Балалар мәрхәмәтле булып үссеннәр иде!

Балалар мәрхәмәтле булып үссеннәр иде!

Беренче июнь – балаларны яклау көне! Рәсми төстә календарь битләрендә шулай язылган. Аеруча әти-әниләр өчен зур мәгънәгә ия булырга тиешле әлеге дата бөтен дөнья илләрендә 1950нче елдан бирле билгеләп үтелә. Ул кемнәрдер тарафыннан инде берникадәр дәрәҗәдә матур традициягә әйләнгән вакыйга буларак кына кабул ителергә дә мөмкин. Ә бу көннең барлыкка килү сәбәпләрен, аның нигә шулай аталуын чын асылына чаклы аңлыйбызмы соң? Балаларны яклаумы, әллә саклау көнеме? Һәм кемнән, нәрсәдән якларга, сакларга аларны? Ул турыда уйланабызмы? Миңа калса, тиешле дәрәҗәдә түгел…

Календарьда шулай күрсәтелгән икән, аны ниндидер тантаналы чаралар белән билгеләп үтү – иң мөһим эш буларак санала бит хәзерге җәмгыятьтә. Шунысы кадерлерәк сыман. Дәүләт сәясәте дә әһәмиятле вакыйга-даталарны, нигездә, бәйрәм ясауга гына кайтарып калдыруга юнәлтелгән. Чөнки кәеф-сафа корып, биеп-җырлап йөргәндә, проблемалар да онытылып торырга, тормыш матуррак булып тоелырга мөмкин. Гәрчә чынбарлык андый булмаса да…

Быел да балаларны яклау, саклау көнендә, алар белән бәйле нинди генә оешманы алма, күбесендә бәйрәм-тантаналар гөрләп узды. Ул көнне дәүләт эшлеклеләре, сәясәтчеләр үзләренә арзанлы пиар ясап, төрле учреждениеләрдә балалар белән аралашырга ашкындылар. Шактыйлары авыру яки ятим балалар дәваланучы, тәрбияләнүче оешмаларга барып, алар белән фото-видеога төшүдән дә тартынмый. Әйтерсең үзара аралашкан шул кыска гына вакыт эчендә «дәүләт ирләре» әлеге нарасыйларның бөтен тән һәм җан авыртуларын тоеп, аңлап өлгерәләр дә, аларны һәм әти-әниләрен борчыган проблемаларны хәл итәләр. Их, чынлап та шулай булса иде ул! Кызганыч, юк шул.

Әлбәттә мин балалар белән очрашмаска, алар белән аралашмаска дип әйтмим. Очрашырга, аралашырга бик кирәк. Тик, беренчедән, андый аралашудан дәүләт эшлеклеләренең, яңгыравык тавышлы сәясәтчеләрнең үзләренә пиар ясап йөрүләре бер дә килешми. Икенчедән, балалар белән очрашу, аралашу ул көнне генә түгел, ә даими рәвештә булырга тиештер. Һәр көн, сәгать саен нарасыйларны борчыган проблемаларга, аларның эчкерсез күз яшьләренә игътибар итәргә кирәк. Андый игътибар ил халкының яшәү рәвешен, тормыш дәрәҗәсен билгеләүдә катнашучы «дәүләт ирләре» тарафыннан булганда, икеләтә-өчләтә яхшырак бит.

Әйдәгез, бу урында бераз уйланып карыйк әле! Дөрестән дә илебездә балаларга игътибар җитәме соң, алар тиешенчә якланамы? Башта сорауның беренче өлешенә – ягъни, игътибар җитү-җитмәүгә тукталыйк. Тәгаен генә җавап бирергә кыен бу сорауга. Чөнки, бер яктан караганда, иң зур игътибарны әти-әниләр бирә һәм бу табигый хәл дип әйтергә мөмкин. Шул ук вакытта, баланы тудырган, ләкин тиешенчә игътибар, тәрбия күрсәтмәүче биологик әти-әниләр дә җитәрлек бит җәмгыятебездә. Ата-ана дигән изге исемне һәм аңа тапшырылган бөек вазыйфаны аяк астына салып таптаучылар һич кенә дә яклауга лаек түгел билгеле. Әмма, безнең илдә ата-аналары исән була торып та, ни өчен ятим, ташландык сабыйлар арта соң? Чын мәгънәсендә әти-әни булырга тиешле адәмнәр нигә нарасыйларны назлы игътибарларыннан мәхрүм итеп, вәхши адымнарга баралар? Әлеге сораулар турында тирәннәнрәк уйланырга һәм тиешле чараларны күрергә әллә кайчан вакыттыр бит инде. Санап кителгән йөрәкне сызлатучы билгеләр илдәге җәмгыятьнең сәламәт булмавы, тормышның дөрес корылмавы турында сөйли түгелме соң? Ул хакта борчылу һәм хәлне төзәтү юнәлешендә эшләү иң элек нәкъ менә әлеге дә баягы «дәүләт ирләре» вазыйфасы бит. Алар тарафыннан шул мәсьәләләргә игътибарны арттыру кирәк. Кызганыч, ул бүгенге көндә юк дәрәҗәсендә.

Балага тиешле тәрбия бирә алмаган һәр ата-ананы да булдыксыз, эчкече, юлдан язган дип әйтеп буламы икән? Андый хәлгә төшкән очракта да, сәбәпләре турында уйлану һәм аларны бетерергә тырышу – дәүләт тарафыннан алып барылган вәзгыятьнең беренчел шарты булырга тиештер. Берничә эштә бил бөгеп, гаиләсе белән «кешедән ким булмыйча яшәү» өчен җитәрлек күләмдә хезмәт хакын көчкә генә таба алган яки, кызганычка каршы, таба алмаган ата-ананың башындагы борчу-мәшәкатьләре «балага дөрес тәрбия бирү, аңа назлы игътибар күрсәтү» дигән уйлардан ерагая барырга мөмкин шул. Андый тормышны күреп үскән баланың психикасы да гел матурлык турында гына уйлаудан гыйбарәт булмыйдыр.

Кыскасы, яшәгән мохитнең, тормыш дәрәҗәсенең тәрбия процессына нык этәргеч ясавы бәхәссез. Баланың психикасында, фикере формалашуда тирән эз калдыра алар. Шулар өстенә илдә алып барылган идеология, дөресрәге, киресенчә – аның булмавы да үсеп килүче буынның аң-фикерендә чагылыш тапмый калмый. Ахыр чиктә нинди нәтиҗә алабыз инде? Соңгы вакытларда кеше бер-берсенә карата нык явызланды, җәмгыятьтә үтереш, талау, көчләү күренешләре артты, дип зарланабыз. Яшьләр бозылды, дип сөрән салабыз. Янәсе гаиләдә тиешенчә тәрбия алып барылмый, мәктәпләр үз вазыйфаларын үтәми. Тәрбия процессына турыдан-туры катнашы булган тагын әллә нинди оешмаларны гаепләргә мөмкинбез. Тик иң төп сәбәп – илдәге вәзгыять! Кеше хокукларын яклау, гражданлык хисләрен, патриотизмны тәрбияләү нигезләре югалды. Күпләрдә киләчәккә өмет, ышаныч бетеп бара. Андый шартларда гаилә яки мәктәп кенә балаларга игътибар биреп, дөрес тәрбияли алмый шул. Әйткәнемчә, дәүләт җитәкчелеге тарафыннан бик зур һәм дөрес игътибар сорала.

Инде бая биргән соравымның икенче өлеше – балалар тиешенчә якланамы дигәндә, ә кемнән якларга, сакларга кирәк аларны, дип тә өстисе килә. Хәзерге җәмгыятебездә торган саен арта баручы маньяклардан, педофиллардан, психопатлардан, билгеле. Шулай ук, үтерүчеләрдән, талаучылардан. Юлда йөргәндә исерек шоферлардан да сакларга кирәк. Хастаханәләрдә дипломны сатып алган белемсез табиблардан саклау да урынлы булыр иде. Тагын аз күләмдәге хезмәт хакына көнозын эшләп, тәмам хәлдән тайган, чыгырыннан чыккан укытучыдан; баланың аңын томалаучы, бозыклык чыганагы булган компьютердан һәм интернеттан; чиновникларның җавапсызлыгыннан һәм башбаштаклыгыннан; һаман тәртип урнаштырылмаган армиядән һәм полициядән; гадел булмаган дәүләт аппаратыннан һәм хәтта ата-ананың үзеннән дә сакларга кирәк… Санап киткән чыганакларның дөрестән дә бала өчен куркыныч тудырырга мөмкин булуы турында бихисап мисаллар китерергә була. Күптән түгел генә Казан шәһәренең 175нче гимназиясендә булган фаҗига да шул куркыныч чыганакларның байтагы турында сөйли. Аеруча Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинның фикере күңелдә уелып калды. Күп төрле интернет чыганакларында язылганча, ул фаҗига килеп чыгу сәбәбен гимназиядә сакчылар булмаудан күргән. Ә сакчыларны булдыру өчен ата-аналар өстәмә акча түләргә теләмәгәннәр.

Димәк, ата-аналар үзләре гаепле…

Шуңа күрә, тагын бер тапкыр кабатлыйм, балаларны ата-аналардан да сакларга кирәк.

Инде әйтер сүземне йомгаклап, шуны искәртәсем килә: балалар безнең киләчәгебез, дибез. Ә сабый кечкенә чагында нәрсә күреп, нинди игътибар һәм яклау тоеп тәрбияләнсә, үскәч тә шул рухта яшәүне дәвам итәчәк. Бүгенге чор балалары киләчәктә әти-әниләренә, кешеләргә, дәүләткә, илебезгә карата мәрхәмәтле, игътибарлы булып үссеннәр иде!

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии