ӘЙ, КЕШЕЛӘ-Ә-Р... Без нишләдек?!

ӘЙ, КЕШЕЛӘ-Ә-Р... Без нишләдек?!

«Сугыш ул – кешелекнең акылдан язуы», – дигән Лев Толстой. Соңгы көннәрнең коточкыч вакыйгаларына бәйле буларак, бер хәл искә төште. Дөресе, күп еллар элек, әнием исән чакта ук булуына карамастан, аның онытылганы да юк.

Шәһәрдән чираттагы ялыма кайткан идем. Ишегалдында утын ярам. Шулчак әнинең ахирәте Гөлҗиһан апай килеп керде. Бер кулында аяклары бәйләнгән тавык, икенчесендә пычак.

– Марс энем, суеп кына бирмәссеңме шушыны? Печәнгә киткәннәр иде, аш пешерергә кирәк, – диде ул, кыюсыз гына.

– Мал суйганым юк минем, Гөлҗиһан апай, җаен белмим, – дим.

– Кемгә барыйм икән инде, кешесе дә юк бит әле аның. Әтиең исән чакта кайгым юк иде дә бит.

– Суеп бир инде, улым, – ди әни, алачыктан чыгып килешли. – Нәрсәсе бар аның? Тик кара аны, канатларына ныграк бас. Былтыр әнә күрше Зиннурның суйган әтәче торып чапкан иде.

Мин, әни әйткән өчен генә тавыкны алдым да, абзар артына киттем. Канатларын каерып бастым. Башын күтәрә бирдем дә, муенына пычакны терәдем... Шулчак бармаклар арасыннан тавыкның күзләре күренеп китте. Маңгаема салкын тир бәреп чыкты. Тавык нәрсә буласын аңлый иде кебек, карашында язмышка буйсынучан мескен күндәмлек иде... Тагын бер генә мизгел аңа карап торсам, суя алмый идем. Ә суймасам, Гөлҗиһан апай, «Кит инде-е, егет башың белән», дияр кебек иде. Башымны читкә борып, күзләремне чытырдатып йомдым да пычакны шудырып җибәрдем. Шундук аягым белән җан бирүче тәннең калтыравын тойдым...

Канга буялган кулымда суелган тавык тотып килә идем, каяндыр Гөлназ кызым килеп чыкты. Мин, кыенсынып, тавыкны артыма яшердем. Кызым, куркып һәм миннән читләшеп: «Әти, моны син эшләдеңме-е?» – ди. Шулкадәр оялдым, кызыма нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. Тавыкны Гөлҗиһан апайга илтеп тоттыргач, әни мактый: «Менә тагын бер һөнәргә ия булдың, маладис». Мин кулны юа башладым. Сабынлыйм, тагын сабынлыйм, ә кан бетмәгән кебек.

Ул тавыкның күзләре бик озак төшләремә кереп җәфалады мине, һаман онытылмый... Ә сугышта бит кеше кадәр кешене үтерәләр. Шуннан соң ничек яшиләр икән? Гөлнур киленнең әтисе бер атака вакытында яшь кенә немец солдатын штык белән кадап үтергән. Шул егетнең күз карашын һаман оныта алмыйм, дип сөйли торган иде карт... Әй, кешелә-ә-ә-р...

Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии