Күрше тавыгы күркә кебек…

Казанда озакламый шәһәр үзәгенә автомобиль белән керү түләүле булырга мөмкин. Һәрхәлдә, хакимият вәкилләренең бу хакта белдерүләре халык реакциясен чамалау, кармак салып карау төсле тоела.

Мәгълүм булганча, башта автомобильчеләрдән акча җыю тәкъдимен вице-премьер, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров үзенең “Твиттер”дагы микроблогында күтәреп чыкты, аннан соң аны Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров та куәтләде. Баксаң, кайбер чит илләрдә, аерым алганда, түрәләре бик еш була торган Сингапурда шулай икән…

Әйе, Сингапур – сокланырлык дәүләт. Халкы Татарстаннан чак кына күбрәк – 5 миллион чамасы, ләкин ул елына 200 миллиард доллардан артык товар җитештереп, бөтен дөнья буенча сата. Торгынлык хәленнән чыгу өчен, легендар Ли Куан Ю күп көч куйган. Хәерчелеккә баткан дәүләттә үзгәрешләр 1959 елда башлана. Илнең төп бәлаләренең берсе дип коррупция игълан ителә. Аңа каршы аяусыз көрәш бара. Сингапурда закон өстенлеге хөкем сөрә. Җәза системасы анда дөньяда иң кырысларның берсе. Үлем җәзасы да бик еш кулланыла. Бүген әлеге дәүләт җинаятьчелек иң түбән булганнар исемлегендә. Салымнар бик түбән – бөтен компанияләр дә керемнәренең 18 процентын гына казнага җибәрә, узган ел әлеге күрсәткеч бөтенләй дә 17 процентка калдырылган иде. Чынында, эшли торган фирмаларга иң уңайлы шартлар тудырылган. Һәм бездән аермалы төп яклары – аларда нефть юк. Эчә торган суны да Сингапур Малайзиядән сатып ала, азык-төлек тулаем диярлек читтән кертелә. Мондый шартларда баш күтәрми эшләргә кала шул. Без исә “кара алтын” хисабына яшәргә күнеккән. Салымнар да предприятиене үсендерә түгел, чишендерә торган, бу эре компанияләргә дә, кече бизнеска да кагыла. Җинаятьчелекне әйткән дә юк, бездә законнарның никадәр “өстен” булуын сөйләп тормыйм. Һәм, әлбәттә, коррупция. Русиядә аңа каршы көрәш сүздә генә кала бирә. Татарстан түрәләре Сингапур тәҗрибәсен күпме генә өйрәнмәсен, чынбарлыгы андагы матур кагыйдәләрне бездә сеңдерергә мөмкинлек бирмәячәк кебек…

Алай да, тәҗрибә туплау кирәк түгел, димим. Әйтик, күптән түгел генә Татарстан парламенты вәкилләре Сингапурга барып, коллегалары белән очрашып кайтты. Шул командировка белән мавыгып, Жириновскийның “Россия” телеканалындагы “Поединок” тапшыруында руслардан кала башка милләтләрне нинди сүзләр белән кимсеткәнен күрмәгәннәр бугай. Һәрхәлдә, Төньяк Кавказ төбәкләре парламентлары ЛДПР башлыгына дәррәү каршы чыкты, Думага ачулы мөрәҗәгатьләр юлладылар. Ә элек-электән милли мәсьәләләрне күз уңында тотып, үз сүзен әйтүче Татарстан Дәүләт Советы бу юлы дәшмәде… Шул ук Сингапур – күпмилләтле ил, анда да милләтара ызгыш мәсьәләсе катлаулы булган. Хәзер гауга чыгаручы сүзләр өчен, хәтта алар аноним рәвештә интернетта язылса да, кырыс җәза каралган. Татарстан депутатлары бу өлкәдәге тәҗрибәне өйрәнгән дип өметләнәсе кала…

Безнең түрәләр Сингапурга сокланып кайткан икән, нигә алар салымнарны киметү мәсьәләсен Русия күләмендә күтәрми икән? Шуңа шаккатам мин. Нигә шәһәр үзәгенә керү өчен акча җыюдан башлыйсы? Җитмәсә, андагы һәм бездәге тормыш дәрәҗәсен беләләр бит. Әллә инде бездәгесен белмиләрме…

Без һаман да ялтыравыкка кызыгып яшәргә күнеккән. Башкалар тәҗрибәсенең дә асылына төшенергә тырышмыйбыз, чәчәкле-чуклы мөһеренә генә кызыгабыз. Колумб Америка индеецларыннан алтынны шырдый-бырдыйга алмаштырып алган бит, без дә шул индеецлар хәлендә. Әйтик, автобусларында тукталышларны өч телдә игълан итә башладылар. Русча, татарча һәм инглизчә. Моны түрәләр шәһәрнең транспорт системасы Европа дәрәҗәсенә күтәрелү дип бәяли. Тик тукталышта сәгатьләр буе автобус көткән халык инглиз сүзләрен ишетми шул, аның авызында рус теленең “матур бизәкләре”… Европага якынаюны транспортның даими йөрүен тәртипкә салудан башлыйсы да бит югыйсә…

Экспериментларны күп күрдем мин. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагында. Берара Венгрия сыерлары белән мавыгып алдык. Безнең күрше авылда “образцовый” ферма төзеп куйдылар. Бөтен җире чиста-пөхтә, ап-ак буяулар белән буялган, көн аралаш семинар, көтү-көтү түрә… Ләкин, нигәдер, Венгрия кунакларының сөтне генә алдан әйтелгәнчә мулдан бирәсе килмәде. Тәүлегенә, ялгышмасам, 20-30 килограмм савылырга тиеш иде. Кәгазьдә савылды ул. Безнең авылдагы 250 гади сыерның да сөтен кушып, теге 150 Венгрия сыерына бүләләр дә баш әйләндергеч савымнар килеп чыга иде. Берара мавыктылар да, ул малдан арындылар.

Аннан соң бер елны басуда алабута(!) үстереп карадылар. Ул терлек азыгына дип чыгарылган махсус сорт икән. Үзе ике метр биеклектә, яфраклары зур, яшелле-кызыллы, сокланырлык инде! Аны кадерләп карап үстереп, халыкка таратып, орлыкларын җыйдырдылар. Икенче елны “азыгыбыз” авылның бөтен бәрәңге бакчасын басты. Чүп үләне чүп үләне инде, кызылмы ул, яшелме, шул ук алабута. Бәрәңге утаганда җан чыкты аның белән көрәшеп. Әле хәзергә кадәр әле анда, әле монда тырпаеп торганнарын күрергә мөмкин. Шул бер ел утыртты да аны колхоз, бүтән маташмады. Чөнки теге алабута басуын чүптән чистарту кыйммәткәрәк төшә булып чыкты… Юкса, узган елгы корылыкта алабутадан мул уңыш алган булыр идек үзе. Хайван ашамаса ни, ашар, кая бара. Менә без дә беркая китә алмыйбыз. Яшибез, читләрне өйрәнеп, шуларга кызыгып…

Безнең өчен һаман да күрше тавыгы – күркә. Хәзер Казанда чат саен ролл һәм суши саталар, өеңә дә китереп бирәләр. Минем таныш-белешләрем айга бер тапкыр булса да ролл ашамаса, гомере бушка әрәм киткән дип саный. Ләкин, никтер, кышка саклауга бер дә ролл түгел, бәрәңге сатып алалар… Макдоналдска барып гамбургер ашыйлар, ләкин кунакларны өчпочмак-бәлеш белән каршылыйлар… Әле шул ролларны әйтәм, таяк белән азапланабыз. Японнарга охшарга тырышасы бар ич…

Ерактагы кояш яктырак дибез. Әйе, кайдадыр Сингапурда болай яшиләр, Лондонда икенче төрле. Мин велосипед уйлап чыгаруга каршы. Әмма инде уйлап чыгарылган нәрсәне безгә дә керткәнче, мәсьәләнең бөтен ягын карарга кирәктер. Үзәктә йөргән өчен түләү кертеп, хәерчеләрдән котылып була ул. Тик хәерчеләр артык күп булган илдә яшибез бит, урамнар бөтенләй буш, санаулы байлар өчен генә калмагае. Аннан соң, Конституциядә ил буйлап ирекле йөрү хокукы һәр гражданинга беркетелгән бугай… Уйлагыз әле, егетләр, бәлки, чит илләрдә кычкыртып акча кысуга нигезләнмәгән тәҗрибә бардыр, аны да өйрәнеп кайту комачауламас, шәт…

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии