- 01.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №9 (2 март)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Матбугатта, радио, телевидениедә «Фәлән кеше лотереяга фәлән хәтле миллион акча откан», дигән хәбәрләрне еш ишетәбез. Һәм күбебез: «Менә бит, ә! Их, шул урында мин булсам…» – дип уйлап та куя. Бу көннәрдә генә Новосибирск шәһәрендә яшәүче берәүгә 358 миллион сумлык шундый бәхет елмайган икән, аңарчы Американың Теннеси һәм Калифорния штатларында кемдер мизгел эчендә алтынга күмелгән. Тик андый яңалыкларга шәхсән мин зур саклык белән карыйм. Ни өчен?
Беренчедән, бу лотерея һәм башка комарлы уеннарны ачыктан-ачык пропагандалау. Чөнки башны әйләндерә торган отышлар турында ишетүгә, халык шундый ук җиңел юл белән баеп калырга тели. Һәм… лотерея уздыручыны баетырга ашыга. Мәгълүм ки, теләсә нинди очракта да лотереядан табыш ала торган бердәнбер зат – ул оештыручы. Спорттагы вакыйгаларга фаразлар белән эш итүче букмекерлар да шулай, кулларына кергән акчаның билгеле бер процентын кесәләренә салып куялар. Аларны җиңүчеләргә отыш буларак күпме акча түләнүе бер дә борчымый – ул барыбер җыелган суммадан кимрәк булачак.
«Лотерея – математика белән дус булмаган кешедән алына торган салым», диләр. Һәм кармакка эләкмәс өчен ихтималлык теориясен белү дә кирәкми, гади мантыйкка нигезләнеп фикер йөртү дә җитә. Сизелерлек күләмдә акча отуга караганда урамда алтын кисәге табу ихтималы күпкә зуррак. Ә менә лотерея алуга түләнгән акчаңнан колак кагуың 100 процентка диярлек гарантияләнгән. Тик һәр кеше үзенә уңыш елмаячагына ышана шул, эмоцияләр хакимлек иткән җирдә акылга урын юк. Ә инде шул күктән төшкән бәхетнең (төшкән очракта), миллионлаган оттыручыдан җыелган акча булуы да аның башына кереп карамый. Димәк, бу гамәл, төрле яклап караганда да хәрам.
Пропаганда дигәннән, һәм бу икенчедән, әлеге мәсьәләдә журналист халкының аңсыз позициясе борчый мине. Андый яңалыкларны матбугат чаралары акчага, ягъни түләүле реклама буларак тарата, дип уйламыйм (хәер, ялгышуым да мөмкин, тик мин күргән бер генә шундый хәбәрдә дә «реклама хокукында» билгесен очратмадым). Әлеге дә баягы сенсация артыннан куу теләге этәрә журналистларны. Вакыйгада сүз зур сумма турында бара, аны «синең белән минем кебек гади кеше» откан, димәк, аудиториядә бу хәбәр позитив хисләр тудырачак, дип фикер йөртә мөхәррирләр. Ахырын уйлау юк.
Суперотышларга кагылышлы хәбәрләрнең тагын бер уртак ягы бар: гадәттә, башта төп яңалык таратыла, аннан соң «җиңүче акчаларын алырга һаман килмәде», дип берничә көн яки атна буе шул теманы «чәйнәү» дәвам итә. Лотерея оештыручылар файдасына, әлбәттә.
Мәгълүмат чараларына килгәндә, никтер алар комарлы уеннар аркасында хәерчелек чигенә җиткән, таркалган гаиләләр, үз-үзенә кул салучылар турында язарга бик үк ашкынмый. Ә андыйлар бу юлда бәхет кошын тотучылардан йөзләгән, меңләгән тапкыр күбрәк булса кирәк. Юкка гына да ислам динендә отышлы уеннар катгый рәвештә тыелмаган бит. Шул ук журналистлар элеккеге җиңүчеләрнең күктән төшкән байлыктан тиз арада колак кагулары турында да яратып яза, язуын. Тик максатлары – укучыга ихлас күңелдән үгет-нәсыйхәт җиткерүме, әллә инде «капкорсаклар»ның бәласенә сөенүме икән?
Дәүләт исә лотереяларны хуплый кебек бездә. Хуплый гына түгел, үзе үк оештыра. Әнә, Новосибирск кешесе дә нәкъ менә хөкүмәт карары нигезендә таратылучы «бәхетле билет» сатып алган. Легендар «Спортлото»ның дәвамчысы саналган лотерея өчен ул 1800 сум акча түләгән, диләр. Әйе, СССРда халыкны миңгерәйтү, аннан җиңел генә акча саву эшендә көчне кызганмадылар: бу темага кинолар төшерелде, лотерея тиражларына атна саен телевизион эфир бирелде һ.б.
Шунысы игътибарга лаек, бүген лотереялар дәүләт карамагында булган банклар, почта бүлекчәләрендә дә таратыла. Кассирлар карчык-бабайларга пенсия бирү белән шул ялтыравык кәгазь кисәкләрен сатып алырга тәкъдим итә. Күбесе алалар. Чөнки шушы таныш кассирга, аның артында торган дәүләткә ышаналар…
Американың Браун университеты белгечләре бай һәм хәерче кешеләрне аерып торучы билгеләрне ачыклады. Алар 5 ел дәвамында 150 меңләп кешенең гадәтләрен һәм финанс халәтен өйрәнгән. Баксаң, байларның 6 проценты гына комарлы уеннар белән мавыга икән. Очын очка ялгап яшәүчеләрнең исә 77 проценты лотереяга зур акча оту турында хыяллана. Һәм бу максатка кайчан да булса ирешү өчен алар соңгы акчаларын кызганмаячак.
Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии