Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте...

Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте...

Хәсән Туфанның әлеге шигъри юлларын минем баҗам Илгиз абый да яхшы белә икән. Төзүче, шофер, сәүдә хезмәткәре һәм шул өлкәдә җитәкче һөнәрләре белән гомер юлын узган ул. Эчке дөньясы бик бай, тормышның кайсы өлкәсенә генә кагылсаң да, ул аны энәсеннән җебенә кадәр белә. Сугыш еллары баласы буларак, дөньяның ачысын-төчесен күреп үскән. Шуңадыр, күңеле нечкә. Акыллы кешедән акыллы сүзләр ишетим дип, җае чыккан саен, мин аның белән сөйләшеп утырырга яратам.
7 еллык мәктәпне әтисе һәм үги әнисе янында Зур Сукаеш авылында укып бетергәч, район үзәге булган Тымытыкка китеп, 8нче сыйныфны тәмамлый ул. Аннан Азнакайда 2 еллык һөнәр училищесында укып, төзүче һөнәренә ия була. Эшли башлагач, урта белемне кичке мәктәптә ала. Военкомат ул елларда егетләрне армия хезмәтенә махсус әзерләп озата: шул юл белән Илгиз бик шатланып шофер һөнәрен дә үзләштерә. Яше җиткәч, 3 ел да 3 ай буе ГДРда хәрби хезмәттә була, аннан сержант дәрәҗәсендә кайта. Чын ир-егет булып шунда җитлектем дип саный ул. Бар гамәлләрен дә бик төптән уйлап, мөстәкыйль хәл итәргә өйрәнә.
Гомерлек яры – Азнакайдан 5 чакрымда гына булган Сәпәй авылы кызы Розалия белән танышулары алар авылында мәктәп төзү елларында була. Шактый вакыт бер-берсен сынагач, чын мәхәббәтнең барлыгына ышанып, бәхетле тормыш корып җибәрәләр. Сикәлтәле гомер юлының шатлыкларын да, кайгыларын да бергә узалар. Кызлары Эльвира туа, ул бүгенге көндә әнисе белән бергә Азнакай музыка мәктәбендә балаларга белем бирә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Уллары Илдар гына үсеп җиткәч фаҗигагә тарып, вакытсыз вафат булды.
Илгиз абыйның балачагы яшьтәшләреннән аермалы буларак, тирән кичерешләрдән, күңел газапларыннан гыйбарәт. Сугыш афәтләре һәр гаиләгә күз яшьләре алып килгән, ә Илгизгә язмышның тагын да ачырагы туры килгән: ике яшьлек бала үги әни карамагында кала. Сугыштан яраланып кайткан әтисе колхоз рәисе булгач, өйдә балалар белән аралашырга вакыты да булмый. Сабый баланың үз әнисе күрше Урсай авылында укытучы булып эшли, ул газиз баласы әтисе янында калуны бик авыр кичерә. Әмма бер сәбәп бу хәл белән ризалашырга мәҗбүр итә: әтисе янында бала ипи ашап үсәр, минем янда кәлҗемә (кышкы суыкта өшегән бәрәңге) ашау булмас әле, дип тынычландыра яшь ана үзен.
Ана белән бала айга бер, кайда бер очрашкалап торалар. Җәйге көннәрнең берсендә кечкенә бала әнисе назын сагынып, басу юллары аша 10 чакрымнан артык араны җәяүләп үтеп, Урсай авылына килеп җитә. Кочаклашып елашалар, ул көннәрне искә алганда Илгиз абыйның хәзер дә күзләре яшьләнә. Әнисе коймаклы чәй белән сыйлый. Аннан авыл башына чыгып озатып кала. Көне буе хәбәрсез югалган малайны әтисе, әлбәттә, каты орыша, исәнме-юкмы бу бала дип, утка-суга төштек, ди ул.
Илгиз абый үсеп кеше булгач, үз әнисен дә ташламый, үги әнисен дә. Әтисе кырыс кеше булса да, аңа ихтирамы бер дә кимеми. Ата хакын хаклап, әтисе васыятен үтәп, үги әнисе ялгызы калгач, 15 ел аны тәрбияләп, риза-бәхиллеген алып соңгы юлга озата. 1998нче елда «Сөембикә» журналы үткәргән «Гасыр чаңы ни хакында?» дип аталган әдәби бәйгедә үз әнисе Тәкыя Шәрипова беренче урынны алгач, баш мөхәррир Роза Туфитуллова кулыннан истәлек бүләген алырга ветеранны Казанга өлкән улы Илгиз Хәбибуллин алып бара.
Илгизнең яшьтән үк эшчән булып үсүе – әтисе йогынтысы, сиздерми генә әти тәрбиясе булган, дип нәтиҗә ясый ул еллар үткәч. Техниканы биш бармагыдай белә, кулына кирпеч тотып, яшәгән йортын да үзе төзи, бакча карарга ярата, бүгенгәчә кош-корт асрыйлар, ял иткәндә – оста балыкчы. Болар аның тормышын мәгънәле итә. Андый кешенең дуслары да үзе шикелле чын дуслар, ихлас күңеллеләр. Яшьтәше, Татарстанның атказанган нефтьчесе Азат Харисов белән хәзер дә хәл-әхвәлләр белешеп, киңәш-табыш итешеп, авыр чакта ярдәмләшеп торалар. Узган гасырның 80-90нчы елларында алар икесе дә районда җитәкче вазыйфалар башкарып, игелекле эшләре белән халыкка танылган шәхесләр булдылар.
Илгиз абыйны, армия хезмәтеннән соң нефть оешмаларының берсендә шофер булып эшләп йөргән җирдән, «Татнефть» карамагындагы Азнакай ОРС (эшчеләрне тәэмин итү бүлеге) җитәкчесе, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре Кашаф Хәертдинов үзенә шофер итеп эшкә чакыра. Анда ул Әлмәт сәүдә техникумын читтән торып тәмамлый, шәһәрдәге иң зур хуҗалык товарлары кибете мөдире, ОРС җитәкчесе урынбасары һәм аны эшкә өйрәткән остазы лаеклы ялга киткәч, җитәкче вазыйфаларына күтәрелә. Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре исеменә лаек була. Эченә кереп карамаган кешегә бар да бик җиңел, шома гына барган кебек тоела. Әмма алай түгел, йокысыз төннәр, прокуратура һ.б. органнар бер-бер артлы туктаусыз тикшерүләр үткәреп, теңкәне корыткан чаклар да була.
Бервакыт 90нчы еллар уртасында, Яңа ел бәйрәмен бөтен ОРС коллективы белән бергә Бөгелмә тимер юл станциясендә каршыларга туры килә. 20нче декабрьләргә кайтырга тиешле 4 вагон мандарин Абхазиядән 31нче декабрьдә генә кайтып төшә. Өстән катгый таләп куела: төн чыкканчы мандариннарны Азнакайга ташып, җылы складларга урнаштырып бетерергә! Ул мандариннар инде болай да кышкы суыкта бильярд шары кебек шакылдап каткан була. Ходайның рәхмәте, җылыга кергәч тегеләрнең өшүе кире кайта икән. Илгиз абый, ОРСның элеккеге җитәкчесе урынбасары, шулай ук Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре Халисә Фаздалова белән күрешкәндә шул чакларны сагынып искә төшереп, көлешеп алабыз, ди.
Лаеклы ялга чыккач та Илгиз абый җәмгыятьтән аерылмый, ветераннар оешмасын җитәкли. Бүгенге көнгә кадәр шәһәр сайлау участокларының берсендә комиссия әгъзасы булып тора, гадел сайлаулар өчен көрәшә.
Колхоз рәисе булып Ленин ордены белән бүләкләнгән (андыйлар һәр районда 3-4 кенә) Насыйбулла ага Хәбибуллин һәм халык мәгарифе отличнигы, ике шигырьләр җыентыгы авторы, язучы Мәхмүт Хәсәнов премиясе лауреаты Тәкыя апа Шәрипованың улы Илгиз Хәбибуллинга бу көннәрдә 80 яшь тулды. Алга таба да яшьләргә үрнәк, оныкларга терәк булып, Розалия апа белән пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, озак яшә әле, хөрмәтлебез Илгиз абый!
Сүзне Илгиз абый яттан белә торган бер шигырь белән тәмамлыйсы килә. Аны моннан 20 ел элек улына багышлап, Урсай мәктәбендәге минем татар теле укытучым һәм сыйныф җитәкчем Тәкыя апа Шәрипова язган.
Йөрәк ярасы
Тормыш дулкыннары икебезне
Ике ярга илтеп ташлады.
Шул мизгелдән башлап, икебез өчен
Ике төрле язмыш башланды.
    Ирексездән үстең үксезлектә,
    Аз татыдың ана назларын.
    Бер аерылгач кушу авыр икән
    Капма-каршы тормыш ярларын.
Йөрәкләрдән каннар тамган чакта
Күз яшьләре юкка түгелми.
Бер җан, бер тән, бер кан булгангамы,
Ана мәхәббәте сүрелми.
    Гомер узды, еллар җуялмады
    Йөрәктәге авыр ярамны.
    Төшләремдә күреп, һаман эзлим
    Үз янымнан сабый баламны.
Күңелендә шәфкать хисе булса,
Өзми икән балаң араны.
Бу дөньяда юктыр аерырлык көч
Газиз бала белән ананы!
    Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,
Русия Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның «Алтын йөрәкле журналист» дипломы иясе, хезмәт ветераны.

Комментарии