МРОТ артудан ни файда?..

МРОТ артудан ни файда?..

Казан шәһәре халкы минималь хезмәт хакы күләменең (МРОТ) узган елгыга караганда 2,7 тапкырга күтәрелүен тели икән. SuperJob сервисы үткәргән социологик сораштыруларның нәтиҗәсе шундый булган. Узган елда МРОТ күләме 12130 сум тәшкил итсә, быел, Президент Путин карары нигезендә, ул 13890 сумга җиткән. Ә казанлылар, димәк, аның 33400 сум булуын тели. Һәм бу әле чик түгел. Мәскәүдә яшәүчеләр минималь хезмәт хакы күләменең 42100, Владивосток халкы – 40500, Хабаровскида – 38800 сум булуын «яхшы» дип табалар.

Шунысына игътибар итәргә кирәк, мантыйк буенча, МРОТ күләме артса да, әле барлык халыкның реаль хезмәт хакы күләме үсә дигән сүз түгел. Әйе, закон нигезендә рәсми хезмәт хакын МРОТтан ким түләргә эш бирүченең хакы юк. Тик ул күләмгә 13 процентлы «керемгә салым» да кушып исәпләнелә. Димәк, кулга ала торган реаль хезмәт хакы күләме барыбер кимрәк булырга мөмкин. Икенчедән, аңлашылганча, МРОТның үсүе иң түбән күләмдә хезмәт хакы алучыларга гына кагыла.

Тагын бер кат искәртик, бу шартлар – формаль яктан караганда. Ә хәзерге чынбарлык ничек соң? МРОТ арту турындан-туры хезмәт хаклары үсүенә китерми икән, сораштыру үткәрелгән һәрбер төбәктә нигә халык аның артуын тели? Эш шунда ки, бүгенге көндә төрле өлкәдә эшләүчеләрнең байтагының айлык хезмәт хаклары 25-30 мең сумнан артмый әле. Күз алдына китереп, хыялланып кына карыйк: әгәр дөрестән дә МРОТ казанлылар теләгәнчә 33400 сум булса, беренче чиратта аграр тармакта эшләүчеләр отар иде. Чөнки анда әле дә 15-20 меңгә җан асрап яшәүчеләр байтак. Шулай ук, бюджет тармакларында эшләүче күпләр өчен файдалы булыр, дип уйлыйм. Мисал өчен, укытучыларга. Бүген авыл җирендә тулы ставкага хезмәт куя башлаган укытучыга 14236 сум хезмәт хакы языла икән. Салым өлешен киметкәч, кулга эләгә торганы 13 мең сум тирәсе генә кала. Сыйныф җитәкчесе булу, дәфтәр тикшерү, төрле түгәрәкләр алып бару кебек өстәмә эшләр өеп тә, айга 20 мең сум гына акча эшләргә мөмкин бит.

Ә ул авыллардагы хәтсез мәшәкатьләр артыннан чабучы, үзләренә гаять зур җаваплылык йөкләнгән булса да, матди яктан ныгытылмаган хәлдәге җирлек идарәләрендә эшләүчеләр күпме хезмәт хакы ала дип беләсез? Студент чорларында бергә укып йөргән дустым менә инде ике дистә ел дәвамында зур гына авыл җирлегенең башлыгы булып эшли. Аның хезмәт хакын белгәч, егылып китә яздым. Шул чаклы стажы, яхшы күрсәткечләре була торып, айга 27 мең сум ала икән. «Әле минеке ярый, сәркатибымныкы 17 мең 500 сум гына», – ди ул. Менә чынбарлык нинди бездә!

Узган ел азагындагы Дәүләт Советы утырышында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова: «Тармак эшчеләренең уртача хезмәт хакы 37,8 мең сум», – дигәч, аптыраган идем. Сезнең акчаларны арттырганнар икән дип, бер авылның мәдәният йорты директоры булып эшләүче танышыма шалтыратып, шатлыгын уртаклашырга ашыктым.

– Ни сөйлисең син, нинди акча артсын? – ди бу. – Бөтен өстәмәләре белән кулга 30 мең тирәсе алам. Сәнгать җитәкчесе 13 меңгә эшләп йөри. Ә идән юучыга тулы ставкасына 10500 сум түләнә. Менә шундый бездә хезмәт хаклары...

Ә хәзер әлеге ачы чынбарлыктан чыгып фикерлик инде. Әгәр МРОТ, казанлылар теләгәнчә, 33400 сумга күтәрелсә, ничаклы халыкка файдасы тиячәк бит. Укытучы һәм медицина хезмәткәре дә, авыл җирлеге башлыгы да, шул МРОТ күләмендә генә акча алганда да, хәзергедән бәхетлерәк буласы. Аграр тармак эшчеләре, крестьян турында әйткән дә юк.

Әле бит тагын шунысы бар: әгәр МРОТ арта икән, бу категория халыкка социаль түләүләр, больничныйлар, декрет яллары һәм эшсезлек пособиеләре күләме дә үсәргә тиеш була. Менә шул файдалар турында хыялланып, сораштыру үткәрелгән төбәкләрдә халык минималь хезмәт хакы күләменең артуын теләгән дә инде.

Әлеге сораштыру күрсәткечләреннән чыгып тагын бер мөһим нәтиҗә ясарга мөмкин. Димәк, бүген ул төбәкләрдә халык бик аз күләмдә хезмәт хакы ала һәм аның белән канәгать түгел.

Ә кемнәр канәгать соң, кемнәр йөзәр мең сум һәм аннан да күбрәк күләмдә хезмәт хаклары ала? Андыйлар да бар һәм шактый. Шул ук авыл хуҗалыгында да күренгәли алар. Аңлашылганча, мәдәният тармагында да җитәрлек икән. Юкса, уртача хезмәт хакы күләме ничек 37,8 мең сум була алыр иде.

Әмма, уртача хезмәт хакы, байлык статистикасын иң нык матурайтучылар бездә һаман да шул бер үк фигуралар. Нинди генә тармакта эшләмәсеннәр, алар барыбер табыш алачаклар. Әллә башлары шул чаклы яхшы эшли, әллә куллары алтын? Төгәл белгән юк. Әмма байлык туплый беләләр. Узган елда Русия миллиардерлары тагын 56,2 миллиард долларга баеганнар икән бит. Әйткәнемчә, алар арасында һаман да шул бер үк таныш исем-фамилияләр: Леонид Михельсон, Владимир Потанин, Алексей Мордашов, Владимир Лисин, Вагит Алекперов, Геннадий Тимченко, Алишер Усманов, Виктор Вексельберг, Роман Абрамович, Андрей Мельниченко һәм башкалар. Татарстанлылар да әллә ни калышмый. Әле яңа гына мәгълүм булганча, узган елның 9 айлык нәтиҗәләре буенча «Татнефть» акционерлары 145 миллиард сумга баеганнар икән. Бу күрсәткеч, 2020нче елгы белән чагыштырганда, 84 процентка зуррак. Табышның шул чаклы артуын дөнья базарында нефть бәяләре үсү һәм рубльнең очсызлануы белән аңлаталар. Ягъни мәсәлән, урлап җыелмаган.

Русиядәге мультимиллиардерларның барысы да диярлек файдалы казылмалар «өстендә утырып» баючылар. Һәм аларның тагын да «симерү» мөмкинлекләре зур әле. Чөнки, Русиянең табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов белдерүенчә, файдалы казылмалар запасы ягыннан безнең ил – иң бай дәүләтләрнең берсе. Русиядә ул ресурслар беркайчан бетмәячәк, ди министр. Әлеге ресурслардан халыкка да бераз булса да өлеш чыкса, яхшы булыр иде, әлбәттә. Ләкин бүлә башлагач, калмыйдыр шул. Кем әйтмешли, илнең икътисадын күтәрәселәре бар бит. Ә ул – барыбызның да тормыш дәрәҗәсен яхшыртуның төп шартларыннан. Әлеге юнәлештә зур гына уңышлар да бар икән инде. Русия хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин ул турыда болай белдерә: «Хәзерге илдәге тормыш дәрәҗәсе СССР чорындагына караганда 20 процентка югары». Аның фикеренчә, хәзер Русия нормаль базар икътисады шартларында яши икән. Янәсе, илдә йөз меңләгән шәхси эшмәкәр бар, бәяләрне базар билгели, дефицит товарлар юк.

Кудрин фикерен дәвам итеп, шул товарларны сатып алырга гади халыкта акча гына җитеп бетми шул, дип өстәргә кала.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии