Кеше гомере – миллион ярым суммы?

Кеше гомере – миллион ярым суммы?

26 октябрьдә Казанның суды исерек килеш кешене бәрдертеп үтергән Эдуард Солдатовка карата ачылган җинаять эшен япты. Солдатов, мәрхүмнең туганнарына миллион ярым сум акча түләп, хөкемнән котылды.

Узган елның 6 августында федераль хөкемдар Казанның Ямашев проспектында, исерек килеш зур тизлектә барып, 23 яшьлек Марат Гайнетдиновны таптый. Егет шунда ук җан бирә.

Җинаять эше ачылды. Мәрхүмнең туганнары, дуслары, Казанның хокук яклаучылары узган елны Татарстан Югары суды бинасы янында пикет уздырып, Солдатовны хөкемгә тартуны таләп иткән иде. Хокук яклаучылар тырышлыгы белән бу вакыйгага карата җәмгыятьтә шау-шу куптарылып, көчле кайтаваз тудырылды. Солдатовны хөкемдар дәрәҗәсеннән мәхрүм иттеләр, ул үз иреге белән эшеннән китте, дип хәбәр ителде.

Солдатовның мөлкәтенә арест салынды һәм шуның белән вәссәлам. Башка берни дә булмады – хәтта исерек килеш руль артына утырып, кеше үтергән Солдатовның вакытлыча булса да машина йөртү таныклыгын да тартып алмадылар. Ул машинасында җилдерүен дәвам итте. Инде менә эш тә туктатылды. Янәсе, мәрхүмнең әти-әнисе җинаять эшен туктатуны сораган. Соңгы утырышында алар, улларын югалту сәбәпле килгән рухи һәм матди зыян капланды, дип белдерде. Судта мәрхүмнең әти-әнисе Эдуард Солдатовның гаепләүне кире алу өчен үзләренә миллион ярым сум акча түләвен хәбәр итте.

Эдуард Солдатов Русия Федерациясенең Җинаять кодексының 264нче маддәсенең 4нче бүлеге нигезендә хөкемгә тартылып, аңа 7 ел төрмә яный иде. Ләкин «ике якның да килешүе һәм гаепкә тартылучының уңай характеристикасы» Солдатовны төрмә газабыннан коткарды.

Бу җинаять эшен туктату карарын чыгарган Казанның Яңа Савин суды хөкемдары Шамил Сөнгатуллин ике якның да аргументларын кабул итүен әйтте. Ул: «Солдатов моңа кадәр хөкемгә бер дә тартылмаган, характеристикасы да яхшы, җинаяте дә уртача авырлыкта», – дип аңлатты. Сөнгатуллин, шулай ук, аның мөлкәтенә салынган арест гамәлдән чыга, дип игълан итте. Солдатовка аның катеры да, кешене бәргән машинасы («Kia Sorrento») да кайтарылды.

Солдатов судтан соң беркем белән дә сөйләшергә теләмәде, журналистлар сорауларына җавап бирүдән баш тартты.

хокук яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов: «Бу ата-ананың карары. Солдатов гаебен таныды, акча түләде, – дип аңлаталар. – Иң аянычлысы – Солдатов җинаяте өчен берничек тә җавапка тартылмады», – диде. Әлеге караш көчле кайтаваз тудырды. Хокук яклаучыларны эшнең шул рәвешле тәмамлануы аптырашта калдырган.

Әлеге хәл җәмәгатьчелектә зур ризасызлык тудырды. «Бизнес-онлайн» газетасы форумында моны башбаштаклык, дип бәяләделәр. Укучылар әлеге эшнең берничә җинаятьтән торуын (исерек килеш машинага утыру, тизлек нормаларын бозу, кеше бәрдертү), ходатайствоның басым астында язылуын ассызыклап үткән. Күбесен гаепләнүченең бернинди җәза алмавы гаҗәпләндергән. «Кемгәдер кеше үтергәне өчен берни булмый, ә телефон урлаучыны 3 елга төрмәгә ябалар. Кайда гаделлек?», «Кеше үтергән өчен тарифлар игълан итәсе генә калды», «Суд – фарс, болар барысы да безнең биткә төкерде. Минем өч балам бар һәм мин барлык исерек һәм кеше үтереп миллион ярым сум акча түләгән хөкемдарлардан куркып яшәргә тиешме?» – диелгән газета форумында.

Әйтергә кирәк, зур түрәләрнең кешеләрне машина белән бәрдертү очраклары булып тора. Моңа кадәр мондый җинаятьләр Иркутск, Мәскәүдә булды, ләкин анда җинаять эшләре дәвам итә. Ә Казанда исә, исерек килеш кеше бәрдергән хөкемдар җәзадан азат.

.

azatliq.org

Комментарии