КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫ

КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫ

«Ата-анадан тәрбия алмаган кешене тәрбияләр, тәрбияли алмаган кешене җәһәннәм тәрбияләр».

Мөхәммәт пәйгамбәр.

Гадәттә, кеше «тормыш тәрбиясен» ата-ана йортыннан чыгып киткәч күрә башлый. Безнең илдә күп кеше шундый тормыш мәктәбен университетыннан башлады. Элек-электән университеты бик яхшы белем һәм тәрбия бирүче элитар уку йорты саналган. Моннан укып чыккан шәхесләрнең саны әйтеп бетергесез күп. Һәркем белә иде – университеты данлыклы уку йорты, нигезе нык, белеме югары сыйфатлы, дипломы белән тормышта эш табарга, җәмгыятьтә дан, дәрәҗә казанып була. Дөньяда бик аз университет үзенә багышланган поэмасы белән мактана ала. Ә университетына шагыйрь Евтушенко «» исемендә зур поэма багышлаган, хәтта бу поэма да түгел, ә тарихи дастан. «ҖАНЫМ КАЗАНДА ТУДЫ», дигән язучы Горький да «Минем университетларым» дигән әсәрен, Казан университеты символы булган каты, фәкатъ гадел «тормыш тәрбиячесен» истә тотып язган. Дистәләгән шагыйрь, язучы илһам алырлык дәрәҗәдә булгач, иҗат кешеләрендә зур хисләр уяндыргач, бу белем йорты заманында бик затлы һәм күркәм булган инде. XIX гасырда Казан университетыннан укып чыккан кешеләргә диплом белән бергә, дворян, ягъни зыялы статусы да тикмәгә бирелмәгәндер. Чөнки рус дворянлыгының алтын чорында, 1804 елда корылган Казан университеты шул социаль катламның кыйммәтләрен һәм кагыйдәләрен нигез итеп алган: бу – җәмгыятькә дөнья стандартларында зыялы, интеллигент үстереп бирү. Ә ул заманда дворян булу җәннәт әһеле булу дигән сүз иде. Бу укыту-тәрбия процессы гасырлар буена аксамыйча дәвам иткән, аның төп принциплары университет профессурасы аша сакланган һәм укыту дәвамында укучыларга сеңдерелеп барган. Ул заманнарда Казан университеты дипломы кешегә гомер буена таянырлык нигез – белем һәм әхлак кодексын бирә иде. Мондый дипломга ия булу, һичшиксез, дәрәҗәле нәрсә булган, алтын бәягә тиң җәннәткә билет. Чөнки гади кешегә ул социаль баскычтан югары күтәрелергә, фән, мәдәният һәм башка өлкәләрдә җәмгыятькә хезмәт итәргә, патшалар белән бер өстәл артында утырырга мөмкинлек бирә иде.

Баш бинасы үзенең классик архитектурасы белән күбрәк суд бинасын хәтерләткән Казан университетына болай гына кереп тә, чыгып та булмаган – студентларны бик нык сайлап алганнар, уку да, имтиханнар да авыр булган. Шуңа күрә, тәртип бозучыларны, зур белем йортының дәрәҗәсен төшерүчеләрне, нәселенә, байлыгына карамастан, университеттан куганнар. Шунысы да хак – Казан университетыннан куылганнар язмышы (Толстой, Ленин һәм башкалар) гыйбрәт алырлык аяныч һәм символик булып чыкты. Берәүләре үз гаиләләрен җимереп – урамда үлеп калдылар, икенчеләре илне җимереп, һаман урамда яталар. Алар Казан университетыннан диплом алалмаган кебек, тормыш университетыннан да диплом алалмыйча, теге дөньяга китеп барды…

Гасырлар буена бу шулай дәвам иткән – ТОРМЫШ УНИВЕРСИТЕТЫ, «шәкерттән остаз» ясаучы Казан университеты, илдәге сәяси үзгәрешләргә карамастан, гөрләп эшләп килде – бүгенгә кадәр кешеләргә белем бирергә, аларга тормыш сынауларын кичерергә ярдәм итте.

Кызганычка каршы, бүген алай түгел. Соңгы елларда Казан университетының дәрәҗәсе төшкәннән-төшә. Русия уку йортлары арасында уздырылган рейтинг буенча данлыклы Казан университеты бик күп вак техник уку йортларыннан артта калган. Бу милләтнең дә, дәүләтнең дә, моннан укып чыккан кешеләрнең дә дәрәҗәсен төшерә торган нәрсә. Иң авыр чорларда – революция, сугыш елларында исән калган, күпме шәхес үстереп чыгарган Казан университеты, бүген – бай, мул капитализм чорында аяныч хәлдә.

Нишләп болай булды соң? Җитәкчеләре дөрес, акыллы, уку йортын торгызуга нигезләнгән сәясәт алып бармагангамы? Фәнни ачышлары, яңа уй-фикерләре белән дөньяны яктырта алмаган чын зыялы, галимнәре aз булгангамы? Университет башына гыйлемгә, милләт язмышына, аның киләчәгенә битараф булган очраклы кешеләр менеп утыргангамы? Исемен үзгәрткәнгәме? Саный башласаң, сәбәп күп табылыр. Ләкин шунысы хак – исеме белән бергә Казан университетының җисеме дә, рухы да үзгәрде. Начарга таба үзгәрде. Әлбәттә, аның төп нигезе, баш бинасы исән, матур гына басып тора, ләкин нуры юк. Яңа биналар турында әйтәсе дә түгел – салкын, шыксыз җилләр исеп тора, җимерек хәрәбәләрне хәтерләтә. Кергәч, тизрәк чыгып китәсе килә. Белем учагы мондый булырга тиеш түгел. Ул кешеләрне үзенә тартып торырга, бөтен илгә белем нурын яктыртып торырга тиеш.

Казан университетының язмышына берничек тә битараф калырга ярамый. КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫ – БЕЗНЕҢ МИЛЛИ ХӘЗИНӘБЕЗ. Хәтта безнең генә түгел, бөтен кешелекнең дә. Казанның иң матур, иң югары ноктасында, тау башында басып торган Казан университеты, Кремль белән бергә, бүгенге көндә – Казанның йөзек кашы. Аның чын кыйммәтен белүчеләр генә aз, шуңа күрә, кадере дә юк. Казан университетын торгызырга, югалган дәрәҗәсен кайтарырга кирәк! Бу мәсьәлә милли проектка әйләнергә тиеш. Зөя зинданнарын торгызыр өчен җыелган халык акчаларын Казан университетына бирсәләр – савабы күбрәк булыр иде, дип уйлыйм. Казан университеты барыбызны кеше иткән, ипиен, һөнәрен кулына тоттырган олы остазыбыз, Альма Матер!

Универсиада стадионнарына, боз сарайларына сарыф ителгән миллионлаган акчаларга, Казан университетында менә дигән, көчле профессура штатын булдырырга мөмкин иде. Чит илләрдән зур галимнәр чакыртып, мондагы зыялыларны да эшкә җигеп, Казан университетының абруен, дан-дәрәҗәсен күтәрергә була иде. Бу хәл ителмәслек мәсьәлә түгел. Казан университеты белән кызыксыну белдергән химия буенча Нобель премиясе лауреаты япон галиме Акира Сузукины чакырыгыз эшкә, бирегез кафедра. Бу Казан университетына искиткеч реклама булыр иде. Бөтен дөньяда система шулай эшли – уку йортына чит илдән берәр зур галимне чакыралар да аңа бөтен шартлар тудырып, акылын, тәҗрибәсен файдаланалар.

Чит илдә университет аерым бер дәүләт кебек – үзенең президенты, бюджеты, девизы, байрагы, символы, хәтта төсе бар. Кешенең тормышка карашы, тормыш фәлсәфәсе, тормыш кредосы университет елларында барлыкка килә. Уку елларында оешкан тормыш кредосын кеше, байрак кебек, тормыш буенча күтәреп бара. Әйтик чит илдә бик күп кешенең тормыш кредосы шундый – ҖИТДИ БУЛ, АКЫЛЛЫ БУЛ, НАМУСЛЫ БУЛ! Тормышта кеше җитдият, акыл, һәм намус имтиханнары белән сынала. Гамәл дәфтәренә дә (тормыш зачеткасына) алган билгеләр язылып барыла. Җитди, акыллы, намуслы булган кеше тормыш сынауларын җиңел кичә, дөньяның бер җирендә дә югалып калмый. Җитди, акыллы һәм намуслы булмаган кешене тормыш кыйный-кыйный өйрәтә инде, мәңге оныта алмаслык иттереп. Бу алтын сыйфатларны ата-ана тәрбиясе белән алалмаган кеше, югары уку йортында, укыту һәм тәрбия процессы аша, гомер буе чыкмаслык иттереп үзенә сеңдерергә тиеш. Шул өч сыйфатка ия булган кеше тормышта да зур уңышка ирешер, җәннәткә керерлек затлы җан иясе дә булыр.

Бүгенге татар шул сыйфатларны үзендә булдырырга һәм камилләштерергә тиеш. Татарның милли характеры бу өч сыйфаттан торсын. Әлегә милләт бала-чага кебек уен-тамашага чумган, үзе өстендә эшләми, белемне уйлап та бирми, чын зиннәтне ясалма тәтидән аера алмый. Түрәләр күз буяу өчен төзелгән, эче буш пыяла-бетон «IT–park» лар белән чит ил кунакларын шаккатырмакчы. Ә тарихи биналар Казан уртасында җимерелеп ята. Яңаны төзү искене җимерү дигән сүз түгел бит ул. Ә бит Казанга килгән чит ил кунаклары беренче эш итеп данлыклы Казан университетын сорый, тарихи Татар бистәсен күрәселәре килә, теннис академиясен түгел. Исеме үк көлке – «ТЕННИС АКАДЕМИЯСЕ» – ГЫЙЛЕМ АКАДЕМИЯСЕ ТҮГЕЛ, туп тибү, трай тибү академиясе. Мәгънәләр алмашынды – «уян, татар», «уйла, татар» түгел – «уйна, татар» булды. Кемдер татарның аңын сабый аңыннан югарырак үсүен, олыгаюын махсус теләми кебек. Чөнки бала үсеп җитсә, таләпләре дә җитди булачак. Татарның уенчыклар белән уйнап утыручы, җитди сораулар сорамаган, җитди эшләр башкарырга яше җитмәгән мәңгелек «бәләкәч» булып калуы кемнең эшенә ярыйсы билгеле – өлкән агайның. Бар нәрсәгә үзе хуҗа булыр өчен, татар язмышын үзе хәл итәр өчен. Ә татардан көне-төне яңа уен мәйданнары төзетәләр, университет урынына – УЕНверситетта уйнаталар. Җитдилек һәм акыл булмаган җирдә һәр нәрсә уенга әйләнә шул.

Ләкин шуны онытмагыз – халык җитди эшләре белән, эшләгән гамәлләре белән тарихта кала, уйнаган уеннары белән түгел. Дөнья җәмәгатьчелеге дә халыкка шуңа карап бәя бирә. Футбол-хоккейга, төрле уенчыкларга вакыт тапкан, нефть акчаларын сарыф иткән милләт, үз-үзен үстерүгә, чын белемгә дә акча табарга тиеш. Бу татарның тормыш имтиханы. Җитдилек һәм акыл имтиханы. Гомерне туп тибеп, машина куып, уен уйнап кына уздырып булмый. Әле тормыш университетыннан да диплом аласын онытмагыз!

,

политолог.

  КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫ, 3.8 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии