эзлиләр. Интернет-блогларда шунда ук “гаепле” ярлыгын мөселманнарга ябыштырдылар. “Һөҗүмнең Корбан бәйрәменә туры килүе бик сәер”, – дип яза рус интернетчылары. Танылган психолог, психиатр-криминалист Михаил Виноградов та әлеге шартлау, кем тарафыннан кылынуына карамастан, илдәге мөселманнарны һәм христианнарны талаштыру өчен ясалды дип саный.

Исламның бүген Ходайдан башка яклаучысы юк. Европада булсынмы ул, Русиядәме – чит дин өстенлек иткән илләрдә мөселманнарга икенче сорт кешеләренә караган төсле мөнәсәбәт. Бүген ислам тарафдарларын теләсә кем рәнҗетә-кыерсыта ала, халыкара күләмдә якларлык сәяси көч, оешма юк. Ә ул бик кирәк. Үзебезнең Русиядәге мөселман оешмалары җитәкчеләре дә дин кардәшләребезне сәяси югарылыкта якларлык хәлдә түгел. Заманалар үзгәрә, һәм намаз белән генә динне саклап булмый шул бүген. Мөселман сәясәтчеләре кирәк. Юкса озакламый бездә дә манара күтәрүне тыярга мөмкиннәр. Сәбәбен табарлар. Әйтик, самолетларга очарга комачаулыйлар, диярләр, я шәүләсе дөрес төшми дип аңлатырлар…

Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ

Комментарии