Татарстанның югалту-табышлары

Татарстанның югалту-табышлары

Тормыш кара һәм ак полосалардан тора, диләр. Без дә Татарстан тормышының 2021нче елдагы кара һәм ак якларын барлап, бер еллык вакыйгаларны берничә минутта искә төшереп узыйк.

КЕМНӘРНЕ ЮГАЛТТЫК?

2021нче елда милләтебез байтак кына мөхтәрәм шәхесләрен югалтты. Менә кайберләре:

ГЫЙНВАР

1 – язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффар (72 яшендә иде).

19 – озак еллар «Казан утлары» журналында баш мөхәррир урынбасары булган журналист, публицист Рәфикъ Юныс (77).

ФЕВРАЛЬ

25 – Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» студентлар халык театры режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев (67).

МАРТ

4 – язучы, галим, техник фәннәр докторы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллин (87).

12 – сөлек салып дәвалаучы танылган табибә Фәридә Шәкүрова (69).

13 – Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанова (83).

АПРЕЛЬ

17 – журналист Габдерәхим (56).

30 – татар галиме, профессор, тарихчы Надир Дәүләт (76). Ул Төркиянең Истанбул шәһәрендә яши иде.

МАЙ

4 – күренекле музыка белгече, педагог Йолдыз Исәнбәт (84).

ИЮНЬ

27 – Русия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе, танылган архитектор һәм җәмәгать эшлеклесе, Казанның тарихи архитектурасын саклау өчен көрәшкән, «Болгар номерларын» сүтүгә каршы чыккан Фәридә Зәбирова (67).

ИЮЛЬ

5 – Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Хәлим Җәләй (81).

18 – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтенрусия конкурсы лауреаты, югары белемле профессиональ музыкант Харис Нигъмәтҗанов (74).

20 – язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимова (93).

27 – журналистика ветераны, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина (83).

АВГУСТ

16 – икътисад фәннәре докторы, профессор, академик, язучы, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов (84).

22 – Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай (81).

25 – шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нур Әхмәдиев (74).

СЕНТЯБРЬ

6 – Татарстанның халык язучысы, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гәрәй Рәхим (80).

23 – балалар язучысы, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Мәрзия Фәйзуллина (91).

ОКТЯБРЬ

2 – юрист, 1990-1995нче елларда Татарстан Югары Шурасы депутаты, милли хәрәкәт активисты, Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллин (68).

11 – Русия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты, публицист, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин (85).

НОЯБРЬ

7 – язучы, шагыйрә, журналист Фәйрүзә Мөслимова (67).

12 – танылган фермер, 1991-1995нче елларда Татарстан Югары Шурасы депутаты Морат Сираҗин (64).

22 – татар телендә югары белем бирүне алга сөргән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты Рәшит Шакирҗанов (72).

25 – милли хәрәкәт ветераны, 1992нче елда Татарстан суверенитеты турында референдум уздырганда АКШка чыгып китеп, Америка татарлары ярдәме белән, Кушма Штатлар Конгрессыннан күзәтүчеләр кайтарткан Илдус Садыйк (85).

ДЕКАБРЬ

8 – филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Азат Әхмәдуллин (89).

15 – танылган журналист, язучы, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, берничә ай элек кенә Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе булып билгеләнгән Зимфира Гыйльметдинова (54).

Татарстанны гына түгел, бөтен Русияне тетрәткән фаҗигаләр дә булды. 11нче майда кулына корал тоткан 19 яшьлек егет Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итте. 9 кеше үлде, шуларның 7се – балалар, күбесе – кабинет ишеге бикләнми калган 8А классы укучылары, икесе – укытучы. 32 кеше төрле җәрәхәтләр алды, берничәсе дәваланырга Мәскәүгә җибәрелде, катлаулы операцияләр кичерделәр.

20нче сентябрьдә шушыңа охшаш хәл Пермьдә булды, күпләр аны «Казан үрнәгендә» дип бәяләде: дәүләт университетының 18 яшьлек студенты утлы коралдан алты кешене атып үтерде, дистәләрчә кеше яраланды.

10нчы октябрьдә Минзәләдә җиңел моторлы самолет егылып төште. Аның бортында парашюттан сикерергә әзерләнгән кешеләр булган, 16сының гомере өзелде, 6сы исән калды. Үлүчеләрнең 9ы – Татарстаннан, калганнары парашюттан сикерү өчен күрше төбәкләрдән килгән булганнар.

29нчы мартта Яшел Үзәндә тугыз катлы йортта көнкүреш газы шартлады, 7-8нче катларда җиде фатир җимерелде, ике кеше үлде. Шул көнне генә психоневрология диспансерына барып кайткан һәм табиб аны больницага салу өчен нигез тапмаган 87 яшьлек картның шул рәвешле үз-үзен үтерергә ниятләве булырга мөмкин дип аңлаттылар.

Ә 25нче октябрьдә Чаллыда биш катлы йортның бер фатирында көнкүреш газы шартлады. Фатир хуҗасы – 70 яшьлек ир-ат больницада җан бирде, күрше фатирда яшәгән һәм җимерекләр астында калган 22 яшьлек кызның да гомере өзелде. Тикшерү комитеты пенсионер газны махсус шартлаткан булырга мөмкин дип бара, шул ук вакытта аның фатиры 2010нчы елда ук газ белән тәэмин итүдән өзелгән булган. Шартлау аркасында подъезддагы берничә фатир җимерелде, аларда яшәүчеләр Яңа елга кадәр үз өйләренә кайтачак, диелде.

Бөтен илне, шул исәптән Татарстанны да тетрәндергән тагын бер фаҗигане искә алып китми булмый. 25нче ноябрь иртәсендә Кемерово өлкәсендәге «Листвяжная» шахтасында метан шартлап, бу вакытта җир астында булган 285 эшченең 46сы һәм аларга ярдәмгә килгән биш коткаручы – җәмгысы 51 кеше һәлак булды.

Җанлы югалтулар белән беррәттән Татарстанның җансыз югалтулары да булды. Республика нефтехимиясенең горурлыгы, купшы сүз булып яңгыраса да, чынлыкта аерым затлар кулында булса да, Татарстанның мөстәкыйльлегенең бер билгесе буларак кабул ителгән ТАИФны эре «СИБУР» компаниясе «йотты». ТАИФ акцияләренең контроль пакеты хәзер анда.

Ел ахырына якынлашканда, Татарстан «президент» атамасыннан да колак какты. 14нче декабрьдә Дәүләт Думасы телдә «Клишас-Крашенинников законы» дип йөртелгән канунны өченче укылышта кабул итте, 21е көнне аны Путин имзалады.

НИНДИ СӨЕНЕЧЛӘР БУЛДЫ?

Югалтулар фонында табышлар, уңышлар, җиңүләр тоныграк, ак полоса таррак булып күренер, бәлки. Ләкин шул булган уңай вакыйгаларны да күреп, барлап яшәмәсәк, вак куанычларга да сөенмәсәк, бөтенләй төшенкелеккә бирелеп китүебез ихтимал.

Татарстанны лидер төбәкләр арасында еш күрәбез. Менә быел республика Русиянең иң инновацион төбәкләре өчлегенә кергән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша. Бу өченче урын сезгә дә, безгә дә бернәрсә бирми үзе, ләкин һичьюгы горурланып әйтеп куярга сүзе булсын.

Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыючылар саны буенча да безнең республика лидер төбәкләр арасында. 409 укучы – ике, 16 укучы өч фәннән йөзәр балл җыйган. Хәер, Татарстан элекке елларда, татар теле мәктәпләрдә мәҗбүри укытылганда да, гәрчә кайберәүләр «кирәкмәгән» татар теле БДИга әзерләнергә комачаулый, дип лаф орса да, әзерлек ягыннан алдынгы урыннарда бара иде.

Казан иң матур урамлы һәм иң тәмле ризыклы шәһәрләр рейтингларында өченче урынны алган. Шул рәвешле башкала үзенең «өченче башкала» статусын төрле күрсәткечләр буенча дәлилләп тора. Әле бу соңгыларында Мәскәү белән Санкт-Петербургны да уздырган.

Спорт уңышларын әйтеп китәргә кирәк. Япония башкаласы Токиода узган җәйге Олимпиадада Русия җыелмасы составында Татарстан спортчылары да чыгыш ясады. Казан кызы Марта Мартьянова фехтование буенча команда ярышында, аягын авырттыруга карамастан, ахыргача бирешмәде, командага алтын яуларга булышты. Бөгелмәдә туып үскән йөзүче Александр Красных эстафетада көмеш медаль яулады. Шулай ук көмеш медальгә ия булган волейбол җыелмасында да Казанның «Зенит» командасы уенчылары бар иде.

Җәй көне узган көрәш буенча Дөнья чемпионатында ун авырлыкның сигезендә Татарстан көрәшчеләре чемпион калды. Шуны да әйтергә кирәк: республика көрәшчеләре Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Муса Галләмов, Илмир Төхвәтуллин, Динар Кәримуллин, Булат Мусин халыкара класслы спорт остасы исеменә лаек булды, Шамил Локманов белән Руслан Хәмидуллинга Русиянең спорт остасы исеме бирелде.

Казан кызы 15 яшьлек фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева җиңүләре белән сөендереп тора. Аны бу спорт төрендә иң өметле спортчыларның берсе диләр. Әле шушы көннәрдә генә ул Русия чемпионы булды. Хәзерге көндә гаиләсе белән Мәскәүдә яшәсә дә, аны үзебезнеке дип саныйбыз.

Казанда танылган шагыйрь Фәнис Яруллин, Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллина яшәгән йортларга истәлек билгеләре куелды. Вафирә ханымныкы бигрәк истә калырлык булды, чөнки аны куйдыру артыннан кызы Камилә 11 ел йөрде. Шулай ук башкаланың Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия мәйданында шагыйрь, язучы Абдулла Алишка бюст ачылды.

Пандемия үз төзәтмәләрен кертсә дә, мәдәният өлкәсендә дә эш дәвам итте. Татарстан театрлары Русиякүләм, милләтара фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулады. Камал театры артисты Люция Хәмитовага Русиянең атказанган артисты исеме бирелде. Ике ел баш режиссерсыз эшләгәннән соң, Тинчурин театрына яңа режиссер – соңгы вакытта шактый танылып киткән Туфан Имаметдинов билгеләнде.

Мактаулы исемнәр турында әйтә башлаганбыз икән, җырчылар Әнвәр Нургалиев һәм Илсөя Бәдретдиновага – Татарстанның атказанган артисты, язучы Марат Кәбировка атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.

Яшел Үзән комбинатында ясалган сөт ризыклары «Русиянең иң яхшы 100 товары» бәйгесенең федераль этабында «Сыйфат тәме» призын алды. Әле республикада Италиянең иң танылган сыры – моцарелла ясый торган завод та төзергә җыеналар. Анысы Кукмарада булачак.

Медицина бу ике елда ковид тирәсендә әйләнсә дә, башка вакыйгалар да булып тора. Әйтик, Республика клиник больницасына аякларын ампутацияләү куркынычы янаган авыруларга ярдәм итә торган яңа җиһазлар кайтарылган. Операцияләр хәзер яңа методика буенча башкарылачак, бу атеросклероз һәм диабетлы авыруларның аякларын күпчелек очракта кисми калдырырга мөмкинлек бирәчәк, ди. Азнакай табибларының – 107, ә РКБ табибларының 106 яшьлек әбиләрне коронавирустан дәвалаулары да бу чорда бер җиңү булып истә калачак.

 

ИГЪТИБАР! БӘЙГЕ!

Якынлашып килүче 2022нче елдан нәрсә көтәсез? Нинди вакыйгалар булыр дип фаразлыйсыз? Шушы темага фикерләрегезне шигъри юлларга салып, «Ай-һай хәлләр: 2022нче елдан нәрсә көтәргә?» дигән бәйгебезгә юллагыз. Уенын-чынын бергә кушсагыз, фантазия яки хыял өстәсәгез дә ярый – барысы да сезнең иректә. Теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар гыйнвар ае дәвамында кабул ителәчәк (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, хатлар бик күп булу сәбәпле, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Иҗат җимешләрегезне редакция номерына «ватсап»ка да җибәрә аласыз: 8 927-039-03-53. Шулай ук «конкурска» дип тамгаларга онытмагыз. Хатта яки смста исем-фамилиягезне, кайсы шәһәр, район, авылдан икәнегезне күрсәтүегезне сорыйбыз. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да язуыгыз сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүче дип табылганнарның телефоннарына 100әр сум акча күчерелә. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА барлады

Комментарии