Өстән бирелгән күрсәтмә

1957нче елда армия хезмәтен төгәлләп кайтып, азрак ял иткәч, эшкә урнаштым. Әлбәттә, армиядән соң мине чирәм җирләрне эшкәртүгә дә, Себернең төрле зур төзелешләренә дә чакырганнар иде. Уйладым-уйладым да, туган ягым Татарстанны сайладым.

Казанда мине әти-әни, туганнар көтә. Романтика эзләп йөрмәскә булдым. Җитмәсә, өч ел өйдә булмадым, дуслар сагындырган. Яшьләр янында да буласы килә. Дөрес, ул елларны яшьләр белән эшләү югары баскычта түгел иде. Без, татар яшьләре, җәй айларында М. Горький исемендәге ял паркына җыелып кына күңел ача идек. Күңел ачу чаралары да икенче төрлерәк булды: кемдер тальян гармунга җырлый, кемдер бии. Ләкин безгә милиция көн күрсәтми иде. Янәсе, паркта татарча җырларга, биергә ярамый. Чаралар бары тик рус телендә генә үткәрелергә тиеш. Үз шәһәребездә үз телебездә җырларга ярамый икән!

Шулай бер көнне милиция белән бик каты бәхәскә кердек. «Барыгызны да төяп алып киткәнче, таралышыгыз!» – диләр. Без бирешмәскә булдык. «Тәртип бозмыйбыз, үз туган телебездә җырларга ярамыймы?» Тегеләре дә җавапсыз калмый: «Тәртип бозасыз. Биисез, кул чабып торасыз, тавыш чыгарасыз!» – диләр. «Без Татарстан башкаласында яшибез. Ник урысларга рөхсәт ителә, безгә – юк?» – дибез. «Әле сез артыгын сөйләшәсезме? Әйдәгез әле, милиция бүлегенә!» – ди капитан. Алып киттеләр. Әле анда да хокукларыбызны якларга тырыштык. Совет районының комсомол секретарен чакыртканнар. Ул безнең белән әңгәмә үткәрде дә, соңгы сүзе итеп, болай диде: «Шәһәр паркында җыелып җырларга, биергә ярамый. Бу – тәртип бозу була. Сезне аннан дөрес куганнар. Бу – өлкә партия күрсәтмәсе. Өйләрегезгә таралышыгыз! Бу хәл башка кабатланса, сөйләшү башка төрле булачак!»

Ул елларда хәлләр шундый иде. Яшьләргә җырларга да, биергә дә ярамады.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии