Кушу кушу инде, алу түгел, җәмәгать

Кушу кушу инде, алу түгел, җәмәгать

Әллә тимерне кызган вакытта сугыйкмы дим, җәмәгать? Ни өчен икәнен соңрак әйтермен. Ниһаять, ул көн килде. Ура! Ура! Ура! Көтмәгәндә, Кырымлы булып куйдык бит әле. Кем уйлаган шундый «майлы калҗаның» тиз арада кулга килеп керәсен?! Күпләрне төп башына утыртып куйдык бит. Әни мәрхүмә әйтмешли, «Ахыры хәерле булсын инде!!!» Онытып торам, «Ура! Ура! Ура!» – дип кычкыру татардан кергән сүз икән. Белмәгәннәр белсеннәр дип әйтүем. Безнең бабайларыбыз яу кырында: «Ура!» – дип, ягъни: «Әйләндереп ал, урап ал», – дип сөрән сала торган булганнар. Җиңел әйтелешле, өч кенә хәрефтән торган сүзне урыс гаскәриләре дә эләктереп алган.

Үткән гасырларда Кырым өчен барган бәрелешләр турында сөйләп тормыйм инде. Үзем күрмәгәч, йә ялгышлар җибәрермен. Төрек Госман империясе дә аны яулап алган, урыс гаскәрләре дә әллә ничә тапкыр яу чапкан дип кенә беләм.

Мәктәптә укыганда да безгә үзебезнең төбәк тарихын өйрәтү урынына, кемнең генә тарихын укытмадылар! Хәйран тамаша: без Мисыр пирамидаларын да, Рим империясен дә өйрәндек, фиргавеннәрне дә беләбез, чехларның Ян Гусын да, французларның короле Людовик XIVне дә, аларның батыр кызы Жанна д’ Аркны да һәм башка әллә ниләрне дә беләбез. Ә менә үзебезнең тарихыбызны белмибез. Ярар, менә әкренләп өйрәнербез, Аллаһы боерса!

Сүзем Кырым турында иде бит әле. Без – сугыштан соңгы буын дөньяга килеп, тәпи йөри башлагач (үзем 1954нче елда тәпи йөреп киткәнмен) булган хәл икән бу. Ул чактагы Илбашы Хрущев, артык киң күңеллеләнеп китеп, Кырым ярымутравын Украинага биргән. Ничек әле, минәйтәм, юмартланып, Каспий диңгезенә кадәр бүлеп бирмәгән! Кайда су коенып, кайда кызынырга белмәс идек аннары. Кыргыз кардәшләрнең тау арасындагы Эссе күле генә калыр иде ул вакытта.

Әйе, без куша беләбез, менә алу ягын гына өнәмибез шикелле. Әйтерсең лә математикада гел андый гамәл юк. Баксаң, кеше әйберенә кызыгып, аны кире бирми йөртәбез икән! Сүзем Ерак Көнчыгыштагы Көньяк Курил утраулары тезмәсенә кергән 3-4 япон утравы турында. Әнинең әтисе, ягъни минем Лотфулла бабай 1904-1905нче елларда (япон сугышы вакытында) шул якларда урыс флотында хезмәт иткән икән. Кайткач, сөйләгән булган: «Бер мәлне, вак-төяк япон утраулары яныннан үтәбез. Корабль капитаны: «Бик якын килмик, анда японнарның туплары булуы ихтимал», – дигән. Безне бер утраудан ап-ак сакаллы япон карты бамбук таягы ыргытып, аның тешсез карчыгы исә авызына бармакларын тыгып сызгырып, 2-3 үсмер япон малае: «Банзай, банзай», – дип кычкырып, озатып калдылар. Нишләп монда минем баҗайлар булсын, минем хәләл җефетем Миңлеямалның апа-сеңелләре юк, энекәше генә бар, дип уйлап куйдым», – дигән. Әле менә уйлап утырам, япон малайларының «баҗай» дип кычкырулары безнеңчә «ура!» дигән кебек булгандыр инде. Минем бабай каян белсен инде аны.

Җәмәгать, менә шул футбол кыры кадәр 3-4 япон утравын һаман да хуҗаларына кайтарып бирмибез икән. Алардан нинди файда күрәбездер инде. Японнарны жәллим – коры җир җитмәгәч, тау-таш ваклатып, аны диңгезгә түгеп, коры җирләрен арттыралар икән. Шул 3-4 утрауга калганмы инде без, әйтерсең лә безгә җир беткән! Әллә, минәйтәм, японнарга үчебез бар микән? Аларның бер яшь-җилкенчәге безнең император галиҗәнапләре Микулай патшага (алар Япониягә барып чыккач) кылыч яны белән суккан ди түгелме соң? Үзем күрмәдем, кайдадыр шундый язма күземә чалынган иде. Әти, мәрхүм: «Улым, кеше әйберенә кызыкма, берәр нәрсә алып торсаң, вакытында кайтарып бир, кеше әйбере белән баемассың», – ди торган иде. Бу турыда менә шулар.

Язмам башында, әллә тимерне кызуында сугыйкмы, дигән идем бит. Озак еллар эчемдә йөрткән, шуның өчен йокысыз төннәр үткәргән, инде күпләр онытып бетергән бер вакыйганы кузгатып китим дигән идем. Сүзем Русиягә кире кайтарып аласы алты хәрефтән торган, А хәрефенә башланып, А хәрефенә бетә торган җир атамасы турында булыр. Мин аны кычкырып әйтергә дә оялам. Бер биргәнне кем инде кире ала, диярсез. Ә ник алмаска, ул вакытта бик очсызга гына җибәргәч. Урысча әйтсәк, «продешевели, однако». Кайсыдыр урыс патшасы Александр IIме, Александр IIIме шалкан бәясенә сатып җибәргән ди бит ул җирләрне. Үзләре түләгән кадәрне кире бирергә дә, «Әйдәгез, аллюр моннан», – дияргә. Бу җирләр хакында, бөтен дөнья ишетерлек итеп, бары тик бер кеше генә әйтеп бирергә мөмкин. Озак «думать» итеп, закон чыгара торган бер урын бар бит әле. Шунда «башына ни килде, теленә ни килде»не, «тузга язмаган»ны сөйли торган бер кеше бар диләр бит. Аның әтисенең дә, әнисенең дә исемен белмим. Дөрес булса, нотариус малае, диме. Югары трибунага чыгып: «Давайте вернем и Аляску. Это же исконно русские земли», – дип әйтсә, ул гына әйтер. Юктыр, алардан кире алып булмастыр. Бар, сорап кара! Сэм дәдәй шундый итеп кундырыр ипи шүрлегеңә – манный боткасына гына күчәрсең аннары. Авызыңны үлчәп ачмасаң, дим. Ярый әле «теге географик атаманы» мин кычкырып әйтмәдем, дим. Аннары мине гомердә дә Америка җиренә аяк бастырмаслар иде бугай. Ә болай, мин кайчан телим, шул вакытта барып кайтам. Сэм дәдәй янына. Әйдәгез, кем тели – ияртәм.

Нәфис ХӘЙРИ.

Комментарии